Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тылсымлы кош ясаганнар

Туган телләр һәм халык­лар бердәмлеге елы кысаларында Тәтешнең балалар китапханәсендә “Халык осталарында кунакта” дип исемләнгән мастер-класс булып узган.

Директорның балалар белән эшләү буенча урынбасары Людмила Әхмәдуллина балаларга кешеләрнең халык һөнәрләре белән элек-электән шөгыльләнүләрен билгеләп үтеп, шулар  хакында сөйләгән. Төрле материаллар: агач, калай, тукыма, балчык, каен, фарфор, керамика кулланылган. Гадәттә, бу эшләнмәләр гүзәллек кенә түгел, көнкүрештә гамәли кулланылыш та тапкан. Өегездә нинди әйберләр бар дигән сорауга, балалар – ашамлыклар кисү өчен такталар, кәрҗиннәр, савыт-сабалар... дип җавап биргәннәр. Людмила Михайловна балаларга китапханәнең уку залындагы керамика белән әвәләп ясалган матур бизәкле борынгы мичне күрсәткән. Городец сурәтләре, төрле бизәкләр төшерелгән балчык уенчык­лар, керамика әйберләр, савыт-сабалар, тимер поднослар Россиядә элек-электән үк танылу алган булган. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырган, укучыларга осталарның рәсемнәрен күрсәткән, һәр эшләнмәнең аерым үзенчәлекләренә һәм төсләр балкышына игътибарны юнәлткән. Татар халкының көнкүрешен, бәйрәмнәрен, фольклорын чагылдырган керамика Актүбә уенчыгы да тәкъдим ителгән. 
Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Наил Гафаров балаларга керамика эшләнмәләрен күрсәткән, балчык белән эшләү үзенчәлекләрен билгеләп үткән.
– Халык һөнәрләре уенчыгы – балачактан иң танылган һәм таныш булган гамәли бизәлеш сәнгате төрләренең берсе. Биредә көнкүреш, тормышны сурәтли торган рәсем сәнгате әсәрләре бар. Аның аша без балаларны милли мәдәнияткә, халыкларның тарихына җәлеп итәбез, сәнгатькә кызыксыну уятабыз, матурлык хисе тәрбиялибез, – диде Наил Вәгыйз улы. – Әкиятләр, мәсәлләр, былиналар – иҗат өчен идеяләр тупларга һәм аларны керамикага кертергә мөмкин булган зур катлам.
Мәктәп укучылары рус әкиятеннән Кар кызы һәм татар әкиятеннән Шүрәле скульп­турасын карап, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ­инанганнар.
Дәреснең гамәли өлешендә балаларга балчыктан үз куллары белән кош ясарга тәкъдим ителгән. Алдан булып узган әңгәмә вакытында укытучы әлеге материал белән эшләүнең төп үзенчәлекләре турында сөйләгән һәм керамиканы, әвәләп ясаудан аермалы буларак, бизәкләрне күз уңында ­тотуын билгеләп үткән.
Укучылар иҗат белән мавыктыргыч итеп шөгыльләнгәннәр, күрсәтмәләрне игътибар белән тыңлаганнар, бер-берсенә ярдәм иткәннәр. 
– Миңа балчыктан әвәләп ясау бик ошый, – дип хәбәр итте Ксюша Одаряева. – Узган ел мин матур тәлинкә ясаган идем.
Сыйныф җитәкчесе Людмила Долгова чараны оештыручыларга рәхмәт белдереп, мондый дәресләрнең милли гореф-гадәтләрне яхшырак өйрәнергә йогынты ясавын, укучыларның сәнгати-эстетик зәвыгын, танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итүен ­ассызыклаган.
– Балалар кул эшләнмәләрен күңел биреп эшләделәр, һәркайсының үзенең матур һәм кабатланмас тылсымлы кошы барлыкка килде, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев