Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Балалар гомерен куркыныч астына куялар

Булганны - сакламыйбыз, югалткач - күз яшьләре түгәбез. Бу сүзләрдә халыкта еллар буе сыналып килгән зирәклек бар. Шулай булуга карамастан, күпләр башкалар ялгышыннан гыйбрәт алырга теләмиләр, ә үзләре шуңа тарыйлар. Эшлекле дүшәмбедә районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов җиткергән статистика да шул хакта сөйли.

Агымдагы елның 9 аенда районда 2643 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу теркәлгән. Өстәвенә, 69 кеше исерек килеш руль артына утырган, ә 49ы - шоферлык таныклыгы булмаган килеш. 571 очракта шоферлар һәм пассажирлар иминлек каешына әһәмият бирмәгән. Ел башыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны махсус җайланмасыз утыртып йөрүнең 101 очрагын ачыклаган. Шулай да, ата-аналар үз балаларының гомерен куркыныч астына куюны дәвам итәләр. Махсус утыргыч сатып алуга акча кызгану дөресме икән? Балалар бит - безнең йөрәк парәләре.
Бүлек хезмәткәрләре атна саен рейдлар һәм профилактик чаралар уздыралар. Ачыкланган 547 хокук бозуның 95 очрагы ЮХИДИга штрафлар буенча бурычлылар булып чыккан. Аларга административ беркетмә тутырылган, ә суд икеләтә күләмдә штраф түләү хакында карар чыгарачак яки 15 тәүлеккә кулга алу.
Районда юл транспорт вакыйгалары һәм аларда кешеләр имгәнүләрнең саны кимүен билгеләп үтү генә күңелне бераз тынычландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев