Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Килен төшә бүген бер өйгә

    Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары арасында туйга кагылышлысы аеруча да күңелне җәлеп итә.

    (Тәтеш, 26 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

    Гадәттә көз айларында, урып-җыю эшләре тәмамлангач, авылларда туйлар гөрләгән. Бүгенге әңгәмәбез шул хакта булыр.

    –     Туй йоласына никах, кияү килү, аны каршылау, кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү (бирнә, мәһәр, калым), туй көннәре, туйдан соңгы йолалар яки инде яшь киленгә су юлы күрсәтү кебек шундый күркәм күренешләр керә, – дип үзенең кичерешләре белән уртаклаша районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова. – Кыз алу, кыз бирү, өйләнешүләр элекке вакытларда димче килү, димләү, кыз ярәшүдән башланган. Кыз димләүнең, ике гаилә арасында булган сөйләшү-килешүләрнең үзенең тәртибе булган. Анда әдәпле итеп, бер-берсенә ихтирам саклап, үпкә-сапка калдырмыйча киңәш-табыш иткәннәр.

    Барыбыз да белүебезчә, кыз ярәшү – борынгыдан килгән матур йолаларның берсе. Ул димче, яучылар килеп, кызны бирергә ризалык алу белән генә тәмамланмый. Бу ике якның вәгъдә бүләкләре алмашуы белән дә ныгытыла. Гадәттә, кызның әти-әнисе ягыннан, вәгъдә бүләге итеп, кызның үзе чигеп, үз кулы белән сугып яки тегеп әзерләп куйган сөлге-ашъяулык бирелә торган булган.  Кызны ярәшкәннән соң, туйга әзерлек башланган. Йортны юганнар, мичләрне аклаганнар, бөтен җиргә тәртип урнаштырганнар. Туй көне килеп җиткәч, кунак каршылау, сәламләү үзенә бер төрле матур бер йола кебек башкарылган. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кешеләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүзләре белән уздырыла. Анда исерткеч эчемлекләр куелмый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су – ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия итеп ышана. 

    – Кыз алырга килү, килен төшерү, туйда үзара бүләкләшү, туй көннәре, туй ашамлыклары белән бәйле йолалар бүгенге көннәрдә дә сакланып калган һәм үтәлә дә. Күркәм гаилә йолаларының берсе булган туй йолалары халык өчен әһәмиятле. Татар халык йолалары бүгенге көндә берникадәр үзенчәлекле төс ала бара дисәк тә була. Шулай да туй йоласындагы кара-каршы сөйләшүләр, күңелле итеп җырлашып утырулар, үткен һәм зирәк сүзләр әйтү буенча уеннар оештыру кунакта булуның матур бизәге булып кала бирә. Туй күренешләренең матурлыгы халкыбызда хәзергә кадәр саклана. Сирәк кенә булса да, димләп өйләнешүчеләр дә бар. Әйтергә кирәк, алар үрнәк гаиләләр булып матур гомер кичерәләр, – дип сүзен йомгаклады Рима Гомәр кызы.  


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: