Рульдә – салмыш килеш
Тәтеш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу турындагы эш буенча карар чыгарылган.
Суд тарафыннан ачыкланганча, машина йөртүче Денисов юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын бозган: исерек хәлдә машина йөрткән. Денисовның гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән.
Карар чыгарганда суд хокук бозуның характерын һәм шартларын, шулай ук хокук бозучының шәхесе, гаилә һәм мөлкәт хәле турындагы белешмәләрне исәпкә алган. Нәтиҗәдә Денисовка административ җәза: 45 000 сум күләмендә штраф һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм итү билгеләнгән.
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе мәгълүматлары нигезендә бастырылды
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев