Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тихон Курков табигатьне, журналистиканы һәм китап укырга яраткан

Пролей-Каша авылыннан яшүсмер 1919 елның августында Владимир Ленинга хат язган. Юлламаның авторы – Тихон Курков, соңыннан ул Тәтеш районында танылган педагог һәм журналист ­булган.

(Тәтеш, 25 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тихон Ильич 1905 елның 29 июнендә Пролей-Каша авылында туган. Чиркәү-мәхәллә мәктәбендә дүрт класс тәмамлаган һәм 13 яшендә Долиновка авылына авыл Советы секретаре итеп җибәрелгән. Шул чакта ул пролетариат юлбашчысына крестьяннарның авыр тормышы турында хат язган. Берничә елдан соң, аның язмалары илнең күп кенә газеталарында басылып ­чыккан.

Тихон Ильич 1919 елның көзеннән Тәтеш районы азык-төлек комитетында эшләгән, бер үк вакытта туган авылында драма түгәрәгенә дә җитәкчелек иткән. 1921 елгы ачлыкта, кө­зен, Курковлар гаиләсе Әстерханга китәргә булган. Идел буйлап ике көймәдә юлга кузгалган­нар. Бик зур авырлыклар белән Самарага барып җиткәннәр, анда кыш чыгарга булганнар. Язга таба, Тихон Ильич авыр чирдән соң, Пролей-Кашага җәяүләп кайтырга карар кылган.

Туган авылында аны 1922 елда үзара ярдәм комитеты рәисе итеп сайлаганнар, ул яңадан театр белән җитәкчелек итә башлаган, пьесалар иҗат иткән. Ике елдан соң Казан университетының эшчеләр факультетына укырга кергән, аннары Мәскәү университеты­ның әдәби факультетын тәмамлаган. Авыл ху­җалыгы әдәбияты нәш­риятының баш мөхәррире булып эшләгән. 1932 ел­ның кышында Тихон Ильич Хабаровскига киткән, анда да нәшриятта мөхәррир булып эшләгән, Амур, Япон һәм Охот диңгезләре буенча судноларда йөрүче экспедиция корреспонденты булган.

1933 елның маенда ул Кама Тамагы районының Тәмте авылына МТС политотделына эшкә килгән, бер үк вакытта район газетасы мөхәррире урынбасары булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы башлану турында Звениговода су транспорты институтының өйрәтү-укыту бүлеге мөдире булып эшләгәндә белгән. Бу вакытта ул өйләнгән булган, Курковлар гаиләсе ике ул үстергән. Тик бәхетсезлек килеп чыккан, Тихон Ильичның хатыны Клавдия вафат булган. Һәм ул, уллары белән бергә, Пролей-Кашага кайтырга уйлаган, анда аны җидееллык мәктәпнең директоры итеп билгеләгәннәр.

Тихон Ильич улларын сеңлесе Пелагея белән калдырып, 1942 елның маенда фронтка киткән. Өенә ул 1945 елның көзендә кайткан. Шул чакта аны Долгая Поляна авылында урнашкан балалар йортында уку бүлеге мөдире итеп билгеләгәннәр. Биредә ул, улларына әнисен алыштырган Антонинаны очраткан. Аның беренче никахыннан кызы булган, ә өч елдан соң уртак кызлары Нина туган.

Тихон Ильич 1946 ел­ның язында партиянең Тәтеш райкомының пропаганда бүлеге мөдире, аннары Тәтеш сигезьеллык мәктәбе директоры итеп билгеләнгән, 1956 елдан алып әлеге уку йортында рус теле һәм әдәбияты укыткан. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр 1966 елда эшче яшьләр мәктәбен­дә шушы ук фәннәрне ­укыткан.

Тихон Ильич пенсиядә чагында да эшләвен дәвам иткән, ул милициянең балалар бүлмәсендә Совет рәисе, “Авангард” газетасының махсус хә­бәрчесе булып хезмәт ­куйган. 
Тихон Курков 1975 елның 25 гыйнварында вафат булган.


Нина Куркова, кызы: 

– Әти балаларны бик яратты. Ул безне, кеч­кенәләрнең барысын да җыеп,  урманга алып бара, анда җәнлекләр турында сөйли иде. Мисалга, Зай­ский чокырында без төлке чыгуын күзәттек. Теге яки бу бөҗәкнең файдалы булуын аңлата, табигатьне күрә белергә, аны сакларга һәм яратырга өйрәтә иде.

Мария Куркова, туганының кызы: 

– Тихон Ильич Тәтешнең стендка ату мәктәбенә нигез салучы Солтан Яруллин белән дус иде, хәтта мәктәп булдыруда да катнашты. Аның зур шәхси китапханәсе, безнең Урман (хәзерге Иванов) һәм якын-тирә урамнарда яшәүчеләр дә аның янына еш кына китаплар алырга барып йөрделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев