Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ирина Шмагинаның медицинага хезмәт итүе гомерлек эше булган

Ирина Николаевна 1947 елның 7 ноябрендә Ильинский авылында Шемеловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Соңрак тагын дүрт сабыйлары туган, гаилә башлыгы тракторчы булып эшләгән, әниләре колхозда хезмәт куйган.

(Тәтеш, 21 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

Ирина Николаевна 1947 елның 7 ноябрендә Ильинский авылында Шемеловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Соңрак тагын дүрт сабыйлары туган, гаилә башлыгы тракторчы булып эшләгән, әниләре колхозда хезмәт куйган.

Ирина 8нче сыйныфтан соң, Буадагы медицина училищесына укырга кергән. Белем алгач, туган авылына кайткан һәм Монастырскийдагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли башлаган. Ул хезмәт күрсәтә торган җирлеккә өч авыл: Монастырский, Долгая Поляна, Ильинский кергән. Тырыш шәфкать туташын якташлары беренче көннән үк Ирина Николаевна дип йөрткәннәр. Яшь агроном Иван Шмагин кызларның йөрәген яулап алган, аны каештан сбруйлар ясау остасы буларак районда гына түгел, шулай ук аның чикләреннән ары да яхшы беләләр. 1969 елның 1 Май бәйрәме көнне Ирина Николаевна белән Иван Алексеевич туй уздырганнар. Бер-бер артлы уллары – Алексей белән Николай якты дөньяга аваз ­салган.

Авылдашлары көн саен диярлек медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ирина Николаевна һәркемгә булышлык күрсәтергә тырышкан. Сызлаган тешләрен дә алган. Район хастаханәсеннән аңа теш табибы кәнәфие кайтарганнар. 1973 елда Ирина Николаевнаны авыл Советы рәисе итеп сайлаганнар. Ике елдан соң ул элекке эшенә кайткан. 

Район һәм республика дә­рәҗәсендәге Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән, алар арасында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Казахстан ССР Югары Советының Мактау грамотасы (1979 ел) да бар. Ирина Николаевна 1978 елның декабрендә Ленин юллары буйлап чаңгыда походка чыккан һәм Иделдә адашып, 40 градуслы зәмһәрир суыкта өшенгән Казахстан балаларын коткаруда катнашкан. 
1991 елның 27 декабрендә ­вафат булган.

Александр Дубровский:
–     Ирина Николаевна тумыштан лидер сыйфатына ия, үзенең якташлары файдасына бөтен белемен, көчен һәм осталыгын бирергә әзер булган кеше иде. Монастырский ФАПы ул эшләгән барлык елларда райондагы авыл медицинасының алдынгы тәҗрибә базасы булып торды.

Елена Гусейнова, кыз туганы: 
– Ира сәламәт, актив бала булып үсте. Мәктәптә 4 һәм 5кә укыды. Әнигә һәм фермада сыер савучы булып эшләүче олы апага ярдәм итте. Яхшы укыды, тырышты. Училищеда укыганда, стипендия акчасына энеләренә һәм сеңелләренә бүләкләр алып кайтты.
Ире белән йорт хуҗалыгында сыер, сарык, дуңгызлар, тавыклар асрадылар. Башта каенанасы белән иске йортта яшәделәр, аннары йорт төзеп, барысы бергә шунда күченделәр. Иванның әнисе вафат булганчыга кадәр алар белән яшәде. Хатын-кызлар бер-берләрен хөрмәт иттеләр һәм бик тату яшәделәр.
Ирина яхшы һәм намуслы хезмәт куйды, аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, һәм ул беркайчан да беркемне дә кире какмады. Кар яуса да, яңгырда да барлык чакыруларга да барды. 
Ул һәркемгә дә ярдәм итте һәм үз эшен бик әйбәт белде. Аның фотосурәте һәрчак районның Мактау тактасында эленеп торды. Коммунистик хезмәт ударнигы иде.   
1974 елда апа каты авырып китте, Казанда өч ай хастаханәдә дәваланды. Чире белән бер елга якын көрәште. 1991 елның июлендә сыер сауганда егылып кулын сындырды. Казан шәһәрендә аңа операция ясадылар. Кулы озак авыртты. Ул янә үзенең сәламәтлеге өчен көрәште. Ә икенче декабрьдә каты пеште: кулы әле хәлсез булганлыктан, әйберне кыенлык белән күтәрә иде, һәм ул сизмәстән үзенә кайнар аш түкте. Тәтеш табиблары аның гомерен саклап калыр өчен 9 көн тырыштылар, аннары Казанга җибәрделәр. Тәннәр пешүне дәвалау бүлегендә вафат булды. Яраткан ана һәм апа, кыскасы, яхшы кеше иде. 

Ирле-хатынлы Антонида һәм Александр Тимариннар:
– Ирина Николаевна якты дөньядан якынча 30 ел элек китте, шулай да без аны һәрвакытта да хәтерлибез.
Ул сәләтле медицина хезмәткәре иде. Игелекле, ярдәмчел, көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килде. 
Ул чакта медпункт балалар бакчасы каршында иде, ул һәрчак балалар янына килеп йөрде, аларга прививкалар ясады. Ата-аналар җыелышларында медицина темаларына әңгәмәләр уздырды, тормышта кирәкле зирәк киңәшләрен бирде. Ә без, ата-аналар, аны игътибар белән тыңладык.
Әлеге көчле хатын-кызны Монастырский авылында яшәүчеләрнең барысы да хөрмәт итте. 1978 елда Павлодардан килгән мәктәп укучылары Иделдә өшегән вакытта Ирина Николаевнаның анда балаларга да, өлкәннәргә беренчеләрдән булып ярдәм итүен хәтерлибез. 
Ирина Николаевна белән бер вакытта яши алуыбыз өчен без язмышка рәхмәтле!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев