Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Тәтешле “Лада”сына күзләре төшкән

Узган атнада полицейскийларга кайнар эздән җинаять ачу мөмкин булды.

Тәтештә дүрт яшь кеше (шуларның берсе балигълык яшендә түгел) "Лада" машинасы хуҗасын чамадан тыш рәнҗеткәннәр. Башта кыйнаганнар, аннары аны шәһәрдән читкә алып чыгып киткәннәр һәм Буа ягына юл тотканнар. Үзләрен куркынычсыз урында дип санап, хуҗаны машинасыннан ыргытып калдыр­ганнар. Нәтиҗәдә игълан ителгән "кулга алу" планы буенча җинаятьчеләрне Мәскәүгә баручы юл буенча Чуашия территориясендә тоткарлыйлар.
Тәтеш - Ундоры юлында билгесез берәү (яки берничә кеше) коточкыч җинаять кыла. Ул, шоферлар өчен куркыныч тудырып, терәкләре белән 12 юл тамгасын урлый. Әлеге билгеләр машина йөртүчеләргә борылышларны кисәтү, тизлекне үтәү кирәклеге һәм бәла-казалардан сак­лау өчен тора бит.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, исе­рек килеш машина руле артына утырган ике шоферны туктатып, юл-транспорт вакыйгасын булдырмый калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X