Тәтештә Бөтенроссия акциясе узды
Тәтешнең Җиңү паркында «Бергә тормышка 10 000 адым» дигән Бөтенроссия акциясе узды.
Сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерүгә юнәлдерелгән чара битараф булмаган тәтешлеләрне берләштерде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, даими йөрү — организмның яшәешен саклап калуның иң кулай һәм нәтиҗәле ысулларының берсе.
Акция җылы, дустанә мохиттә узды һәм барлык катнашучыларга көн буена җитәрлек көч-куәт бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев