Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

“Прима” өчен рәшәткә арты

Тәтеш полициясе хезмәткәрләре пычак куллану белән талауга һөҗүм итүдә шикләнелгән яшь кешене тоткарлады.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, 2016 елның 27 июлендә кичке алтынчы биш минутта дежур частькә район үзәгендәге кибетләрнең берсеннән сатучы шалтырата һәм кичке бишләр тирәсендә карасу төстәге спорт костюмының башлыгын башына кигән билгесез ир-­егетнең йөзен яулык белән томалап, сәүдә павильоны бинасына керүен һәм пычак белән янап 1065 сумлык бер блок "Прима" сигареты алганнан соң, билгесез юнәлештә юкка чыгуын хәбәр итә.
Полицейскилар кайнар эздән Тәтеш шәһәрендә яшәүчене тоткарлыйлар, ул кылган гамәлен таный.
Урланганнар алына, пычак куллану белән талауга һөҗүм итү факты буенча Буа тикшерү комитеты тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 162нче маддәсе 2нче өлеше нигезендә җинаять эше кузгатыла, яшүсмергә ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев