Тормышлары икегә бүленгән...
1978-1979 еллардагы кышкы зәмһәрир суыкларны Иделдәге фаҗига белән бәйле еш искә алалар. Казахстан АССРның Павлодар шәһәреннән 7-10нчы сыйныфлардагы егерме укучы, Ленин булган урыннар буенча чаңгы походына чыгучылар, Тәтеш янындагы елгада туңып өшенгәннәр иде.
(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”). Бидәңгенең өлкән кешеләре бу елны һәм авылда килеп чыккан вакыйгалар белән бәйле хәлләрне тетрәнеп искә алалар. Бу хакта газетабызда 1979 елның 5 май санында язган булганнар.
“29 апрельдә һаваның кискен җылынуы 1-2 көн эчендә кечкенә елгалар һәм елгачыкларны ярларыннан ташытты”, – дип хәбәр итәләр журналистлар “Табигый бәла-каза белән көрәш” дигән язмада. – Күршедәге Ульяновски өлкәсендә плотиналар җимерелү аркасында Бидәңге плотинасы аеруча зур зыян күрде. Ул көчле ташкынга һәм бозларга түзә алмыйча Бидәңге авылының 20дән артык йортын агызып алып китте. Үлем-җитем булмады”.
Кешеләрнең гомере өзелмәгән, шулай да 26 гаилә еллар буе туплаган милкеннән, йорт-җиреннән бер мизгелдә мәхрүм калган.
Кереш сүз
1973 елда “Волга” колхозында гектардан 28 центнер уңыш җыеп алганнар, бу районның уртача күрсәткеченнән 3 центнерга якын артып киткән. Хуҗалык җитәкчелегенә тантаналы рәвештә күчмә Кызыл Байрак тапшырылган, ә эшчәннәр орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр. 1975 елда мелиорация министрлыгыннан кырларны сугару буенча Бидәңге елгасы аркылы плотина торгыза башлаганнар. Эш берничә елга сузылган: авылда иртәдән төнгә кадәр гүләү тавышлары ишетелеп торган – куәтле тракторлар һәм самосваллар гидрокорылма ясаганнар. 1978 елның көзенә ул плотина рәвешен алган. Метеорологлар декабрьнең гадәттәгедән салкынрак булуын фаразлаганнар. Синоптикларның фаразлавы буенча, 1942, 1956, 1969, 1972 елларда 40-50 градуска кадәрге суыклар булуы билгеләп үтелгән. 1978 елда аномаль, рекорд куярлык – 48 градус зәмһәрир суыклар Татарстанның барлык территориясендә булыр дип беркем дә көтмәгәндер, мөгаен.
Әрәмә
Бидәңге авылы янында гомер-гомергә тыныч кына Бидәңге елгасы аккан. Аның ярында, түбәнлектә, елганың бормаланып аккан күренешендә Әрәмә урамы урнашкан булган. Ул җәен яшеллеккә күмелеп, иң гүзәл табигатьле урын дип саналган.
Гөлсирә Хөсәенова-Багатиева хатирәләреннән:
– Әлеге урамда оста куллы кешеләр яшәде. Умартачы Зыятдин Ваһапов аерткан балның тәме һәркемгә дә таныш. Гармунчы Мәсхүт Хөсәеновның, балта остасы Раиф Шакировның осталыгына кем генә сокланмас икән? Мәдинә Шәкүрова бәйләгән йомшак һәм җылы шәлләр хатыннарның һәм кызларның иңнәрен җылытты.
Өйдә тукылган эскәтерләр, сөлгеләр, келәмнәр кадерләп саклана...
Бу урамда яшәүчеләр эшли дә, ял да итә белделәр. Кичләрен аулак өйләргә җыелдылар, җырладылар, уеннар уйнадылар, радиодан танылган артистларның җырларын тыңладылар, Җиңү көне уңаеннан йортларының тышкы якларына кызыл әләмнәр элделәр.
Хәзер күршеләр таралыштылар, аларга төрле сукмаклар илтә. Сукмаклар күп, ләкин иң матуры елгага, элек тормыш кайнап торган урынга алып бара. Хәзер монда әрем үсә...
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев