Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Тәтешле гомере буе спортны яраткан

Николай Селюков Тәтешнең педагогия училищесында физкультура укытучысы булып утыз елга якын эшләгән.

(Тәтеш, 10 сентябрь, Тәтеш таңнары).

Николай Яковлевич 1943 елның 5 гыйнварында Пролей-Каша авылында туган. Ул туган авылыннан ун чакрым ерак­лыктагы Кошки-Новотимбаево урта мәктәбен тәмамлаган.
Исән чагында ул, укытучы Николай Байде­ряковның аның педагог булуында зур роль уйнавын әйткән, нәкъ тә менә ул Николай Яковлевичка  физкультурага һәм спортка гомер буена җитәрлек мәхәббәт ­“йоктырган”.
Мәктәптән соң педаго­гия институтының ­физик тәрбия факультетына укыр­га кергән. Аны тәмам­лагач һәм армиядә хезмәт итеп кайткач, хатыны Галина Антоновна белән бергә Тәтешкә кайткан.

Тәтеш районы Сове­тының “Уңыш” ДСО спорт залы мөдире, стенд­ка ату буенча бала­лар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры һәм 30 елга якын Тәтеш педагогия училищесында физик тәр­бия укытучысы ­булып эшләгән.
Николай Яковлевич студентларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән. Озак вакытлар спорт уеннары буенча өлкән укытучы һәм педагогия училищесының хатын-кызлар командасы тренеры булган, аның җитәкчелегендә алар волейбол һәм баскетбол буенча ярышларда беренче урыннарны яулаганнар, Татариянең урта махсус уку йортлары арасында иң яхшысы булганнар.

Хезмәттәшләре әйтү­енчә, Николай Яковлевич үз фәнен яхшы белгән, дәресләрне үткәрүнең яңа төрләрен һәм алымнарын кертү өчен һәр­даим эзләнүдә булган. Ул эшләгән елларда меңнән күбрәк диярлек студент аның ярдәме белән физкультура укытучысы белгечлеге алган.
2006 елның 16 июлендә Николай Селюковның йөрәге тибүдән туктаган. Аның шәкертләре үзләренең остазы истә­легенә ел саен волейбол турниры үткәрә.

Виталий Селюков:

–     Әти өйдә дә эштәгегә кебек кырыс иде. Абый белән безгә карата гадел булды, һәм шул ук вакытта әтиләрчә мәрхәмәтле дә иде. Кыен хәлдә калганда беркайчан да ташламады һәм аннан чыгарга һәрчак ярдәм итте. 
Эш буенча мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Волейбол һәм өстәл теннисы секцияләрен мин шәхсән аңардан кабул итеп алдым. Әти ауга йөрергә бик яратты, һәм аннан табышсыз бик сирәк кайтты. Балачактан шунысы хәтердә уелып калган, әтинең аудан “төлке яки куян күчтәнәчләре” белән кайтуын, ә күчтәнәчләр арасында ул үзе алган ризыкларның да бер өлеше була иде, түземсезләнеп көтеп алдык.

Рәшит Габдрахманов:
– Николай Яковлевич – педагогия училищесында беренче укытучыларымның берсе. Аннары мин 30 ел шунда эшләдем. Ул – үз эшенең остасы, аның белән һәрчак күңелле, ул теләсә нинди хәлләрдә киңәш бирә, ярдәмгә килә иде. Миңа шундый игелекле кешедән эш тәҗрибәсе туплау бәхете елмайды. Ул яхшы оештыручы булды. Аның дәресләре сизелми үтеп китә, икенчесе кайчан башланыр икән дип көтә идек. Ул спортны бик яратты. Теләсә кемне җәлеп итә алды. Үзе укытучылар җыелмасы өчен волейбол, баскетбол уйнады. 
Мин студент чагында, аның волейбол буенча кызлар җыелма командасын – урта махсус уку йортлары арасында республиканың урта махсус уку йортлары чемпионнары һәм Россия призерлары – әзерләгән вакытларына эләктем. 

Валерий Кулаженков:

–     Мин Николай Яковлевич белән 1976 елда, без, 1нче урта мәктәп малайлары, футбол буенча “Күн туп” район ярышларында җиңгән чакта таныштым. Апаска автобус белән футбол һәм волейбол буенча иптәшләрчә очрашуга бардык. Автобусның соңгы утыргычларының берсендә утырган кешенең тирәсенә бөтен игътибар юнәлгән – бу Николай Яковлевич иде. Ул мәзәкләр, тарих һәм гади такмазалар сөйләде. Ә волейбол уйнаганда ул команда белән оста җитәкчелек итте, команда буенча үзенең иптәшләренә зирәк киңәшләр бирде! Боларның барысы  да миндә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Өч елдан соң мин педагогия училищесына физкультура бүлегенә укырга кергәч, Николай Яковлевич минем сыйныф җитәкчем булды. Бүген дә аның дәресләре миңа булачак физик культура укытучылары белән эш алып барырга бик ярдәм итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X