Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Аның яраткан җыры “Калина” булган

ТР мәктәбенең атказанган укытучысы Людмила Лапаева күп елларын мәгарифкә багышлаган һәм уку йортында гади укытучыдан җитәкче вазифасына кадәр күтәрелгән.

(Тәтеш, 25 март, «Тәтеш таңнары») Людмила Афанасьевна 1946 елның 14 декабрендә ТАССРның Лаеш поселогында туган.

Әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны, авылда – ветеринария табибы, әнисе сов­хозда хисапчы булып эшләгән. Гаилә берничә ел Иске Пристань авылында яшәгән, аннары Лаеш районының Столбище авылына күчеп киткән. Биредә Люся Тренина беренче сыйныфка барган. Бик яхшы билгесенә укыган. 1970 елда педагогия инс­титутын тәмамлаган һәм өч ел ТАССРның Лаеш районы Караиш сигезь­еллык мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән. Людмила Афанасьевнаның тормышы булачак ире, биология факультеты студенты Юрий Лапаев белән танышканнан соң үзгәргән. Нәкъ менә ул аны туган җире Тәтешкә алып кайткан. Туганнары хатирәләре буенча, шул вакыттан бирле рус халкының “Калина” җыры Людмила Афанасьевнаның яраткан әсәренә әверелгән: җыр­дагы балан куагы белән Лаеш авылыннан кечкенә генә кызның  язмышында уртаклыклар күп. Ире –  районның балык саклау инспекторы, ә ул Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында лаборант булып эшләгән. Дөрес, бер елдан соң Эшче яшьләр мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлаган, аннары аның директоры булган. Төрле елларда Тәтеш районының РОНО инс­пекторы, Тәтеш районы комитеты сек­ретаре булып эшләгән, халык депутатларының Тәтеш районы Советы депутаты булган.

Тәтеш педагогия училищесына 1992 елдан 2007 елга кадәр җитәкчелек иткән. Бу вакыт эчендә биредә татар һәм чуаш теле, рәсем сәнгате, хезмәт дәресләре, ритмика һәм хореография укытучылары, милли көрәш буенча тренерлар, башлангыч сыйныфларның гамәли психологларын әзерли, музыкаль бүлек эшли башлаган. Училищеның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бүлеп бирелгән. Людмила Лапаева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Ул 2008 елның декабрендә ­вафат булган.


Ольга Мусинова, кызы:
– Әни безгә беркайчан да тавыш күтәрмәде. Әмма без, аны борчымас өчен, булдыра алганча бик тыңлаучан булдык. Әни безнең өчен иптәш булды. Аның белән иң яшерен серләребезне дә уртаклаштык. Шул ук вакытта ул бик күп сорашмый да иде, әмма безнең үзебезнең аның белән уртаклашасыбыз килде, чөнки ул безнең белән сөенә яки төпле киңәшен бирә иде. Серләребезне беркемгә дә сөйләмәде. Килеп туган мәсьәләләрне апам белән мин күп вакытта үзебез хәл иттек. Ата-аналар да артык кайгыртучан түгел иде, бу безгә мөстәкыйль булып үсәргә ярдәм итте. Балаларыбызны да шулай тәрбияләргә тырышабыз, үзебезне һәрвакытта аның белән чагыштырабыз. Әни гел эштә иде. Балачакта һәм яшь чагымда аның игътибарын сеңелем белән генә түгел, ә башка йөзләгән чит кешеләр белән бүлешергә кирәклегенә борчыла идем. Хәзер, башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашканда, кайчагында сүз Татарстан укытучыларының күпчелеге тәмамлаган Тәтеш педагогия училищесы турында барганда, Лапаева Людмила Афанасьевна – минем әнием дигәч, кайчакларда аның игътибарын миңа алар белән бүлешергә туры килгән укучылар мине туганнары кебек кочаклап ала, һәм әнием шул вакытта аларга бик күп ярдәм иткәнлеге, игелекле һәм игътибарлы булганлыгы турында сөйлиләр. Бала чагымдагы башкалар белән бүлешәсе килмәгән шул ярату, олыгайган көнемдә, миңа кире кайта. Әниемне бик сагынам. Безнең белән булмаган еллары эчендә, аңа бирелми калган сораулар, әйтелмәгән сүзләр еш барлыкка килә... сиңа ничә, 10 яки 45 яшь булуы да мөһим түгел, син барыбер әнисен бик тә сагынучы бала булып каласың. Шуңа күрә, кадерле әниләр, үзегезне сак­лагыз. Сез үзегезгә һәм эшегезгә генә түгел, ә балаларыгыз өчен дә бик кирәк. Сез балаларыгыз өчен тулы бер дөнья. Һәм бу дөньядан мәхрүм  калу бик куркыныч.

Татьяна Адаева, Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте ­директоры:
– Инициативалы, алдан күрү­чән җитәкче. Людмила Афанась­евнадан мин гадәттән тыш хәл­ләр структурасы өчен белгеч­ләр әзерләү идеясен, училище үсешендә перспективалы юнәлеш буларак ишеттем, ләкин ул вакытта аны тормышка ашыру өчен шартлар тудырылмаган иде. Көллиятне тәмамлаучылар һәм хезмәттәшләре күңелендә ул кешелекле җитәкче буларак истә калды. “Барысы да башкалар өчен – үзем өчен берни дә кирәкми”, – дигән сүзләр чын җитәкче, педагог, ­хатын-кыз, әни буларак Людмила Афанасьевнага бик тә туры килә.

Алексей Кудяев, Тәтешнең гражданнарны яклау көллияте ­укытучысы:
– Людмила Афанасьевнага авыр вакытлар – 90нчы еллар эләкте. Ул вакытта барлык урта махсус учреждениеләр дә ярышларга башка шәһәрләргә чыгып китә алмый иде, ә бездә бу хәл ителә иде. Людмила Афанасьевна ничектер акча юнәтә алды. 
Аның шикелле кешеләр турында: “Эш белән яшәде”, – диләр. Ярдәм итә алса, булышудан беркайчан да баш тарт­мады, күбрәк күтәренке рухта була иде.

Зоя Мальченко, хезмәттәше:
– Аның якты дөньядан иртә китүе белән әлегә кадәр килешә алмыйм. Намуслы, кешелек­ле, зирәк, күп кенә мәсьәләләрне чишә ала торган бик яхшы җитәкче иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев