Тәтешле – ТР Кызыл Китабының беренче басмасын төзүчеләрнең-авторларның берсе
Җир йөзендәге барлык тереклекне яраткан
Владимир Басов 1954 елның 22 маенда Монастырский авылында туган. Аның әти-әнисе районыбыздагы күренекле педагоглар булганнар – әтисе Михаил Басов Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә җитәкчелек иткән, әнисе Валентина Ивановна тарих фәнен укыткан.
Владимир Казан университетының биология һәм туфракны өйрәнү факультетында укып чыккан. Аны 1976 елда тәмамлаганнан соң, 1988 елга кадәр Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыткан, агрономия бүлегенә мөдирлек иткән, партия комитетының азат ителгән секретаре булган. Владимир Михайлович техникумда эшләгән вакытта фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән – 1984 елда педагогия фәннәре кандидатының галим дәрәҗәсен алырга теләүчегә диссертация яклаган.
Ул Алабуга педагогия институтының гомуми биология кафедрасы мөдире буларак (1988-1996 еллар), институтның био-
станциясенә нигез салган. Соңрак Удмуртия Дәүләт университетының гомуми экология кафедрасы доценты, Елец Дәүләт университетының биология һәм экология кафедрасы мөдире булган. Педагогия фәннәре кандидаты, биология фәннәре докторы, халык мәгарифе отличнигы Владимир Басов – 160тан артык фәнни язма авторы, аның тарафыннан урта, урта-махсус һәм югары уку йортлары өчен уннан күбрәк укыту-методик әсбап әзерләнгән. Үзенең хатыны Лилия белән ул институтта укыганда ук гаилә корган, өч бала тәрбияләп үстергәннәр һәм алар да педагогия белеме алганнар.
Владимир Басов 2009 елның 10 мартында вафат булган.
Галина Павлова, сеңелесе:
– Бик кечкенә чактан, мәктәпкәчә яшьтә булганда ук, Володя үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән кызыксынды, бик күзәтүчән иде, гербарийлар җыйды. Монастырскийда яшәгәндә, яшелчә бакчасында аның үз түтәлләре бар иде, ул аларны үзе карады, ә инде без кырга чөгендер эшкәртергә киткәч, үзебез белән алмаганга аның бик хәтере калды. Этләргә, мәчеләргә, керпеләргә – ул кайгыртучан һәм яратучан мөнәсәбәттә булды. Абый иртәнге биштә йокыдан торды һәм әбигә ияреп сыерны көтүгә куа иде. Ничектер кич белән сыерны көтүдән үзем алып кайттым, ул аны күргәч: “Бу бит безнеке түгел!” – дип кычкырып җибәрде.
Балаларым Володя белән Долгая Полянага баруларын, анда үсә торган үсемлекләр турында сөйләгәннәрен якты хатирә буларак искә алалар. Ул урманда гөмбә күп үсә торган урыннарны белә һәм кәрҗиннәрне тутырып кайта идек. Әле тагын Олы Тархан янындагы Идел елгасы буенда ташка әйләнгән әйберләрне җыеп йөрдек, балалар җирлек тарихын белделәр. Аның кызы Лиана әтисе эзеннән китте, ул биология фәннәре кандидаты, Америкада яши һәм эшли. Володя табигатьне, җир йөзендәге бөтен тереклекне бик яратты, һәм үзенең хисләрен башкаларга җиткерергә тырышты.
Минсәгыйть Фәрхетдинов, тәтешле, районның авыл хуҗалыгы һәм мәгариф тармагы ветераны:
– Владимир Михайлович белән без техникумда бергә эшләдек. Ул укымышлы, бик тә белемле, үзенә һәм укучыларга таләпчән педагог иде. Ул фәнгә баш-аягы белән чумды, күп укыды, үз фәнен бик яхшы белде, тикшеренү эшләре белән шөгыльләнде, чын хезмәт сөючән кеше иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев