Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Балалар белән дә, олылар белән дә уртак тел тапкан

Кашка халкы авылның 100 еллыгын билгеләп үтә.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таннары"). 
Кашка халкы авылның 100 еллыгын билгеләп үтә. Шәһәрле Галина Титова әлеге уңайдан безгә клуб мөдире, мәдәният өлкәсендә 40 елдан артык эшләгән Анна Зотанова турында сөйләде.

Ул 1934 елның 22 февралендә колхозчылар Устинья һәм Николай Панфиловлар гаиләсендә туа. Анна кечкенәдән үк шат күңелле, мөлаем, җырларга яратуы белән аерылып торган. Табигать аның  туганнарын көчле тавышлы булуы белән сөендергән, алар гаилә концертлары ­оештырганнар.
Аннага 1950-1953 елларда Кашка авылы клубы белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итәләр. 
Ул 1954 елда Леонтий Александрович Зотановка кияүгә чыккан, ике балалары туган. Ире колхозда бригадир, товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире булып эшләгән, умартачылык белән шөгыльләнгән.
Анна Николаевна төп эшеннән тыш, актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган, агитатор-пропагандачы булган. Кыр эшләре вакытында аны басуда да, ындыр табагында да, көзен чөгендер җыюда да очратырга мөмкин булган, ул анда респуб­лика һәм район яңалыкларын укыган, лекцияләр белән чыгыш ясаган. Фермага еш барган, анда да агитация эшләре алып барган.
Кич белән клубта концерт, биюләр, репетицияләр булсынмы, Анна Николаевна һәрчак халык алдында чыгыш ясаган. Җәй айларында мәдәният учагы җирле халык белән дә, аларның күпсанлы туганнары белән дә тулып торган. Авыл халкы тамашачылар булып кына түгел, төрле чараларда да бик теләп катнашкан, спектакльләр, концертлар куйган – күмәк активлыкка мәдәният хезмәткәренең оештыру сәләте дә йогынты ясаган. 
Хезмәт ветераны Анна Зотанова 1999 елның 20 гыйнварында вафат була.
Валентина Морозова, кызы: 
– Безнең әни ягымлы, кайгыртучан иде. Гәрчә без аны бик еш күрмәсәк тә, һәрчак аның мәхәббәтен тойдык. Авылда бары тик башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, Тәтеш шәһәре мәктәбендә укуны дәвам иттек, атна буе интернатта яшәдек. Шимбә көнне өйгә кайта, ә якшәмбе көнне авыл укучылары барыбыз да бергә җыелышып кире килә идек. Әни безне һәрвакытта шатланып каршы алды, мәктәптә нәрсә белән шөгыльләнүебез хакында кызыксынды. 
Кәбестәле пирогларның тәмен беркайчан да онытмыйм, андыйны мин беркайчан да авыз иткәнем булмады. Ә ирем аның балан пирогын ярата иде. Җәй көне безнең йортта 16-17 кеше яшәде, әниләр бөтен кешене дә сыендырды, барысына да урын табылды. Әни безне еш кына концерт-спектакльләргә алып йөрде, үзләре дә анда катнашты. Элек телевизорлар юк, клубта радио бар иде, кешеләр җыелып, яңалыклар, радио тыңлады. Без, мәктәп укучылары, яшьләр кичләрен хуҗалык эшләре тәмамлангач, бергә җыелып лапта, төрле уеннар уйнадык, күңелле була иде.

Галина Харитонова, мәдәният ветераны: 
– Хезмәттәшем Анна Николаевнаны хөрмәт белән искә алам. Ул намуслы һәм иҗади хезмәткәр иде, аның белән хезмәттәшлек итү күңелле булды. Гүзәл хатын-кыз, аңарда тышкы һәм эчке матурлык бар иде.

Олимпиада Глазкова, авыл кешесе: 
– Анна Николаевна бик оста клуб мөдире булды. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш иде, беркайчан да ачуланмады, тавыш күтәрмәде. Шунысы игътибарга лаек, ул балалар белән дә, олылар белән дә уртак тел таба белде, барысы да аны тыңладылар. Мин җырлый, бии идем, фермадан кайтканда, әле киемнәрне дә алыштырмаган килеш клубка керәм, җырлар башкарабыз да арыганлык та онытыла. Анна Николаевна җылылык һәм дуслык хисләре булдыра алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев