Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ул мәктәпне кайгырткан

Якты дөньядан киткән, әмма безнең өчен әлегә кадәр бик якын булган кешеләр турында

(Тәтеш, 26 февраль, «Тәтеш таңнары»). Геннадий Вериялов 1930 елның 2 мартында ТАССРның Буа районы Боерган авылында туган. 

Ул ­Ульяновскийдагы укытучылар институтын гел бишле билгеләренә тәмамлаган. Дипломлы белгеч хезмәт эш­чәнлеген Ульяновски өлкәсендә химия һәм биология укытучысы буларак башлап җибәргән, читтән торып педагогия институтын тәмамлаган.Геннадий ­Иванович соң­рак Тәтеш районына күченгән, анда аны районның мәга­риф бү­леге инспекторы итеп билгеләгәннәр. Үзенең гомерлек пары – башлангыч сыйныф укытучысы, Тайба-Таушевода туып-үскән Лидия Маркеловнаны да биредә очраткан. Олы Шәмәк урта мәктә­бендә директор ­булып эшләү педагог өчен җи­тәкчелеккә беренче адымнар булган. Шуннан соң, 1967 елда, аны РОНО мө­дире итеп күчергәннәр, ә 1970 елда көч-кодрәтле, абруйлы җитәкче һәм педагогны Тәтештәге 2нче урта мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр, ул аңа үзенең соңгы көннәренә кадәр тугры калган. Район партия комитетының беренче секретаре Федор Хохлов болай дигән: “Бу мәктәпне бары тик Геннадий Иванович кына тартып бара ала”, ә 1971 елның 1 февралендә яңа мәктәп бинасы үз ишекләрен ачкан, тәтешлеләр өчен бу чын бәйрәмгә әверелгән.
Укучылар мәктәпкә ике сигезьеллыктан кил­гәннәр. Балаларга да, педагогларга да яңа коллективка кү­негеп китү җиңелләрдән булмаган. Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең беренче директоры табигатьтән бирелгән әдәплелек һәм ышанычлылык сәләтенә ия булып, барысын да бердәм зур гаиләдәй бер­ләштерә алган. Мәктәп тә алдынгылыкка чыккан, районның йөзләгән укытучылары аңарда методик дәрәҗәләрен арттыруда чын тәҗрибә узган. 
Хезмәттәшләре ди­рек­­­­­тор­ларының балаларны тәрбияләүгә һәм педа­гогларның югары һөнә­ри, иҗади коллек­ти­вын булдыруга бар кө­чен куюын, сайлаган һөнә­рен чын күңелдән яратып башкаруын искә тө­шерәләр. Шулай ук Геннадий Ива­новичның тыйнаклыгын, аның тың­лый һәм ишетә белү сәләтен, һәр кешедә бары тик яхшы якларны күрергә теләвен, уку­чыларның һәр җиңүенә ихластан сөенүен билгеләп үтәләр. “Ул мәктәпне кайгыртып яшәде”, – дип тасвирлыйлар тәтешлеләр РСФСРның халык мә­гарифе отличнигын. 
Геннадий ­Ивановичны укучылары хөрмәт иткән­нәр һәм яратканнар. “Ул сәнгатьле итеп сөйли, һәр сүзе үз урынында, матур һәм төгәл яңгырый. Дәресләр мавыктыргыч, аңлаешлы булсын өчен, махсус әдәбиятны күп укый, күрсәтмә әс­бапларны, техник әй­берләрне куллана”, – дип язылган безнең 1981 елдагы гәҗиттә.
Балалары һәм оныклары ата-аналарының гомерлек хезмәтен дәвам итеп, алар да педагоглар ­булганнар.
Галина Кондакова, Римма ­Афанасьева, педагоглар: 
– Укытучының тавышы әсир итә, уйландыра һәм сорауларга җавап табарга мәҗбүр итә иде. Бу чынлап та иҗади эзләнүләр. Геннадий Иванович белән булган һәрбер дәрескә никадәрле көч-куәт, белем салынган. Ул безнең белемнәрне генә кайгыртып калмыйча, шулай ук аны безнең киләчәктә кем булуыбыз һәм нинди булачагыбыз, тормышта нинди юлны сайлаячагыбыз борчыды. 

Татьяна Мамкина, кызы, 2нче мәктәп укытучысы: 
– Әти намуслы, итәгатьле кеше иде, гаиләнең кадерен белде. Ул безгә, өч баласына, һәрвакытта көч җитәрлек эшләр уйлап чыгарды, эшсезлекне яратмады. Безнең берәребез авырып китсә, бик борчылды, без аның кайгыртуын тойдык. Әти безгә беркайчан да кычкырмады, ләкин аның карашыннан үзебезнең ярамаган эш эшләвебез аңлашыла иде. Туганнар яки хәтта чит-ят кешеләр дә әтидән киңәш сорарга безгә еш килде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев