Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үзе дә укыган, педагогларны да укыткан

    Педагог Михаил Алексан­дрович Басов, рәхмәтле уку­чыларының хатирәләре буенча, зыялылыгы, күңел җылылыгы белән аерылып торган гаҗәеп кеше булган.

    Михаил Александрович 1919 елның 8 ноябрендә Буа өязе Куренский Выселок авылында туган. Басовларның 9 балалы гаиләсе 1935 елда Тәтеш шәһәренә күченгән. Михаил биредә, 1938 елда, урта мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган һәм Горький су транспорты институтына имтиханнарсыз укырга кергән. Финляндия белән сугыш башланганда ул өченче курста укый торган булган. Яшь егет үзе теләп фронтка киткән. 1940 елның мартында кайткан, ләкин сәламәтлеге буенча укуын дәвам итә алмаган. Апас районы мәктәпләрендә укытучы, аннары завуч булып эшләгән.
    1942 елның апрелендә Кызыл армия сафына чакырылган. Кавказ аръягы фронтында отделение белән командалык иткән. 181нче артиллерия минометы полкында, соңрак 4нче кавалерия Кубань казаклары корпусында хезмәт итәргә җибәрелгән. Михаил Александрович 1943 елның 27 августында Таганрог тирәсендә дошман гаскәрләре чолгап алган вакытта каты ­яраланган. Дәваланганнан соң, инвалидлык буенча комиссовать ителгән. 
    Михаил Александрович 1944 елның мартында Тәтешкә кайткан, озак та үтми табиб­лар киңәше буенча, үзенең сәламәтлеген ныгытыр өчен Краснодар краена киткән, ул анда укытучылык эшчәнлеген дәвам иткән. Ике елдан соң кабат кече ватанына кайткан һәм Тәтештәге эшче яшьләр мәктәбендә завуч һәм укытучы булып эшли башлаган. Казан педагогия институтының физика-математика факультетын читтән торып тәмамлаган. 89нчы санлы балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. 1949 елда әлеге мәктәпнең директоры. 1950-1953 елларда Ямбактының җидееллык мәктәбендә – директор, аннары 12 ел  Монастырский урта мәктәбе директоры булып эшләгән. Аннан соң, 1979 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, Тәтештәге 1нче урта мәктәпкә җитәкчелек иткән.
    Михаил Александровичка кайда гына булырга, нинди генә хезмәтне башкарырга туры килсә дә, аны ул һәрвакытта зур җаваплылык хисләре белән эшләгән. Ул тирән, киң белемгә ия булып, педагогия идеяларын киң җәелдерүче булган. 
    Хатыны Валентина Ивановна да укытучы булып эшләгән. Басовлар гомер буе киң күңелле һәм белем бирү юлында булганнар, алар үз эшләрен яратканнар, үзләренең балаларында да укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Нәтиҗәдә, улы белән кызы фән юлын ­сайлаганнар.       
    Михаил Александрович яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә күп көч куйган. Үзе дә даи­ми рәвештә күп укыган, педагогларны укыткан. Мәктәп директоры буларак, яхшы оештыручы һәм остаз, зирәк киңәшче, таләпчән җитәкче булган.
    Сугышларда катнашканы һәм фидакарь хезмәте өчен дүрт медаль белән билгеләп үтелгән. Югары профессиональ педагогка “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы” исеме бирелгән. Ул актив җәмәгатьче булган, берничә тапкыр шәһәр Советы депутаты итеп сайланган. 
    Михаил Басов каты авырудан соң 1991 елның 15 маенда ­вафат булган. 
    Галина Павлова, кызы: 

    – Әти бик таләпчән, җаваплы, кодрәтле булды, тормышны яратты. Ветераннар хорында җырлады, аның үзешчән артистлар конкурсы лауреаты значогы сакланып калган. Майлы буяу белән матур итеп рәсемнәр ясады, танылган осталарның картиналары күчермәсен пумала белән ясады, ләкин, ни аяныч, күченгәндә күп эшләре юкка чыкты, әле тагын Монастырскийдагы без яшәгән йорт та янды. Әти хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә яратты, аңа болында үлән чабу ошагандыр, бәлки, шуңа күрә дә йорт куяннары да үрчетте. 
    Әти безне намуслы, гадел булырга, һәр эшкә җаваплы карарга һәм яратырга, кыенлыкларны җиңәргә, уңышлар белән мактанмаска өйрәтте. “Кешеләр үзләре сезгә бәя бирәчәк”, – диде ул. – Тормыштагы урыныгыз һәм ролегез, сезнең бәхетегез  –  белемегездән, осталыгыгыздан тора”. Һәм, беләсезме, аның иң каты ачуланган сүзе – формалист иде”. 
    Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул ил, район вакыйгаларыннан хәбәрдар булды. Аны барысы да кызыксындырды. Ул тормышны ярату һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге иде.  

    Любовь Любавина, хезмәттәше:

    – Михаил Александрович эшләгән вакытта Монастырский мәктәбендә бик көчле коллектив барлыкка килде. Фикердәшләр командасы. Ул талантлы, таләпчән, шул ук вакытта коллективның ялын да оештыра белә иде. Яшь укытучыларга ярдәм итеп торды, яхшы остаз булды. Уңышларны да күрә белде. 8 Март – Халык­ара хатын-кызлар көненә багышланган чарада Михаил Александрович сәхнәдә барысына да бүләкләр тапшырды. Миңа “Кызыл Мәскәү” парфюмерия җыелмасы бүләк итте, тартмасы әлегә кадәр саклана. Безнең үзешчән коллективыбыз район бәйгесендә беренче урынны яулады (автор искәрмәсе: Любовь Ивановна мәктәптә үзешчән сәнгатьне үстерү белән актив шөгыльләнгән). Безнең директор үзе дә үзешчән сәнгатьтә катнашты. “Мин җырлый белмим, кешеләргә кушылып җырлыйм. Коллективны хуплыйм”, – дия иде. Матур тавышлы иде. Соңыннан район ветераннар хорында җырлады. Математиканы яхшы белде. Хатыны Валентина Ивановна да талантлы педагог иде. Яхшы, лаеклы балалар тәрбияләп үстерделәр. Аларның гаиләсе үрнәк гаилә иде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: