Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Укытучылар съезды делегаты булып сайланган

Тәтеш шәһәренең һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины Николай Михайлович Васильев бөтен гомерен укытучы һөнәренә багышлаган.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Ул 1924 елның 16 маенда ТАССРның Апас районы Табар Черкене авылында туган. Балачагы авыр булган. Алар гаиләсе салам белән ябылган кечкенә крестьян йортында яшәгән. Николай Михайлович укытучы булып эшли башлаганчыга кадәр чабата киеп йөргән: 16 яшендә ул туган авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укыта башлаган.

Яшь педагог Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көнендә үк хәрби комиссариатка барган һәм фронтка киткән. Әмма Николай Михайловичны гамәлдәге ар­миягә алмаганнар, чөнки аңа нибары 17 яшь кенә ­булган.

Ул Тәтештәге педа­гогия училищесын тә­мамлаганнан соң, 1942 елда сугышка кергән. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. Каты яраланган һәм сә­ламәтләнеп җиткәч, белгечлеге буенча укытучы булып эшләр өчен Апас хәрби комиссариаты карамагына җибәрелгән.
Николай Михайлович 1949 елда читтән торып укытучылар институтын тәмамлаган һәм Олы Шәмәк урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән, ә 1959 елдан 1962 елга кадәр әлеге уку йортына җитәкчелек иткән.

1962 елдан Тәтеш рай­онының мәгариф бүле­генә җитәкчелек иткән, ә 1966 елдан Тәтеш педагогия училищесының укыту эшләре буенча директор урынбасары булган. 1968 елдан башлап 16 ел дәвамында анда директор булып эшләгән.

Николай ­Михайлович Татарстан укыту­чы­ла­рының өченче съез­­ды делегаты, укыт­учы­­­ларның II Бөтенсоюз съезды делегаты, халык депутат­ларының шәһәр һәм район Советлары депутаты, иҗтимагый комиссияләр рәисе итеп сайланган.

Алар хатыны Надежда Фоминична белән бергә Володар урамындагы агач йортның ярты ягында яшәгәннәр. Николай Михайловичка төзекләндерелгән фатирга күченергә дип күп тапкырлар тәкъдим иткәннәр, әмма ул башка педагоглар яки сугыш ветераннары файдасына һәрвакытта баш тарткан.
Хәтта шактый өлкән яшьтә дә ул зиһенле булган. Көн саен бер катлаулы математика биремен чишү моңа ярдәм итә, дип әйтә торган булган. 
РСФСРның атказанган укытучысы Николай Михайлович Васильев 2014 елның 8 гыйнварында ­вафат булган.

Ирина Михеева, кызы:

– Әти балык тотарга ярата һәм балачакта мине дә үзе белән ала иде. Ул миңа күктәге йолдызлар турында сөйли иде, кечкенә булсам да, мин барлык планеталарның исемнәрен белдем. 
Әти һәрчак пөхтә итеп киенде, хәтта балык тотарга да үтүкләнгән чалбар киеп йөрде. 
Ул мандолина һәм балалайкада уйнады, бик матур җырлады. Әни кебек. Алар бик тату яшәделәр. Бервакыт әти шифаханәгә китте, һәм әнине шулхәтле сагына иде, һәр көнне диярлек аңа открыткалар җибәреп торды.

Раиса Солдаткина, хезмәттәше:

– Николай Михайлович мине, яшь белгечне, Тәтештәге педагогия училищесына кабул иткән иде. Ул һәрбер хезмәткәргә карата игътибарлы булды. Минем кызларның берсе ничектер дәрескә килмәде. Ул тумышы белән Куйбышев районыннан (хәзерге Спас районы) иде. Берничә көн фатирында да күренмәде. Ул Идел аркылы боздан өенә кайтып киткән дигән фаразлар да булды, ләкин бу дәлилләнмәде. Студент кыз ахирәтләрендә дә, хастаханәдә дә юк иде. Мин Николай Михайловичка әлеге хәл турында сөйләдем. “Әгәр кыз җитди икән, аның белән берни дә булырга тиеш түгел”, – дип тынычландырды ул мине. Үзенең тәҗрибәсеннән чыгып ул күп нәрсәне алдан күрә белде. Шулай  булып чыкты да: кыз егете белән башка шәһәргә китеп барган, ә кире кайтырга курыккан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X