Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтештә "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында сумкадан 1200 сум акча югала

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә бәла-казалар турында 61 хәбәр теркәлгән.

Шулай да була: спорт белән сәламәт рухлы кешеләр генә шөгыльләнми икән бит, шулай ук кесә караклары да. "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексындагы чишенү бүлмәсенә куелган сумкадан бер хатын-кызның 1200 сум акчасы югала. Барыбызга да бераз җыйнаграк булырга кирәктер, чөнки сәламәт яшәү рәвеше яратучылар утыргычларда һәм чишенү бүлмәсендә еш кына кәрәзле телефоннарын калдырып китәләр.
Узган атна пәнҗешәмбесендә Бакырчы авылы янындагы юлда фаҗига килеп чыга.
ВАЗ-21120 машинасы 20 октябрьдә 19 сәгатьтә Казан-Ульян автоюлы ягыннан Олы Тархан юнәлешенә бара торган була. Ульян шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек шофер юлның туры өлешендә идарәне югалта. Машина кюветка оча һәм агачка барып керә. Бәрелү шулкадәр көчле була ки, машинадан шофер гына түгел, хәтта двигатель дә очып чыга. Ир-егет үлә. Ике пассажир зыян күрә. 1989 елда туган Чагылдым кешесе күп төрле тән җәрәхәтләре белән, шул исәптән умыртка баганасы сынган, Казан шәһәренә хастаханәгә озатыла. Икенче пассажирның, Чуаш Чурапаныннан 38 яшьлек ир-атның, тормышы өчен Буа үзәк район хастаханәсе медицина хезмәткәрләре көрәшәләр. Ул кома хәлендә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Ул агымдагы ел дәвамында Татарстан территориясендә юл-транспорт хәрәкәтен бозганы өчен ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, штрафлары түләнмәгән.
Яңгыр сибәләп торганлыктан, асфальт юеш. Юлда - тормозга баскач төшеп калган эзләр. Машина спидометрының угы сәгатенә 140 чакрымнан күбрәк тизлек тамгасында туктап калган. Вакыйганы тикшерү органнары ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев