Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Гаиләнең бәхете – тормыш сынауларыннан саклау

Мәгърифәтче Иван Яковлевич Яковлевның чуваш халкына Рухи ва­сыятьнамәсенә быел 100 ел тулды.

Тормыш белән зирәкләнгән, милләттәшләренең язмышы өчен борчылган пат­риарх­ның әлеге үзен­чәлекле до­кументының һәр битендә тынгысыз йөрәк тибеше сизелә. Халык мәгърифәтчесе үзенең тарихи миссиясен тирәнтен аңлап, милләттәшләребезне әхлакый яктан чистарыну һәм алгарыш юлына юнәлтергә ­омтыла.
– Иван Яковлевның Рухи васыятьнамәсе бүгенге көндә дөньяның унбиштән артык теленә тәрҗемә ителгән. Мәгърифәтче үзе үк аны чуваш һәм рус  телләрендә яза. Васыятьнамәдәге юлларны укыгач, һәркем анда үзе өчен бик кыйммәтле, тормыш өчен мөһим нәрсә таба, һәм анда язылган юллар укучыга кайбер нәрсәләргә үзенең карашын үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк, – ди И. Я. Яковлевның мемориаль музее директоры Алексей Пыркин.
Чуваш халкына Рухи ва­сыятьнамә 1921 елның 4 августы белән даталанган. Иван Яковлевич 1908-1910 елларда ук инде беренче тапкыр шушы хакта уйланган һәм берникадәр язган, бу вакытта ул еш авырган. Сигез елдан соң ул яңадан үзенчәлекле документны язуга әйләнеп кайткан һәм 1921 елда янә нык авырып киткән һәм озак­ламый якты дөнья белән хушлашачагын белгән.
Мәгърифәтченең улы – СССР Фәннәр академиясе корреспонденты, профессор Алексей Яковлев васыятьнамәне озак еллар, 1955 елга кадәр, үз архивында саклаган. Илдәге сәяси хәл аркасында ул васыятьнамә турында беркемгә дә әйтмәгән. Бары тик аның вафатыннан соң, 1955 елда кызы Ольга Яковлева архивның күп өлешен В. И. Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлегенә тапшырган. Башка документлар арасында чуваш халкына Рухи васыятьнамә дә ­булган.
Ул Чуваш милли академиясе тарафыннан 1992 елда берьюлы 5 телдә (чуваш, рус, инглиз, алман һәм француз телләреннән тыш) бастырыла.
Иван Яковлевның Чуваш халкына рухи васыятьнамәсеннән өзекләр:

“...Гаиләне саклагыз: халыкның һәм дәүләтнең терәге гаиләдә. Чувашлар арасында гаилә васыятьнамәләре һәрвакытта нык булган. Әлеге хәзинәне сакласагыз иде. Гаиләнең бәхете – тормыш сынауларыннан саклау. Нык һәм тату гаиләгә көндәлек тормыш мәшәкатьләре куркыныч түгел. Зирәклекне саклагыз, гаепләрдән һәм вәсвәсәләрдән куркыгыз: әгәр гаиләгезне сакласагыз, балаларыгызны да саклаячаксыз һәм тыныч, имин эшләү өчен ныклы терәк булдырачаксыз.
Бер-берегез белән дус булыгыз, вак-төяк исәп-хисаплардан һәм низаглардан сакланыгыз, Кот­каручының бөек васыятен онытмагыз: сезне күралмаучыларны да яратыгыз, һәм юл куючанлык белән мәрхәмәт күрсәтүнең тормыштагы көченә ныклап ышаныгыз.
Тыныч хезмәтнең көченә ышаныгыз һәм аны яратыгыз. Иң кечкенә хезмәтне дә яратып һәм сабыр гына эшләгез, тормыш бурычларының күләмен вакламагыз. Иң кечкенә эшне дә аңа карата булган мәхәббәт белән яктыртырга һәм аңларга мөмкин һәм сакчыллыксыз, ваемсызлык аркасында иң зурысын югалтырга һәм хурлыкка калдырырга була. Тынычлыкта һәм яратып башкарган хезмәт кенә бәхет һәм уңыш китерәчәк. Бормалы һәм урау юллардан куркыгыз: чиста булмаган акчалар белән ирешелгән уңышлар – нык булмаган һәм вакытлыча килгән уңышлар...”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев