Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Кәбестәне җырлар җырлап, бергәләшеп тозлаганнар

Мисалга, 27 сентябрьдә, Воздвиженьеда, авылларда кәбестә ала башлаганнар, гаиләләр ишле булганлыктан, аны зур кисмәкләрдә күп итеп тозлаганнар.

(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таннары"). 
Һәрбер халыкның буыннан-буынга күчә торган күп төрле йолалары сак­лана. Авылларда зурлап үткәрелә торган бәйрәмнәр бар, әмма халыкны хезмәт белән берләштерүче ­йолалар да бар.

Мисалга, 27 сентябрьдә, Воздвиженьеда, авылларда кәбестә ала башлаганнар, гаиләләр ишле булганлыктан, аны зур кисмәкләрдә күп итеп тозлаганнар.
Рус авылларында кәбестәне йорттан-йортка йөреп, авылдашлары ярдәмендә тозлаганнар. Чинчурино авылындагы шундый йола турында безгә педагогия хезмәте ветераны Галина Ванюхина сөйләде.
–     Көз – җәйге эшләрне төгәлләү, уңышны җыеп алу вакыты. Октябрь аенда йортларда кәбестә кисә башлаганнар, авылдашлары ярдәм итәргә барганнар, – ди Галина Николаевна. – Төнге кырау башлануын,  ә аннары кояш җылысы чыгуын, шул чакта кәбестәнең әчесе беткән вакытны көткәннәр. – Һәр йортта хуҗалык эшләре өчен кечерәк савытлар, ә менә кәбестә турарга озынлыгы 2 метр, киңлеге 70 сантиметр булган юкәдән ясалган савыт булган. Күтәреп йөрү өчен аңа ян-яктан тоткычлар беркетелгән. Әлеге савыт белән авыл кешеләре кәбестә киселә торган йортка барганнар, ә һәр гаиләнең үзендә тәпке булган. Безнең авылда шуларны әзерләү буенча оста Виктор Михайлович Приказчиков аларны яхшы итеп үткенли иде. Тәпкеләрнең тоткычлары агачтан, озын була, чөнки кәбестәне савытның төбенә төшәрлек итеп турарга кирәк.
Әңгәмәдәшчебез әйтүенчә, кәбестә тураучыларның барысы да чиста, пөхтә итеп киенгән, тик бәйрәмчә түгел, башларына яулыклар бәйләгәннәр. Хатын-кызлар кисмәкнең ничә чиләккә хисап­лануын белгәннәр, аерым кишер турап өстәгәннәр, тоз салганнар. Хатын-кызлар эш тизрәк барсын өчен җырлар җырлаганнар. Чинчуринода тәпкеләр тавышына махсус көйләр яңгыраган.

Кәбестәне әзерләү күләменә карап, аны базга чиләкләр белән 200 литрлы кисмәккә төшереп салганнар. Әмма моңарчы кисмәкне яхшы итеп хәстәрләп куйганнар: аңа кычыткан салганнар, кайнар су койганнар, мунчалалап юганнар, су белән чайкатканнар, киптергәннәр. Кисмәкнең төбенә кәбестә яфраклары түшәгәннәр, һәр катына зур булмаган кисәкләргә бүленгән кәбестә салганнар, аны агач киле сабы белән төйгәннәр. Ә кисмәк тулгач, өстен кәбестә яфраклары белән каплаганнар, аларга – ак төстәге тукыма япканнар, аннары  – агач тәгәрмәч куйганнар, өскә кайнар су белән яхшылап юылган йомры таш бастырганнар, авыл тирәсендә катып киткән балчыкның күп булуының да файдасы тигән.
Кәбестәне кисеп бетергәч, яр­дәмчеләр йорттагы хуҗабикә әзер­ләгән табынга җыелып утырганнар. Хатын-кызлар уңыш ничек булуы турында сөйләшкәннәр, үзенчәлекле ризыклар ясау рецептлары белән уртаклашканнар, күңел ачканнар, җыр­лаганнар. Балалар да тәм-томнар белән ­сыйланганнар.
–     Кәбестә ак, кетердәп торган, хуш исле булып тозланган. Хуҗалар аны сак­лаганда чисталыкны булдырсалар, ул яңа уңышка кадәр шулай сакланган. Тозлаган кәбестә – авыл халкының өстәлендә алыштыргысыз ашамлык, аны ашларга, винегретка, пирог эчлеге итеп кушалар, гөмбә, ит белән пешерәләр. Халыкта “кышка кәбестә турап куйсаң – бөтен кеше дә тук булыр”, “әгәр йортта кәбестә булса, өстәл дә буш булмас” дип юкка гына әйтмиләр. Авыл халкы йортларда җитешлек, муллык булсын өчен әнә шулай бер-берсенә ярдәм иткән, – ди Галина Николаевна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев