Чуваш халкы үзенең ата-бабаларының йолаларына һәм гореф-гадәтләренә сакчыл карый
Караңгылык сарган күктә болытлар куера, яңгыр явар кебек. Менә шундый һава торышында җылы, якты көннәр турында искә төшерергә мөмкин.
(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Чуваш халкы үзенең ата-бабаларының йолаларына һәм гореф-гадәтләренә сакчыл карый. Бүгенге көндә, борынгы вакытлардагы кебек, районыбыздагы чувашлар яши торган авылларда борынгы бәйрәмнәр һәм йолаларны зурлап үткәрәләр.
Богдашкино һәм Иоково китапханәләре китапханәчеләре Валентина Роткина белән Лилия Арисова безгә “Якты бәйрәм Пасханы каршылыйбыз” йоласы хакында сөйләделәр.
Пасха – Манкун, алар әйтүенчә, – чувашларда иң якты һәм зур бәйрәм. Ул җитәр алдыннан хатын-кызлар өйләрен җыештыралар: ызба юалар, мич аклыйлар, яңа пәрдәләр эләләр. Ирләр инде ишегалдында тырышып тәртип урнаштыралар. Ул көннәрдә гадәттә мәктәп укучылары берьялгызы яшәүче өлкәннәр янына өйләрен җыештырырга ярдәм итәр өчен баралар. Алар эшләгән хезмәтләре өчен татлы ризыклар, чикләвекләр алалар һәм нык сәламәтлек, укуларында уңышлар теләп изге теләкләр кабул итәләр.
Борын-борыннан шулай гадәткә кертелгән, бу көннәрдә хуҗабикәләр куас ясап, авыл йортларында саклана торган мичкәләргә тутыралар. Бәйрәм алдыннан тавык йомыркаларын буйыйлар, пироглар, чакат – эремчектән ашамлык әзерлиләр. Чувашларның чакаты йорттагы җитешлекне гәүдәләндерә.
– Аның рецепты бик гади. Ризык тыгыз булсын өчен майлы эремчек алабыз, йомырка, каймак, бер чеметем тоз һәм шикәр комы салабыз. Болгатасың һәм мичтә өсте кызарганчыга кадәр пешерәсең, хәзер инде бу ризыкны газ мичендә әзерлиләр. Барлыкка килгән катнашманы борынгы заманда юкә кабыгыннан ясалган боҗрага салганнар, бүгенге көндә ризыклар өчен тутыкмас корычтан ясалган, төбенә махсус кәгазь салган боҗра, яки инде керамик савыт кулланалар, – дип сөйли Лилия Арисова.
Пасха көне алдыннан мунчада юыналар, ә төнлә чиркәүгә “Автан келли”гә – иртәнге гыйбадәткә баралар. Пасха көнендә алдан тегелгән яки сатып алынган яңа киемнәр кияргә тырышалар. “Яңа кием икән – димәк тән нык һәм көчле дигән сүз”, – дип әйтәләр әбиләр. Пасха көнне йомырканы икона янына куялар.
Иртә таңнан балалар буялган йомырка җыярга киләләр. Хуҗалар йортка беренче итеп кыз баланы кертергә тырышалар, әгәр өйгә беренче хатын-кыз керсә, ул чакта терлекләрнең тана бозаулары, бәрәннәре күбрәк була дип саналган. Кыз балага буялган йомырка бирәләр һәм мендәргә утырталар. Тавыклар, үрдәкләр, казлар да шулай ук үз ояларында тыныч кына утырсын һәм бала чыгарсын өчен, ул тып-тын гына утырырга тиеш.
Балалар күңел ачалар, төрле уеннар уйныйлар: “Йомырка тәгәрәтү”, “Йомырканы әйләндерү”. “Йомырка бәреш” уены да булган, пешкән йомырканы җәенке яки очлаеп торган ягы белән көндәшенең йомыркасына бәреп, аны ватарга тырышалар. Кемнең йомыркасы чатнамый, шул җиңүче була.
Борынгы вакытларда Пасхада һәрбер урамга таганнар, карусельләр куйганнар, барлык чирләр китсен өчен, анда балалар гына түгел, шулай ук олылар да тирбәлгәннәр.
Төш вакыты җиткәндә кунаклар килә башлыйлар. Алар йомырка, баллы тәм-томнар, бүләкләр алып килә. Бәйрәм табын янында күңелле җырлар һәм биюләр белән дәвам итә.
Манкун атна буе бара. Бу көннәрдә үткән елга рәхмәт белдерәләр, киләсе елның уңышлы булуын сорыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев