Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар

Ана телебезнең никадәрле газиз, җанга якын икәнлеген чит җирләргә яки инде ерак төбәкләргә чыгып киткәч аеруча да ныграк аңлыйсың.

(Тәтеш, 26 март, «Тәтеш таңнары»). Ул башка якларда йөргәндә тансыклый торган туклыклы ризык сыман тоела. Бермәлне янәшәңдә баручылардан берәрсенең татар телендә сөйләшеп баруын ишетсәң, иң якын туганыңны очраткандай буласың. Шатлыктан хәтта барып сөйләшә дә башлыйсың. Мин мондый хис-тойгыларны әллә кайда түгел, ә нәкъ тә менә үзебезнең гүзәл шәһәребез – Тәтеш урамыннан барганда кичердем.

Күңелле очрак “сәфәргә” юл ачты

Тротуар буйлап атлаганда 5-6 яшьләр чамасындагы сабый белән яшь ананың матур итеп саф татар телендә сөйләшеп баруын ишеткәч, күңелемдә чиксез соклану хисләре туды. Бу үзенә күрә бер горурлык та кебек тоелды, ничектер күңелгә шатлык өстәлгәндәй булып китте. Әнисенең баласы белән рәхәтләнеп туган телдә аралашып баруы яшь анага карата йөрәгемдә хөрмәт хисләре уятты.

Кеше сүзен тыңлау ярамый торган гамәл саналса да, аларның әңгәмәсенә читтән генә колак салдым инде, әлбәттә. “Әнием, миңа бүген татлы ризык аласыңмы?” – дип сорап куйды сабый. “Әйе, улым. Тик файдалы ризык сатып алырбыз, яме”, – диде әнисе. “Ә мин үскәч, сиңа кибеттәге бөтен әйберне бүләк итәчәкмен, әнә өстәге якты утны да”, – диде бала күктәге якты кояшка төртеп күрсәтеп. “Ут түгел, кояш ул улым. Көн саен безгә җылы нурларын сибә. Шуңа да әнә түбәдән тамчылар да тама, менә карны да эретә”, – диде  яшь ханым сабыен кочып алып һәм баласына аңлата-аңлата алга атлады.

Шушы очраклы хәл миндә көн буена җитәрлек якты тәэсирләр калдырды. Бу хакта язарга җыенып йөргәндә туган телебезнең язмышы мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният өлкәсендә, гомумән районыбызда ничегрәк икән соң дигән уйлар барлыкка килде. Бу сабый да бит озакламый балалар бакчасына, аннары мәктәпкә барачак. Тора-бара татарча сөйләшүен онытмасмы икән. Шуңа да шәһәребездәге һәм райондагы мәктәпкәчә белем бирү йортларына күзәтү ясарга булдым һәм беренче булып “Миләшкәй”гә юл алдым.
Әлеге балалар бакчасы, “май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән гыйбарәгә туры килеп, тышкы яктан ук “көлеп” тора. Ә инде эчкә узгач, андагы пөхтәлек һәм тәртип шунда ук күзгә ташлана. Тәрбиячеләр дә, сабыйлар кебек, мәш килеп җыр, шигырь кабатлыйлар, дулкынланулары сизелә. Күрүебезчә, чарага әзерләнәләр. Бу көнне аларга районның Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә кунакка килгән булып чыкты.

Татар милли киемнәре кигән малай һәм кыз кунакларны чәк-чәк белән, шигъри телдә сәламләде. “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Лубганс үзләренең эшчәнлек өлкәсе, чараларда, бәйгеләрдә катнашулары хакында таныштырып, сабыйлар белән гореф-гадәтләр, йолаларны үз эченә алган чаралар, бәйрәмнәрне еш уздыруларын билгеләп үтте.
Йомшак келәм өстенә сибелеп баскан сабыйлар энҗе бөртекләрен һәм төрле төсләрдәге сәйләннәрне хәтерләтте. Алар рус һәм татар телләрендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, тәрбиячеләр Лилия Гайнетдинова һәм Гөлнара Галиәкбәрова белән әйлән-бәйләнгә кушылып җырладылар, талпынып-ашкынып биеделәр. Рус телле педагогларның татар телендә сөйләгән шигырьләре һәм чигүле сөлге белән матур итеп биюләре аеруча да хозурландырды. Менә шулай сөенеп кайттык без “Миләшкәй”дән.

Сүз уңаеннан, район авылларында: Келәш, Алабирде, Бакырчы, Олы Тархан, Олы Тормы, Бидәңге, Зур Әтрәч, Байраш, Сөендек, Үтәмеш һәм башка җирлекләрдәге белем бирү, мәдәният йортлары татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын яктыртып, ана телебездә әзерләгән чаралары белән әледән-әле шатландырып торалар.

Әле шушы араларда Зур Әтрәч башлангыч мәктәбе укучыларының туган телгә багышланган иҗат җимешләре килеп иреште. 4нче  сыйныф укучысы Артур Сапаров гади һәм шул ук вакытта күңел түренә үтеп керерлек итеп язган:                  
Татар теле – минем туган телем,
Атам-анам гомер иткән тел.
Бала чактан бишек җыры.белән
Татар халкын кеше иткән тел.

Мөгаллимә белән очрашу

Туган тел хакындагы кызыксынуыбыз Тәтештәге 1нче урта мәктәптә 26 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Румия Шәйхетдинова (укытучылыктагы гомуми стажы 34 ел) белән очраштырды. Белүебезчә, әлеге белем бирү учреждениесендә төрле милләт балалары укый. Шуңа да аларның фикерен һәм теләген дә ишетәсебез килде.  

“Мин укыта торган 5нче сыйныфтагы татар теле төркемендә 8 бала укый. Шуның яртысы катнаш гаиләдән. Аерып әйткәндә, Рәдиф Шакиров, Диләрә Кәримова, Камилла Павлушина саф татарча матур итеп сөйләшәләр. Калганнарының сөйләм теле өстендә әле эшләргә кирәк, – диде Румия Рәхимҗан кызы. – Дәресләрне мин татар телендә алып барам. Укучылар биремнәрне аңлап, тулысынча эшлиләр.  Без укучылар белән ел саен апрель аенда “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашабыз. Шәһәрдәге кибетләргә, почта бүлегенә, мәктәпләргә, балалар китапханәсенә керәбез һәм андагы хезмәткәрләр яки очраклы кешеләр белән татар телендә әңгәмә корабыз. Бу да үзенә күрә бер тәрбияви һәм телне гамәли яктан үстерүче чара дип саныйм. 2019 елда республика күләмендә әлеге акция буенча без җиңүчеләр  булдык. Дипломыбыз да бар. Дәрестән тыш чаралар да үткәрәбез: театрлар куябыз, күренекле шагыйрьләр хөрмәтенә кичәләр, төрле бәйгеләр, мастер-класслар, экскурсияләр, аеруча да туган тел көнен зурлап билгеләп үтәбез. Мәктәптә татарча яңа ел чыршысы да үткәргән идек. Анда шулай ук төрле милләт балалары да татар телендә шигырьләр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Кыскасы, укучыларга туган (татар) телдә сөйләшә алсыннар өчен тирән белем бирергә тырышабыз. Шулай да, ни аяныч, күп кенә татар гаиләләре балалары белән рус телендә сөйләшүне өстенрәк күрә. Хәтта дәү әти һәм дәү әниләр дә кайчакларда “вата-җимерә” оныклары белән рус телендә аралашырга тырышалар. Минем фикеремчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде. Татар балаларына ана телен белү киләчәгебез өчен бик мөһим булса, ә рус милләтеннән булган балаларга ул киләчәктә файдага гына булачак. Әле тагын бу бер-берләренә карата ихтирам да уята, дуслыкны да ныгыта”.

Белешмә: 
Тәтештәге 1нче урта мәктәптә барлыгы 730 бала укый һәм анда 28 татар төркеме эшләп килә.  Ата-аналар гаризасы буенча 230 укучы туган (татар) телен өйрәнә.

Йомгаклау сүзе
Районыбызда ана телебезнең ни дәрәҗәдә икәнлеген белү ниятеннән башлап җибәрелгән “сәфәребез” әле дәвам итә. Бу хактагы язмалар алга таба да дөнья күрер дигән өметтә калабыз. Тәтеш районының мәгариф, мәдәният һәм башка өлкәләрендәге хезмәткәрләр тарафыннан әзерләнгән туган телдәге иҗат кичәләре, очрашулар, концертлар, үтемле чаралар хакындагы сәхифәләр “Тәтеш таңнары” гәҗитендә һәрдаим чыгып килә.

Фото һәм видеоларда: Тәтеш районында узган чаралардан матур мизгелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев