Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Яхшылыкка, гаделлеккә өйрәткән

Олы Тархан мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал алып Ватанны саклаучылар сафына баскан укытучылар эшләгән. Алар яу кырыннан кайткач, үзләренең тормышларын иң мактаулы хезмәт – педагоглык эшенә багышлаганнар.

(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таңнары»).  Әкрәм Камбиев фронтовик укытучыларның берсе булган. Көч-кодрәтле, актив тормыш карашлы Әкрәм Кыям улы коллективта зур абруй, олы хөрмәт казанган.

Әкрәм Камбиев 1925 елның 21 февралендә Олы Тархан авылында туган. Әтисе Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка киткән. 1943 елның февралендә Әкрәм дә Кызыл армия сафларына чакырылган. Әкрәм Кыям улы пулеметчылар училищесында укып чыгып, кече лейтенант исемендә 1943 елның июнендә фронтка, Минскига киткән, сугышчан юлын да шунда башлаган. Ул автоматчылар бүлеге командиры итеп билгеләнгән, аннары – взвод командиры. 348нче укчы дивизиянең 1174 полкы составында Орловск-Курск сугышларында катнашкан. Курск дугасы оборонасы сугышларында атыш барганда 1943 елның 5 сентябрендә каты яраланган, башы, күкрәге, уң кулының бармаклары һәм сул җилкәсе ярчык тиеп яраланган. Әкрәм Кыям улы Великий Лук госпиталендә 4,5 ай дәваланган. Аннары Горькийдагы танк училищесына укырга җибәрелгән. 2нче Бело­руссия фронтының танк бригадасы составында Германия үзәгенә кадәр барып җиткән. 1947 елга кадәр Германиядә тынычлык урнаштыру составында хезмәт иткән. Әкрәм Кыям улы Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германия­не җиңгән өчен” медале белән 1948 елда өенә кайткан. Тәтеш педагогия училищесын үзлегеннән укып тәмамлаган. Олы Тархан урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Читтән торып Казан педагогия институтының география факультетында укыган, география, астрономия, физика, хәрби хезмәт һәм рәсем сәнгате укытучысы булган. Ә соң­гы эшчәнлек елларында бары тик хәрби хезмәтне укыткан. Мәктәп укучыларына хәрби тәртип нигезләрен өйрәтеп, яшь буынны Ватанга чиксез мәхәббәт һәм тугрылык рухында тәрбияләгән, игелекле һәм гадел булырга, дуслыкка һәм тынычлыкка өйрәткән. Нәкъ тә Әкрәм Кыям улы ярдәмендә уку­чыларының күпчелеге тормыштагы эшләре итеп хәрби хезмәтне сайлаган. 1985 елда лаеклы ялга чыккан. Хатыны Миңзифа Хәйретдин кызы бе­лән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 

Әкрәм Кыям улы 2008 елның 10 февралендә вафат булган. Ул Түбән Камада җирләнгән.

Резидә Нигъмәтуллина, 1977 елгы чыгарылыш: “Әкрәм Кыям улы безнең хәрби җитәкче иде һәм үз эшен яратып башкарды. Хәрби кием аңа ничек килешеп торды! Табигатьтән бирелгән төз, матур гәүдәле иде, ә кие­ме аңа тагын да зур ышаныч һәм җитдилек өстәп торды. Әйе, педагог буларак ул бик кырыс булды. 9 Май җиткәндә безгә сафка тезелеп йөрү бәйгесе өчен ничек итеп дәресләр уздыруын хәтерлим әле. Дәресләрдән соң без мәктәп ишегалдында сафка тезелеп йөрүне шомарту өчен берничәшәр сәгать марш атлый идек. 
“Күңелле, солдат, атла...” җырын башкардык. Әнием, Әкрәм Кыям улының хезмәттәше буларак, аның шаян һәм җор телле булуын искә төшереп, Әкрәм Кыям улы белән коллективларында килеп чыккан көлкеле күп хәлләр ­турында сөйләгәне булды”.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев