Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
ЮХИДИ тәрәзәсе

Правасыз калган һәм штраф түләгән

Суд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы эш буенча карар чыгарды.

Дәүләт ­автоинспекциясе хез­мәткәрләре тарафыннан 2026 елның 10 февралендә Х. идарә иткән үзебездә җи­тештерелгән автомобиль туктатылган. Хәл иртәнге сәгать 4тә Тәтеш урамнарының берсендә булган. Машина йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 һәм 2.3.2 пунктларын бозып, медицина учреждениесендә исереклек торышына медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Х.-ның гамәлләре РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддәсенең 1нче өлеше буенча ква­лификацияләнгән. Эшне карау нәтиҗәләре буенча суд Х.-га 45 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Моннан тыш, машина йөртүче 1 ел 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе мәгълүматы нигезендә бастырып ­чыгарылды.

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев