Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат

Тәтеш парклары һәм скверлары

Тәтештә бала белән кайда барырга яки агач күләгәсендә тыныч кына утырырга урын эзлисезме. Тәтеш парклары һәм скверлары турында бәян итәбез

Тәтештә төзекләндерелгән берничә парк һәм сквер бар, анда җәен дә, кышын да ял итәргә мөмкин.

Тәтештә парклар кешеләргә ял итү өчен каралган. Аларда җәяүле һәм спорт маршрутлары булдырылган, физкультура белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар бар, моннан тыш, Тәтеш паркларында вакыт-вакыт мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла: махсус мәйданчыкларда концертлар, квестлар, конкурслар, уен программалары һәм башкалар оештырыла. Тәтешлеләр һәм Тәтеш кунаклары шәһәр паркларына бик теләп йөриләр: паркларда өлкән яшьтәге гражданнар, балалары белән гаилә парлары, яшьләр саф һава суласын, шәһәр шау-шуыннан ял итсен, музыка тыңласын, чараларда катнашсын, спорт белән шөгыльләнсен, велосипедта йөрсен яки йөгерсен өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Үзәк парк Тәтеш үзәгендә урнашкан (элек Ленин бакчасы дип йөртелгән). Якында гына җәмәгать транспорты тукталышы бар.

Үзәк парк Балыкчылык музее, «Белуга» һәйкәле, газета редакциясе, мәктәп, балалар бакчасы, кафе, административ биналар белән янәшәдә урнашкан. Парк уртасында ярымтүгәрәк рәвешендәге эскәмияләр белән әйләндереп алынган фонтан зонасы урнашкан.

Шулай ук таганлы, таучыклы уен мәйданчыгы да бар. Барлык кешеләр өчен тренажерлы спорт зонасы бар. Теннис өстәлләре бар. Парк территориясендә “Чәй йорты” урнашкан, аның янында санузел бар. Парк территориясендә ял итү зоналары бар: ятаклар, анда ял итәргә, китап укырга мөмкин. Яшеллекләр арасында шахмат өстәлләре куелган зона бар. Моннан тыш, паркта парк буенча йөрү күрсәткечләре урнаштырылган.

Тәтеш шәһәренең көньяк өлешендә Җиңү паркы урнашкан.

Җиңү паркында йөгерү һәм җәяү йөрү юллары ясалган, парк тирәли зәңгәрсу яктылык баганалары куелган. Шулай ук уңайлы эскәмияләр һәм сары яктылык белән өстәмә яктырту баганалары бар. Тәтешлеләр биредә скандинавия йөреше, йөгерү белән шөгыльләнә, саф һавада йөри һәм кич белән йөреп кайту өчен килә алалар.

Моннан тыш, Җиңү паркында спорт тренажерлары урнаштырылган мәйданчык бар. Анда “Актив озын гомерлеләр” клубы активистлары-пенсионерлар төркеме еш кына спорт белән шөгыльләнүне оештыра. 

Җиңү паркын төзекләндерү уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча республика программасы кысаларында үткәрелде.

Тәтештә Ульянов-Ленин исемендәге сквер барлыгын шәһәр халкының бик азы гына беләдер. 


Сквер өстәмә белем бирү үзәге һәм район мәдәният йорты биналары арасында урнашкан. Биредә сукмаклар ясалган, чәчәк бакчалары бизәлгән. 2012 елда скверда В. И. Ленинга һәйкәл куелган, ул элек шәһәрнең Ленин бакчасында урнашкан иде.