Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Иван Майо­­ров укучыларны шәхси үрнәгендә тәрбияләгән

Иван ­Дмитриевич Майоров 1925 елның 24 октябрендә Тә­теш районы Тоншерма авылында туган.

(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Хезмәт ветераны Иван Майо­­ров халык мә­га­ри­­­­фе өлкәсендә бар кө­­чен куеп эшләгән.

Иван ­Дмитриевич 1925 елның 24 октябрендә Тә­теш районы Тоншерма авылында туган.
Бөек Ватан ­сугышы тыныч тормышны чәл­пәрәмә китергән. Ул 1943 елның гыйнварында, 17 яшендә, солдат шинеле кигән һәм фронтка киткән. Ике тапкыр контузия алган һәм биш тапкыр яраланган. Күрсәткән батырлык­лары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

1945 елның декабрендә демобилизацияләнгән һәм өенә кайткан. Авыл Советы секретаре булып эшләгән, ә 1949 елда, алты айлык агроурманмелиораторы курсларын тәмамлап, Олы Шәмәк МТСына агроном итеп җибәрелгән. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белем алгач, авыл хуҗалыгы инс­титутына укырга кергән. Укуын тәмамлагач, Олы Шәмәк авылында, аннары “Искра Ильича” колхозы рәисе булып эшләгән.

Ул 1951 елда Тоншерма мәктәбендә ­педагогия эшчәнлеген башлап җи­бәргән. Шул вакыттан алып һәм 1975 елга кадәр башта гади укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшләгән. Сигезь­еллык мәктәп башлангыч базасында төзелгән – бина да, күрсәтмә әсбаплар да булмаган. Директорга матди-техник базаны җиһазландыру өчен күп көч куярга туры кил­гән. Иван Дмитриевич беренчеләрдән булып кабинет системасын керткән – мәктәптә унбер сыйныф бүлмәсе булдырылган. Уку йорты директоры булып эшләп, яшь педагогларның һөнәри осталык алуына күп көч куйган.

Иван Дмитриевич Тоншерма мәктәбендә хезмәт берләшмәсе оештыруның төп оештыручысы һәм идея илһамчысы булган. 
Шунысы ­игътибарга лаек, 1969 елда балалар мәк­тәп бинасы янында җиләк-җимеш бакчасына нигез салганнар. Берничә елдан соң аның тирә-ягында матур парк үсеп чыккан, ул авылның истәлекле урынына әве­релгән. “Бу Иван ­Дмитриевич бакчасы”, – диләр бүген­ге көндә дә җирлек ке­шеләре.
Иван Майоров ­тырыш хезмәте өчен мәга­риф бү­легенең Мактау гра­мо­­­талары белән бүләк­лән­­гән. Укучылар һәм хез­мәттәшләре аны һөнә­ри осталыгы, искиткеч оештыру сәләте, актив тормыш карашы, эшенә иҗади якын килүе өчен югары бәяләгәннәр. 
Иван Дмитриевич хатыны Вера Шашкина белән биш ул тәрбияләп үстергән.
Педагог 72 яшендә вафат булган.


Петр Майоров, улы:
– Әти минем химия һәм биология укытучым иде, барысына да таләпчән һәм кырыс булды, бигрәк тә – миңа карата. Әти буларак ул бик яхшы, мәрхәмәтле, кайгыртучан, ышанычлы булды. Аңардан күп нәрсәгә: фауна һәм флора, туган як тарихына мәхәббәт, спортны һәм балыкчылыкны яратырга, бакчаны карый белү, өйдә һәм эш урынында тәртип саклауга, теләсә кайсы эшне башкарганда төгәллеккә һәм пөхтәлеккә өйрәнергә мөмкин иде. Ул безне һәр нәрсәгә зур җаваплылык белән карарга өйрәтте.
Ул әйбәт, белемле укытучы булды. Аның дәресләре укучыларны мавыктырды. Өйдә ул бик нык әзерләнде, гаҗәеп күп әдәбият укыды. Китаплар аның даими дуслары булды. Ул һәрвакытта ак күлмәк, галстук, кара костюм киде. Ул җиңел итеп һәм төз йөрде. Менә шундый иде минем әти. Чын укытучы. Абыем Виктор белән без гаиләнең педагогия династиясен дәвам иттек.

Вера Урмаева, хезмәттәше:
– Мәктәп аның өчен икенче йорты булды, ул зур җаваплылык һәм зур тырышлык белән эшләде. Иван Дмит­риевич – тормышы буенча киң күңелле, беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган, һәрьяктан алга киткән һәм бик талантлы кеше иде. Педагог, уку йорты биналарында гаҗәеп чисталык һәм тәртип сакчысы, зыялы булды. Җор телле, шаян һәм педагогия төркеменең күңелен күтәрүче кеше иде. Аның белән һәрвакытта сөйләшеп булды, аралашу җан рәхәтлеге бирде.

Раиса Топоркина, укучысы:
– Иван Дмитриевич химия һәм биологиядән яхшы укытучы иде. Безнең белән үзен төрлечә: белемле, таләпчән, кырыс, үткен һәм күңелле, һәрвакытта күтәренке рухта тотты. Шулай да кызыксынучан һәм зиһенле укучыларга ихтыяҗ аның шәхесенең өстен сыйфаты булды. Ул малайларга карата аеруча кырыс булды, алардан үз вазифаларына, укуга җитди мөнәсәбәт, тәртипле булуны таләп итте, чөнки аларда булачак Ватанны саклаучыларны күрә иде. “Начар укучы – ул Ватаныбызның начар сакчысы”, – дип әйтә иде ул. Дөньядагы сәяси вакыйгаларны белүгә һәм аларны анализлауга күп игътибар бүлеп бирде. Безнең газеталар, китаплар укуыбызны таләп итте. Тарих һәм сәяси вакыйгалар буенча докладлар әзерләү өчен сораулар бирде, ә аларга әзерләнгәндә күп вакытны китапханәдә уздырырга туры килде. Шуның ярдәмендә мин тормышымны, бәлки, әдәбият белән бәйләгәнмендер дә. Безнең чыгарылыш аны бик яхшы хәтерли һәм укытучының намуслы хезмәте, киләчәгебез өчен җаваплылыгы өчен аңа һәрвакытта рәхмәтле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X