Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Җәяүлеләр кызыл утка чыгалар

Агымдагы елда районда 44 юл-транспорт һәлакәте булган.

Бәхеткә каршы, шуларда зыян күрүче берәү генә. ЮХИДИ инс­пекторлары нәтиҗәсе буенча юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре - тизлек режимын бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу. Шоферларның игътибарсызлыклары аркасында, бигрәк тә артка чигенгәндә, автомобильләр механик зарарланалар.
Юллардагы хәлләр хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү комисс­иясенең чираттагы утырышында тикшерелде, аны райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев үткәрде.
Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов, юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләрен, юлларда шоферларның, шулай ук җәяүлеләрнең дә тәртипсезлекләрен билгеләп, килеп туган хәлләргә һәм профилактик эшләргә анализ ясады.
Быелның узган айларында исерек килеш автомобиль йөрткән өчен 23 шофер тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 510 беркетмәнең 44е җәяүлеләргә тутырылган. Гадәттә тәтешлеләр урам аша светофорның кызыл утына чыгалар, шуның белән балаларга тискәре үрнәк күрсәтәләр.
- "Машиналар юк вакытта... ашыгам..." - дип акланалар алар. Бу ашыгуның нәрсә белән тәмамлануын кем белгән бит, - дип билгеләп үтте ул.
Кар машиналарын иярләүчеләрнең дә кагыйдә бозуларны тулыландырулары турында Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсенең Тәтеш районы начальнигы Илдар Сәхауов сөйләде. Кышкы айларда алар үзйөрешле 87 транспортны тикшергәннәр, шунда кагыйдәне үтәмәүнең 21 очрагы ачыкланган. Тикшерү барышында 12 кар машинасының теркәлмәгән булуы беленгән, ә ике кеше руль артына исерек килеш утырган булган. Районда барлыгы 92 кар машинасы исәпләнә.
Хәрәкәт иминлеге юлларның торышына да бәйле. Дәүләт юл хезмәте хезмәткәре Дмитрий Толпекин бәяләгәнчә, юлчылар үз вазыйфаларын - юлларны карауны һәм ташуга әзерләнүне әйбәт башкаралар. Хәзерге вакытта күперләр, суүткәргеч торбалар чис­тартыла һәм юл өслекләрен ремонтлауга керешкәннәр.
Шунда ул кызыклы саннар да китерде. Юлларны транспорт кына бозмый, аларның торышына температура режимының үзгәрүе дә тискәре тәэсир итә: 18 мартка булган мәгълүматлар буенча температураның 84 тапкыр плюс һәм минус белән алышынуы билгеләнгән, ягъни асфальттагы чокырларга, ярыкларга кергән карлар эреп һәм сулар катып юл өслеген яраксыз хәлгә китерәләр.
Яктылык кайтаргыч элементларны пропагандалау төп мәсьәлә булды, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, олы юл буйларыннан баручы җәяүлеләр киемендә алар һәрвакыт булырга тиеш.
Бу яктан яшь җәяүлеләр тыңлау­чанрак, чөнки балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә иминлекне, юл хәрәкәтен профилактикалауга зур игътибар бирелә. Ә менә олыларның юлда йөрү тәртибе буенча белемнәре җитенкерәми. Бу мәсьәләдә безнең газета һәм җирле телевидение, ТИҮләр, җирле үзидарә органнары булышлык күрсәтергә бурычлылар. Урамда йөрергә чыгучылар, спортчылар киемнәрендә яктылык кайтаргычлар һичшиксез булырга тиеш. Шулай булганда гына автотранспорт шоферлары җәяүлеләрне күрәчәкләр. Үзеңнең иминлегең хакына "Яктыр!" дияргә генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев