Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Иван Степанович Кузнецов Долгая Поляна сокландырган

Иван Кузнецов 1914 елда Тәтеш өязе Нармонка ­авылында туган.

(Тәтеш, 2 сентябрь,  "Тәтеш таннары"). Музыкант, рәссам Иван Степанович Кузнецов һәрвакытта туган якларына омтылган. Иван Кузнецов 1914 елда Тәтеш өязе Нармонка ­авылында туган.

Мария һәм Степан Кузне­цовларның күп балалы гаиләсе 1921 елда Бакуга күченгән. Ул вакытта Иванга әнисенең абыйсы Григорий һәм аның хатыны Варвара зур йогынты ясаган. Алар икесе дә рәсем ясаганнар, шулай ук бераз булса да гитарада уйнаганнар. Иван Степанович 1930 елда Пермь сәнгать училищесын тәмамлаган. Якташыбыз 50 елдан күбрәк Киев филармониясе җырчысы-гитарачысы булган, Ровно шәһәрендәге музыка училищесында гитарада уйнарга өйрәткән, Киев консерваториясендә чыгыш ясаган. Аның эшчәнлеге халык­ара гитара энциклопедиясендә чагылыш тапкан, ул гитарада уйнау мәктәбе һәм берничә концерт пьесалары авторы булып тора.
Музыкант һәм рәссам гомер буе туган якларын күрергә омтылган. Хыялын бары тик 65 елдан соң гына чынга ашыра алган. Иван Кузнецов хатирәләреннән: “1985 елның җәендә хатыным белән икәүләп Идел пароходында Тәтеш шәһәре урнашкан тыныч ярга килеп туктадык. Элекке сәүдәгәрләр шәһәрчеге әйтерсең лә текә биек тау артына яшеренгән сыман. Прис­таньнан шәһәр ягына таба, борынгы вакыттагы кебек, озын бормалы баскыч сузылган. Капма-каршы ярда борынгы болгарларның элекке башкаласы Болгар күренеп тора. Тәтештән 7 чакрым ераклыкта Нармонка авылы урнашкан. Анда нәселебездән беркемнең дә исән түгеллеге миңа мәгълүм иде инде, шулай да гомеремнең башлангычы булган җирләрне күрүне мин түземсезләнеп көттем. Йорт сакланмаган, әмма урыны билгеле. Бу урында кайчандыр, чынлап та, Кузнецовлар гаиләсе яшәгәнлеген өлкән кешеләр расладылар”.

Иван Кузнецов Киев филармониясе җырчысы, хатыны Валентина Куликова белән туган якларына 1985 елдан еш кайтып йөргән. Аның сәнгать эшләре арасында Иделдән, Молоствовлар утарының төп йорты, Долгая Полянадагы йорт террасасыннан күренеп торган табигать күренешен сурәтләгән гаҗәеп матур эшләре барлыкка килгән, алар Долгая Полянада өяз дворянлыгы җитәкчесе бүлмәсенең эчке ягын бизәп ­торалар.
Иван Степановичка тәтеш­леләр алдындагы аерым ка­заныш­лары өчен 1986 елда “Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районы­ның Мактаулы гражданины” дигән исем бирелгән.
Иван Кузнецов 2002 елда ­вафат була.

Людмила Петрякова: 

– Музей хезмәткәре буларак миңа Иван Степанович һәм аның хатыны белән аралашырга туры килде. Якташыбызның Нармонка авылына туган йортын эзләп, ничек итеп дулкынланып барганлыгын хәтерлим. Әлеге гаилә күп еллар рәттән Долгая Полянага килде. Алар бу урыннарга гашыйк булуларын билгеләп үтеп, Молоствовлар утарына соклануларын һәм биредә иҗат кодрәте алуларын әйткән иделәр. Иван Степанович белән Валентина Николаевна район мәдәният йортында, безнең музейда иҗади очрашулар үткәрергә яраттылар, “Акчарлак” лагерында ял итүче балалар алдында чыгыш ясадылар. Бу бер-берсенә туры килгән  гаҗәеп матур пар иде: концертларда тамашачылар ир-атның гитарада уйнавын һәм аның гүзәл хатынының кабатланмас тавышын таң калып тыңлыйлар иде.

фото: Тәтеш музей архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев