Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Чәк-чәк турындагы риваятьне ишеттек

Кунакларны каршы­лау, туйлар ­уздыру, сабый туу һәм зур әһә­ми­яткә ия башка ­шундый барлык чаралар Татарстанда милли ризык – чәк-чәк белән хөрмәтләп үткәрелә.

(Тәтеш, 4 апрель, «Тәтеш таңнары»). Келәш авылы китап­ханәчесе Гөлчәчәк Галимова мәктәп педагог­лары белән берлектә “Баллы чәк-чәк” дип исемләнгән чара уздырган.

–  Чәк-чәк – татар хал­кының милли ризы­гы, кунакчыллыкны аңлата, чәк-чәкнең тәмен бер генә ризык белән дә чагыштырып булмый. Аны аз-азлап кына ашарга кирәклеген исеме үк әйтеп тора. Чәк-чәкнең исеме Мардукан рухы хатынының исеме, хатын-кыз затыннан булган Чәкчәк рухы белән бәйле. Аның исемен гадәттә “чык тамчысы” буларак тәрҗемә итәләр, ә кайвакыт “чәчәк” дип. Чәк-чәк  – таң, гаилә учагы һәм гаилә бәхетенең рухы, – дип сөйли Гөлчәчәк Садертдин кызы. – Риваятьләрдә әйтелгәнчә, чәк-чәкне беренче тапкыр Булгария ханының улы туенда яшь өйләнешүчеләрнең чәк-чәк өлешләре кебек бер-берләре белән берегеп яшәсеннәр, аларның балалары ризыктагы тү­гәрәкләр чак­лы булсын, алар алтынга күмелеп яшә­сен, һәм тормышлары җайлы гына барсын, бер-берләренә әйтелә торган сүзләре һәрвакытта бал кебек татлы булсын дип табынга чыгарганнар. Алар үз гаиләсе һәм үз халкы белән бердәмлектә тау кебек өемләп ясалган чәк-чәктәй яшәсеннәр дигән теләкләр әйтелгән. Шул вакыттан алып татар туйларында яшьләргә күркәм сый-нигъмәт һәм табын бизәге буларак чәк-чәк китерәләр. 

Балалар чәк-чәкнең та­рихы һәм аны әзерләү ысуллары белән таныштылар. Һәм алар үзләре дә шунда ук чәк-чәк ясап карадылар, дөрес, камырдан түгел, ә пластилиннан. Түгәрәкләрне бергәләп җәйгәндә “Чәк-чәк” җырын көйләдек. Чара ахырында барыбыз бергәләп тәмле итеп пешерелгән чәк-чәк белән ­сыйландык.   
Фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев