Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Күп буын журналистларга остаз һәм кайгыртучан кеше булган

Мансур Нигъмәтҗанов җырларга яраткан, розалар үстергән, ә иң мөһиме, үз эшенең остасы булган.

(Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). Ул 1943 елның 22 гыйнварында Тәтештә туган, 1975 елда “журналистика” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган. “Советская Татария” гәҗитендә корреспондент булып өч елга якын эшләгән. Мансур Гыйләҗ улы район гәҗите хезмәткәреннән алып аның мөхәрриренә кадәрге юлны узган. Ул җитәкчелек иткән вакытларда басма берничә тапкыр респуб­лика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаган. Ул һәрвакытта актив гражданлык карашлы, шәфкатьле һәм сизгер тәрбияче, күп буын журналистлар өчен остаз, кайгыртучан гаилә башлыгы, ир һәм әти булган. 

Мансур Гыйләҗ улы сәхнәгә чыгып җырларга теләгән. Һәм ак костюмнан, кулына микрофон тотып җырлаган, тик шунысы аянычлы, бу аның соңгы җырлавы булган. 
Мансур Нигъмәтҗанов ТР Мәгълүмат һәм матбугат  министрлыгының, ТР Элемтә министрлыгының Мактау грамоталары,  “Хез­мәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.
Каты авырудан соң, 2006 елның 16 июнендә аның йөрәге тибүдән ­туктаган.

Рафаэль Нигъмәтҗанов, улы: 
–     Җәйләрен буш вакытлары булганда безне утрауга алып чыкты – бу балачактагы иң якты хатирәләрнең берсе. Төне буе эшләгән чаклары да булды, мәкаләләр язды һәм иртәнге якта гына йокларга ята иде. Моның белән беррәттән иртә торды да. Әти үзенең әти-әнисен бик яратты. Кайдандыр кайтып кергәч, алар янына ашыкты, ә әби һәр шимбәдә аның өчен мичтә камыр ризыклары пешерде. Әле тагын әти безне бүләкләр белән сөендерергә яратты, ул аларны һәр барган җиреннән алып кайтты. Еллар узу белән аның чәчәкләр үстерү шөгыле барлыкка килде. 
Әтигә кешеләр ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә иделәр, һәм ул, булдыра алганча, булышты. 
Аннары, магнитофон сатып алгач, җырлый башлады. Аның башкаруындагы җырларны тыңлаган һәркем, аның тавышы Марк Бернес тавышына охшаган диләр иде.

Ольга Неплевская, хезмәттәше:
–     Мансур Гыйләҗевич турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. 1979 елда мин редакциягә бөтенләй дә яшь кыз буларак килдем, миңа ул бик кырыс кебек тоелган иде. Әмма аннары, янь-янәшә эшләп, аның кырыслыгы артында игелеклелек һәм кешелеклелек яшеренүен аңладым. Мансур Гыйләҗевич һәрвакытта төрле иҗади уйлануларны хуплады. Коллектив белән бергә уңышлы номерларга, аеруча да бәйрәм көннәренә чыгарылганына, шатланды. Җитди операциядән соң Мансур Гыйләҗевич янына керүемне һәм башка урынбасар билгеләргә үтенүемне беркайчан да онытмыйм, моңа ул болай дип җавап биргән иде: “Без синең белән ничә елдан бирле бергә эшлибез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Акрын гына эшлә”. Һәм без икәүләшеп еладык. Ә аннары ул санаторийга китте, һәм инде эшкә башка килмәде. “Үткәннәрдә тарих” рубрикасында безнең мөхәррир Мансур Гыйләҗевич Нигъмәтҗанов турында искә алуларына мин ихластан шатланам.    
фото: архив/Аванград

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев