Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тәтешле гитарада һәм балалайкада уйный белгән

Антонина Александровна 1931 елның 8 февралендә Татариянең Куйбышев районы Маклашевка авылында туган.

(Тәтеш, 30 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешлеләр һәм Тә­теш­нең педагогия училищесы чыгарылышлары Антонина Долгованы тормышны, үзенең хезмәтен һәм балаларны яратучы шәхес итеп искә алалар.

Антонина Александровна 1931 елның 8 февралендә Татариянең Куйбышев районы Маклашевка авылында туган. 
– Үземнең балачагым турында тулы бер китап яза алам. Өч яшьтән алып, барысын да хәтерлим, – дигән ул. 

Балачагыннан ук балалайкада һәм гитарада уйнарга, бәйләргә һәм чи­гәр­гә өйрәнгән. Әле тагын ши­гырьләр һәм әкиятләр сөйләргә яраткан.
Сугыш елларына туры килгән авыр балачагы турында еш искә алган. Кечкенә бала өчен кирәгеннән артык күп михнәтләрне кичерергә туры килгән аңа. Дәресләрдән соң авыл Советына баруы, анда ничек итеп сәркатипкә документларны рәсмиләштерергә булышуы турында сөйләгән. Кечкенә Тоня төгәл һәм дөрес язу сәләтенә ия булган, бу аңа тормышында алга таба бик тә ярап куйган. Күп балалы гаиләдә ул олысы булганлыктан, 11 яшьтә мәктәпне калдырып колхозга эшкә чыгарга туры килгән, чөнки әнисенә ярдәм итәргә кирәк булган. Яшьтәшләре белән беррәттән җир сөргән, эскерт куйган, ашлык суктырган, үгез җигеп керосинга барган, көлтә бәйләгән, урак белән урган, печәнне кибәнгә өйгән, ел әйләнәсе колхозда барлык эшләрне ­башкарган. 

– Безнең сөйләшүдә беркайчан да: “булдыра алмыйм”,  “эшләмим”, “теләмим”, “бармыйм” дигән сүзләр булмады. Барысының да кирәк булуына ышана идек. Җиңүне менә шулай яулап алдык һәм җиңәчәгебезгә ышандык. Җиңдек тә! – дип искә алган Антонина Александровна.

Җидееллык мәктәпне тә­мам­лаганнан соң, 1949 елда аңа үзенең хыялын чынга ашырырга һәм Тәтештәге педагогия училищесына укырга керергә насыйп иткән. Яхшы укыган, иҗтимагыйчы һәм спортчы булган. Училищены тәмамлагач, Антонина Александровнаны педагогия бүлмәсендә лаборант итеп калдырганнар, ул үзе әйтүенчә, “эшенә намуслы караганы һәм язуы матур булганы өчен”. Педагогия институтында читтән торып укып, рус теле, әдәбият, рус теле каллиграфиясе дәресләрен алып бара башлаган. Дәресләрдә нык тәртип булган.

Антонина Александровна соңгы тугыз елда, 1986 елда лаеклы ялга киткәнче, директорның педагогия практикасы буенча урынбасары булып эшләгән. Һәм пенсиягә чыккач, иҗтимагый эшчәнлеккә баш-аягы белән чумган. Студентлар, шәһәр мәктәпләрендәге укучылар белән очрашулар вакытында бик еш чыгыш ясаган, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашкан, әле тагын үзе иҗат иткән шигырьләрне илһамланып сөйләгән. Аның әсәрләре гади һәм һәркемгә аңлаешлы: сугыш һәм тынычлык, туган якны ­ярату турында булган. 
–     Үзебезнең туган якны, 
Горурлыгыбыз – Тәтешне яратыгыз.
 Ул безнең наздан һәм кайгыртудан
 тагын да матурланачак, – 

дип язган Антонина Александровна. 
Ул районның ветераннар хорында җырлаган. “Лира” әдәби клуб эшендә актив катнашкан. Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнгән, алар арасында ТАССРның Мәгариф минист­рлыгы, югары мәктәп һәм фәнни учреждениеләргә белем бирүнең Татар өлкә комитеты грамоталары; Бөтендөнья халык иҗатының I, II һәм III лау­реаты медальләре бар. 

Аның элекке укучы­ла­рының берсе бервакыт үзе­нең хатында болай дип язган: “Антонина Александровна, әгәр сезнең барлык чыгарылыш укучылары бергә җыелса һәм “рәхмәт” әйтсә, нык сәламәтлек теләсә, ул чакта ничек итеп көчле яңгырар иде!”
Антонина Долгова 2019 елның 19 февралендә вафат булган.


 Александр Долгов, улы:

–     Әни мавыгучан кеше иде. Тормышны бик яратты. Китаплар, журналларны күп укыды. Дөньяда барган барлык вакыйгалардан һәрчак хәбәрдар булды. Шигырьләр язды, берничә шигъри җыентыгы дөнья күрде. Урманга гөмбә җыярга йөрергә яратты. Хәтерлим әле, бервакыт, мин яшүсмер булган чакта, без аның белән урманга баллы гөмбә җыярга бардык һәм адаштык. Без урманда көне буе адашып йөрдек һәм чыга алмадык, шулай да безгә кичкә таба юлны табу һәм өйгә кайту насыйп булды. Әни әлеге барлык вакыт эчендә мине хуплады һәм ихтыяр ныклыгын югалтмады.
Сугыш елларын еш искә ала иде, Җиңү көне аның өчен иң мөһим бәйрәм булды.  

Галина Харитонова:

– Антонина Александровна педагогия училищесында минем укытучым иде. Чиста язу дәресләре алып барды: ул безне дөрес язарга, һәм безгә алга таба үзебезнең укучыларны ничек итеп моңа өйрәтергә тиешлегенә өйрәтте. Бик пөхтә, игелекле, тыйнак иде. 
Аннары мәдәният өлкәсендә эшләгән чагымда миңа аның белән аралашырга туры килде. Ул ветераннар хорында беренче көннән алып йөрде. Шигырьләр язды. Кул эшләре белән шөгыльләнде. Аның хезмәтләре: чиккән, бәйләгән әйберләре төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә игътибарны үзенә җәлеп итеп торды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев