Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Хезмәт ветераны Фәүзия Шәрипова китап укырга, бәйләргә һәм чигәргә яраткан

Ул 1927 елның 18 сентябрендә Башкортстан АССРның Кандра районы Чокадытамак авылында күп балалы гаиләдә туган.

(Тәтеш, 12 декабрь, “Тәтеш таңнары”).Хезмәт ветераны Фәүзия Шәрипова районның кулланучылар берлеге системасында 20 елдан күбрәк хезмәт куйган.

Ул 1927 елның 18 сентябрендә Башкортстан АССРның Кандра районы Чокадытамак авылында күп балалы гаиләдә туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда гаилә Иркутскида булган. Фәүзия әнисе һәм олы апасы белән бергә җирле урман хуҗалыгына эшкә урнашкан. Аның хатирәләре буенча, хезмәт авыр булган, өлкәннәр агач аударганнар, ә балалар кәүсәләрдәге ботакларны кискәннәр. Кайчакларда бозлы суда эшләргә дә туры килгән, зәмһәрир суык­лар да булган. Аннары алар гаиләсе Ерак Көнчыгышка күченгән.

Фәүзия җиңү китергән 1945 елда үзенең тәүге һәм бердәнбер мәхәббәте – офицер Сабит Шәриповны очраткан. Шуннан соң алар ярты гасыр бәхетле гомер кичергәннәр.
Ирен дәүләт автоинспекторы вазифасына билгеләгәч, яшь гаилә 1948 елда Югары Осланга күченгән. Аннары 1954 елда Буада дәүләт автоинспекциясе ачканнар, Шәриповлар шунда күченгәннәр. Ә 1958 елда Сабит Шәрипов Тәтештә ГАИда эшли башлаган.

Фәүзия Ибраһим кызы биредә 1961 елда районның кулланучылар берлегенә эшкә урнашкан һәм 1977 елга кадәр Горпода хезмәт куйган. Пенсиягә чыкканчыга кадәр универмагта, “Парфюмерия” бүлегендә өлкән сатучы вазифасында эшләгән. Хезмәт ветеранын комиссия әгъзасы сыйфатында универмаг бүлегенә ре­визиягә чакырганнар. Туганнары сөйләвенчә, Фәүзия Шә­ри­пова өендә гаҗәеп хуҗабикә, кайгыртучан хатын, әни, әби, карт әби булган. Үзенең ике баласыннан тыш әле ул беренче оныгы Лилияне дә тәрбияләгән.

Фәүзия Ибраһим кызы җор телле булган, татар һәм рус җырларын җырларга яраткан, иң яратканнарының берсе – “Кара мәче” дигәне булган, китап уку, бәйләү, чигү белән шөгыльләнгән. Роза һәм лалә чәчәкләре яраткан.  
Аның ике баласы, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.
Фәүзия Шәрипова “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмә­те өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Ул 2003 елның 26 июнендә вафат булган.


Лилия Маргаринт, оныгы:
– Мин аны беркайчан да әби дип йөрт­мәдем. Ул минем өчен әни кебек, чөнки мин тугачтын ук гел янәшәмдә булды.
Ул гаҗәеп әйбәт кеше иде. Мин аны беркайчан ямансу яки начар кәеф белән күргәнем булмады. Һәрвакытта бик пөхтә, игелекле, кунакчыл булды. Ул гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләде. Мин үземне белгәннән алып, аның белән һәрчак кибет киштәсе янында булдым. Әни мине исәпләү төймәсендә санарга өйрәтте. Мәктәпкә кергәнче укый белмәсәм дә, сатып алынган әйберне төймәдә бик тиз саный алдым. Үсеп буй җиткәч, миңа сатып алучыларга хезмәт күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Балачагым бәхетле узды. Өйдә тыныч, ярату, бер-береңне хөрмәт итү мохите хөкем сөрде. Без май аеннан алып октябрьгә кадәр якшәмбе көннәрендә 6-7 гаилә табигатькә чыктык. Салкын вакытларда урманга бардык, ә эсседә – Иделгә, утрауга. Әле тагын һәр якшәмбедә мин яңа пешкән тәмле камыр ризыкларының хуш исенә уяндым. Ул аш-су әзерләгәндә, һәрчак диярлек ниндидер көйләр җырлый иде. Әби һәр җирдә гаҗәеп тәртип булганны яратты, һәм бу сыйфатны безгә дә өйрәтеп калдырды, аңа моның өчен без рәхмәтле. Ул – минем сак­лаучы фәрештәм. Югыйсә аның арабызда юклыгына 10 ел булса да, без кызым белән аның барлыгын һәрдаим тоеп яшибез.

Анастасия Маргаринт, оныкчыгы:
– Әби – минем игелеклелек, итәгатьлелек, уйлап эш итүчәнлек, якыннарны яратуның төп үрнәге. Әби мине укырга, циферблат буенча вакытны билгеләргә өйрәтте, татар теленнән өйгә бирелгән биремнәрне эшләргә ярдәм итте.
Ул бик тәмле пешерә иде, иң яраткан ашым – умач. Әби пешергән коймакларны, өчпочмак, кыстыбыйларны, десертка ясаган татлы помадканы һәм кисельне беркайчан да онытырлык түгел. Ул минем өчен гомер буе иң якын кешем  булды, һәрчак киң күңелле, ярдәмчел иде. Аның хакындагы истәлекләрне бик тә кадерлим.


Наҗия Әхмәтова, хезмәттәше:
– Фая апа белән мин Ленин урамындагы “зәңгәр” кибеттә 10 ел хезмәт куйдым. Тату эшләдек, мичне үзебез яктык, суны колонкадан ташыдык, товарны бергәләп бушаттык. Фая апа шәфкатьле, шул ук вакытта чамасын белеп кырыс, төгәл кеше иде. Күңелемдә аның хакында бары тик матур һәм якты хатирәләр саклана.

Валентина Силюнус, хезмәттәше: 
– Фая апа белән мин универмагта, “Парфюмерия” бүлегендә эшләдем. Безнең коллектив өч сатучыдан торды, дуслык, үзара ярдәмләшү булды. Фая апа тәҗрибәле хезмәткәр иде, безне, яшьләрне, үзебезнең эшнең нечкәлекләренә генә түгел, шулай ук сатып алучылар белән аралашырга да өйрәтте. Ул пенсиягә чыккач та элемтәдә тордык. Ул искиткеч хуҗабикә иде, кунак итәргә яратты.
 

Таисия Борисова, хезмәттәше: 

– Фәүзия Ибраһимовна кешеләргә сатып алганда нинди әйбер кирәклеген өйрәнү белән шөгыльләнде, сатып алучыларга ягымлы булды, ниндиләрен сатып алсаң яхшырак булачагын киңәш итә иде. Эш урынында һәрчак мөлаем булды, товарны урнаштыру һәм аның күп төрле булуын, аның тулыланышын күзәтеп барды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев