Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тигез юллар сезгә, шоферлар!

Районда фаҗигале хәлләр тотрыклы булып кала бирә - полициянең рәсми хәбәрендә шулай әйтелә.

Быелның өч аенда районда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 1278 юл йөрү кагыйдәләрен бозу ачыкланган, шуларның 25е машина белән идарә иткәндә исерек хәлдә булган, 16 очракта тәтешлеләр транспорт таныклыгы булмыйча руль артына утырган.
Балаларны утыртып йөрүдә (балалар креслосына әһәмият бирмәү) хокук бозуларның 40 очрагы теркәлгән, бу шоферларның үз сабыйларына карата ваемсыз булуларын аңлата.
Тәртип сакчылары тарафынан юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларга кулланылучы штрафларны түләмү буенча эш алып барыла - 46 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бүгенгесе көндә 35 шофер явыз ниятле штраф түләмүчеләр исемлегендә тора.
Ел башыннан районда бер юл-транспорт вакыйгасы булган, анда ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Әлеге юллар 2016 елның тулаем отчетында да үзгәрешсез калсын иде диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев