Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Шахмат уйнау аның өчен мавыгу гына түгел, ә гомерлек шөгыльгә әйләнгән

Дмитрий Таракановның Артур Йосыпов, Марк Тайманов, Рәшит Нәҗметдинов шикелле танылган шахматчылар белән бертигез уйнавы, аның уйнау көче турында дәлилли.

(Тәтеш, 20 март, «Тәтеш таңнары»).  Дмитрий Михайлович 1937 елның 8 ноябрендә Иске Сумароково авылында туган. Аңа ике яшь вакытта гаиләләре Тәтешкә күченгән. Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Зәй районына агроном булып эшләргә киткән, анда аны вакытлар узу белән район гәҗитенә әдәби хезмәткәр буларак күчергәннәр.

Алтмышынчы еллар башында авыл мәктәпләрендә укытучылар җитешмәгән, Дмитрий Михайлович шуның белән бәйле 1962 елда Яңа Чишмә мәктәбендә математика укыта башлаган, ә инде бер елдан Тәтеш районына кайткан һәм Удельное-Нечасоводагы сигезьеллык мәктәптә биология һәм химия укытучысы булып эшли башлаган. Әмма җитмешенче еллар башында аңа укытучылык эшчәнлеген участок монтеры хезмәтенә алыштырырга туры килгән, аннары котельныйда оператор булып эшләгән. 
Уналты яшендә шахмат белән мавыккан: мәктәп укучысы булганда ук уйнарга өйрәнгән, ә инде студент чагында шәһәр беренчелегендә катнашкан. Аның совет ­шахматчысы Яков Дамский белән ­Казанда очрашуы чынлыкта да язмыш тәкъдире булган, ул якынча шул ук вакытларда шахматчы Рәшит Нәҗметдинов белән дә танышкан. Дмитрий Михайлович шул чактан алып шахмат тактасыннан аерылмаган. Район беренчелегендә, Казандагы турнирларда даими катнашкан һәм һәрвакытта приз­лы урыннар алган. Дмитрий Таракановның шахмат тартмачыгында Бөтендөнья ярышларында җиңгән чаклары да бар. 
Ул 2008 елда вафат булган.

Александр Тараканов, улы:  
– Әти башта ук шактый югары дәрәҗәдә уйнаган. Сабан туендагы шахмат турнирларында еш катнашты һәм һәрвакытта диярлек шахматта беренче батыр булды. Шахмат буенча спорт мастеры кандидаты исеменә ия иде. Мастер да була алыр идем дия иде, әмма турнирлар исәбе җитмәгәнлектән, кайчакларда нибары катнашучылар составының көчле булмавы аркасында кандидатлык балларының бик күбесе юкка чыккан. 

Ял иткән вакытларында шахматка күп вакытын бүлеп бирде, танылган осталарның партияләрен еш карады, зур турнирларның һәм матчларның барысын да күзәтеп барды, яңалыкларны һәм көчле гроссмейстерларның яңа уйнау төрләрен өйрәнде.

Укытучы булып эшләгәндә мәктәптә шахмат түгәрәге алып барды. Буш вакытларында уйнарга яратты, күрше Михаил Гарнизов авылда аның күпьеллык шахмат партнеры булды. Җәен Владимир Дукович һәм башка иптәшләре белән, ни аяныч, аларның фамилияләрен хәтерләмим, шахматны еш уйнады. Мине дә шулай ук шахмат уйнарга өйрәтте, әмма мин аерым уңышларга ирешмәдем. Югыйсә сәләтлелек билгеләре бар иде бугай, әмма һәрчак нидер, әти шикелле чиктән тыш бирелүчәнлек җитмәгәндер, мөгаен.

Александр Самаркин, шахмат мәктәбенең элекке ­директоры: 
– Дмитрий Михайлович җитди шахматчы иде, Тәтеш районында гына түгел, шулай ук республикада да иң көчлеләрнең берсе булды. Безгә кайчакларда шахмат партияләрендә көндәш булырга туры килде, бу минем өчен зур тәҗрибә булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев