Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсе
-
Тасвирлама:
1939 елда район Советы башкарма комитеты карары белән шәһәрдә балалар китапханәсе ачыла. Башта ул элеккеге җидееллык мәктәп бинасында урнашкан була. Соңрак аны К. Либкнехт урамындагы сәүдәгәр Ашмарин йортына күчерәләр, анда ул ике кечкенә бүлмәне били, фонды кечкенә була. Балалар китапханәсенең беренче мөдире Попова Ольга Дорофеевна, китапханәче булып Курмышова Надежда Петровна эшли. Ә 1957 елның гыйнварыннан 1992 елның апреленә кадәр балалар китапханәсе мөдире Антонова Кира Андреевна була. 1997 елның 31 декабрендә балалар китапханәсе Ленин урамы, 96нчы йортка күчә (революциягә кадәрге бина, сәүдәгәр Н. Ф. Крупинныкы була), китапханә хәзерге вакытка кадәр шунда урнашкан.
-
Эш вакыты:
Дүш-җом 8:00 – 17:00, шим 9:00 – 17:00, як – ял. Җәйге вакытта дүш-җом 8:00 – 17:00, шим-як – ял
-
Төшке аш тәнәфесе:
-
-
Телефон:
- 8(84373) 2-50-91
-
Адресы:
ТР, Тәтеш ш., Ленин ур., 96нчы йорт