Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев Олы Тарханда истәлеккә тирәк утырткан

Совет сугышчы­ла­ры­­ның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге, аларның Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманнарча батырлыгы соклану хис­ләре уята.

(Тәтеш, 15 март, «Тәтеш таңнары»). 
Совет сугышчы­ла­ры­­ның кыюлыгы һәм тәвәккәллеге, аларның Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманнарча батырлыгы соклану хис­ләре уята. Әсирлеккә эләккән Михаил Девятаев командованиесендәге сугышчылар төркеменең иң яшерен Өченче рейх базасыннан аеруча да яшерен самолет-бомбардировщикта качуы хәзерге сугыш киноларындагы ниндидер бер күренештер кебек тоела. Ун кыю батыр радио­аппаратура белән тутырылган Хенкель-111 бомбардировщигын яулап алалар һәм аңарга утырып фронт сызыгын үтеп чыгалар.

Михаил Девятаев запас­ка чыккач Казанга кайта, Казанның елга портында эшли. Ул 1957 елда беренчеләрдән булып Советлар Союзында “Ракета” су асты пассажир судносында капитан була. Соңрак Идел буйлап “Метеорлар” йөртә, капитан-остаз булган. Михаил Пет­рович иҗтимагый тормышта актив катнашкан, яшь буын сугыш турында һәм фашистларны җиңгән Бөек Җиңү хакында күбрәк белсен өчен мәктәп укучылары, студентлар һәм эшче яшьләр алдында чыгышлар ясаган. Ул 1966 елның октяб­рендә Олы Тархан авылына килгән. 
– Әлеге истә­лекле көндә балаларны танырлык түгел иде. Алар бәйрәмчә киенеп һәм бә­хетле елмаеп йөрделәр. Ничек кенә әле! Чөнки Олы Тархан пионерлары легендага әйләнгән кеше, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевны кунакка көттеләр һәм ул килде.., – безнең район гәҗитендәге язма шулай дип башлана.

– Советлар Союзы Герое белән Тархан җирендә очрашу чынлыкта да тарихи вакыйга булды, – ди үзенең шәхси архивында шул көндәге фоторәсемне һәм вакытлар узу белән саргайган гәҗит битен сак­лаган педагогия хезмәте  ветераны Роза Чумарина. Мәктәп чыгарылышы, 18 яшьлек Роза Әхмәт кызы ул елларда пионервожатый вазифасында эшләгән. 

– Ул чактагы еракта калган 60нчы елларда сугыш турында һәр гаилә дә яхшы белде. Батырлар хакында күп укыдык, гади кешеләрнең батырлыгына сокландык, алардан үрнәк алдык. Китапларның авторларына, гәҗиткә һәм хәтта үзәктәгеләргә, мисалга, “Пионерская прав­да”га хатлар яздык һәм һәрвакытта җаваплар алдык. “Тәмугтан качу” документаль китабының авторы белән очрашу, аның нигезенә чынбарлыктагы вакыйгалар кертелгән, һәм, иң мөһиме, сугыш батыры белән очрашу дулкынландыргыч булды, – дип искә төшерә Роза Әхмәт кызы.

Олы Тархан авылы мә­дәният йортының шактый иркен зур залы шыг­рым тулган була. Мәктәп укучылары кыю летчикка чәчәкләр биргәннәр, ә җиденче сыйныф укучысы Сәлим Куртаев истәлекле бүләк тапшырган. 

Михаил Девятаев үзенең тормыш юлы турында сөйләгән, хатирәләре белән уртаклашкан. Балалар да, олылар да кыю летчикның батырлыгына, ихтыяр көченә, Ватанына тугры кешенең тәвәккәллегенә сокланып, аның сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлаганнар. 
Михаил Девятаев шуннан соң Ленин һәйкәле янына истәлеккә тирәк үсентесе утырткан. Әлеге мизгелләрне Олы Тархан мәктәбе укытучысы Салих Хөсәенов үзенең камерасына төшереп алган. 

Мәктәп укучылары пионерлар отрядына Девятаев исемен биргәннәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев