Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Ул тормышны бик яраткан

Безнең Тәтеш гаҗәеп табиблар белән данлык­лы. Шуларның берсе – Мөбарәкшин ­Равил Харис улы. Аның бар гомере, уйлары һәм эшләре медицинага багышланды, ул кешеләр сә­ламәтлеген саклауга 40 елга якын үзеннән зур өлеш кертте.

Мөбарәкшин Равил Харис улы 1954 елның 23 февралендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Югары Тимерлек авылында туган. Совет армиясе сафларында хезмәт иткән. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң, Балык Бистәсе районында эшләгән. Аннары Апас үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары булган. 1987 елдан Тәтеш районында рентген белгече, Олы Тархан участок хастаханәсендә һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсендә баш табиб вазифасында хезмәт куйган. Табиб – социал-гигиенист – сәламәтлек саклау­ны югары категориядә оештыручы. Равил Харис улы иҗтимагый эшләрдә дә активлыгы белән аерылып торган, Олы Тархан авылы җирлеге Советының берничә чакырылыш депутаты итеп сайланган. Россия, республика һәм район күләмендәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәтләр белән бүләкләнгән.
Равил Харис улы 2020 елның 12 октябрендә вафат булды. Аның тормыш шигаре: “Үземнең намусым алдында намуслы булу һәм кешеләр алдында намуслы, итагатьле булу”.
Ирфан Халитов, урманчылык тармагы ветераны:
– Равил Харис улы турында бары тик иң якты хатирәләр саклана. Тәртипле, сүзендә торучан кеше иде. Яхшы белгеч булды, барлык өлкәне дә белде, өлкәннәрне хөрмәт итте, теләсә нинди пациентны игътибар белән тыңлады, дөрес күрсәтмәләр бирде. Бу минем генә фикерем түгел. Докторлар тәрбияләү мәктәбен уздым, дия иде ул. Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы буларак, районның сәламәтлек саклау базасының матди-техник базасын яхшырту өчен көченнән килгән кадәр барысын да эшләде. Аның белән җиңел иде. Яхшы дус булды, көндезен дә, төннәрен дә ярдәмгә килде. Чын дус... Зирәк, юмарт кеше иде – “иде” дигән сүзне әйтүе авыр. Үрнәк гаилә башлыгы. Һәрвакытта пөхтә булды, киенгәндә дә, машинасы да чисталыктан балкып торды, хуҗалыгында да гаҗәеп тәртип иде.
Күңелендә ниләр “кайнаганын”, нинди дә булса проблемалары барлыгын беркайчан да күрсәтмәде – һәрчак елмайды, игелекле булды... Үзенең чирен куркусыз, шик-шөбһәләргә бирелмичә кабул итте. Аңардан табиб та, даһилар да, һәм хәтта президентлар да сакланып кала алмый, дия иде.
Холкы шулхәтле көчле иде. Андый кешеләр аз. 
Венера Кәлимуллина, педагог:
– Язмыш мине рухи яктан юмарт, эчкерсез кешеләр белән аралаштырды. Үзара яхшы мөгаләмәгә, яратуга, ышанычка, бер-берләренә сакчыл мөнәсәбәткә корылган Мөбарәкшиннар гаиләсе – ул минем иң якын дустым Галия Тәүфыйк кызының гаиләсе. Алар ире Равил Харис улы белән бергәләп – киң күңелле хуҗалар булдылар, аларның дуслары һәм туганнары күп. Мин аларны ак  халатлы гаҗәеп кешеләр, югары квалификацияле табиблар буларак та беләм. Равил Харис улы медицина хезмәткәрләре династиясеннән, ул тумыштан ук бирелгән зур сәләткә ия табиб булды. Һәрвакытта төгәл диагноз куя, дөрес дәвалану билгели торган үз эшенең остасы иде, һәм бу гади сүзләр генә түгел. Ул ачык күңелле, аралашучан, һәркемгә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер иде. Хастаханә хезмәткәрләре, авылдашлар, күршеләр, дуслар, районда һәм республикада яшәүчеләр, кем белән генә аралашырга туры килмәсен, аны, итагатьле һәм гадел кеше буларак, хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алалар. Ул кешедә ышаныч, өмет, күңел тынычлыгы уята белде. Ничек яшәргә һәм кешеләргә кирәклекнең ачыктан-ачык үрнәге булды. Галия Тәүфыйк кызы белән бергәләп алар искиткеч балалар: кыз һәм малай тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Ләйсән Равил кызы һәм кияүләре – табиблар, алар династиясен дәвам итәләр, ә өч оныклары кайтып йөриләр һәм көн саен “Скайп” аркылы аралашып торалар. Соңгы тапкыр сөйләшкән вакытта Равил Харис улы алда әле тормыш бар, дигән иде, ул аның барлыгына һәм булачагына ышанып яшәде... Аның гомере җирдә тирән эз калдырып, иң югары мизгелдә өзелде. 
Гөлнара Кайсарова:
– Равил Харис улы – апам Галия Тәүфыйк кызының ире. Әтинең вафатыннан соң Равил абый миңа ныклы таяныч булды. Мин аңа һәрчак киңәш сорап мөрәҗәгать итә ала идем, аның яшәештәге зирәк сүзләрен шикләнмичә дә тыңладым. Үзенең өендә һәрчак ихлас елмаеп каршылады. Аларның өйләрендә кеше өзелеп тормады. Хәзерге вакытта мин аны, якыннары, дуслары, танышлары кебек, бик юксынам.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев