Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат

Тәтешнең район мәдәният йорты

Тәтешнең район мәдәният йорты
  • Тасвирлама:

    Район мәдәният йорты базасында төрле иҗат коллективлары: сугыш һәм хезмәт ветераннары халык хоры, «Русская душа» вокаль ансамбле, татар, чуваш һәм мордва коллективлары, «Талисман» хореография берләшмәсе, гамәли-бизәлеш сәнгате түгәрәкләре шөгыльләнә. Биредә елына 500гә якын чара: концертлар, халык бәйрәмнәре, иҗади очрашулар, күргәзмәләр, әдәби кунак бүлмәләре, шәһәрдәге оешмаларның, предприятиеләрнең, райондагы авыл җирлекләренең иҗат концертлары үткәрелә.

  • Эш вакыты:

    Дүш-як 8:00 – 21:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    -

  • Телефоннар:
    • 8(84373) 2-57-58
    • 2-57-59
    • 2-57-42
  • Адресы:

    ТР, Тәтеш ш., Малкин ур., 43нче йорт

Тәтеш районы мәдәният йорты 1979 елда ачыла. Район мәдәният йорты 408 тамашачыга исәпләнгән. Бина кирпечтән, газ белән җылытыла. Тәтеш мәдәният йорты Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш үзәкләштерелгән клуб системасы» МБУ составына керә. Клуб учреждениесе традицион халык мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә иҗтимагый ихтыяҗларны канәгатьләндерү, һәвәскәр сәнгать иҗатына, халыкның башка үзешчән иҗади инициативасына һәм социаль активлыгына ярдәм итү, халыкның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алып, халыкның төрле социаль – яшь төркемнәренең ялын оештыру максатларында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Җитәкчесе – Иванова Елена Александровна