“Волга”да белоруслар да ризыклар әзерләгән
Өлкән буын тәтешлеләр 1977 елның июнендә “Волга” рестораны базасында кулинария әйберләреннән сату-күргәзмә оештырылганлыгын яхшы хәтерли. Аларны җәмәгать туклануы конторасы хезмәткәрләре һәм Белоруссия милли ризыкларының аш-су осталары тәкъдим иткән.
(Тәтеш, 18 август, “Тәтеш таңнары”).
“...Килүчеләр арасында “Әти, әни һәм мин” дигән ризык зур игътибарга лаек булды. Ул “Эчүчелеккә – көрәш игълан итәм” темасына ясалган иде. Аны аш-су осталары А. М. Бурмистрова, М. А. Меньшова, О. С. Кузина бик тиз арада уйлап чыгардылар һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең кондитерлар Г. М. Голованова, В. А. Подгорнова, Т. В. Гарцева, М. И. Сизова милли ризыкларны тәкъдим иттеләр. Тәтеш җәмәгать туклануы конторасының производство мөдире Һ. Н. Рәхимова дирекция белән берлектә кунакларга иҗади эш өчен яхшы шартлар тудырдылар”, – дип яза мәкаләнең авторы.
Без Һадия Рәхимова белән очраштык, һәм ул 45 ел элек Тәтешкә Белоруссиядән аш-су осталары килүе турында сөйләде, “Волга” рестораны хакындагы хатирәләре белән уртаклашты.
– Мин 38 ел җәмәгать туклануында эшләдем. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Ленин ордены белән бүләкләнгән өлкән аш пешерүче Анна Михайловна Бурмистрова минем остазым булды. Ул Тәтештә абруйлы, чибәр, хөрмәткә ия хатын-кыз иде. 1970 елда шәһәрдә 150 урынга исәпләнгән “Волга” рестораны ачылды, ул 11дән 23 сәгатькә кадәр эшләде. Бу вакытта барлык студентлар һәм мәктәп ашханәләре безнең карамакта иде. Вакытлар узу белән авылларда безнең ярдәм белән колхоз ашханәләре ачыла башлады.
Бу вакытта җәмәгать туклануы директоры Борис Иванович Газеев иде, Валентина Александровна Евграфова технолог булып эшләде, штатта 200 кеше исәпләнде, нигездә, яшьләр иде. Бердәм эшләдек.
Ресторан заманча җайланмалар белән җиһазландырылган, аш-су, кондитер, ит цехлары, кухня бар иде. Пироглар, тортлар, пирожныйларны чак пешереп өлгертә идек. Барысын да әйбәт сатып алдылар, ике сменада эшләдек.
Ресторанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен бәйрәм көннәре уңаеннан һәрдаим район күләмендәге чаралар үткәрелде. Комсомол райкомы белән берлектә “Огонек” дип исемләнгән яшьләр кичәләре оештырылды. Зал һәрвакытта тулып торды. Ул вакытта ресторанда оркестр уйнады, район мәдәният йорты артистлары алып баручылар булдылар. Шулай ук “Волга”да туйлар, туган көннәр, юбилейлар, милли аш-су көннәре һәм аш-су күргәзмәләре үткәрелде.
Мин үз эшемне бик яраттым, һәрбер хезмәттәшем әлегә кадәр күз алдымда тора. Таисия Ивановна Борисова, Нурислам Бәдретдин улы Фәхретдинов белән эшләдем. Иң көчле һәм талантлы аш-су осталарын һәм кулинарларны: Һадия Хөснетдинова, Татьяна Карунина, Зинаида Галимова, Наталья Кокшина, Татьяна Гришина, Гөлсинә Матеева, Ландыш Хәбибуллина, Елена Горбунова һәм Галина Голованованы билгеләп үтәсем килә. Тәтештәге җәмәгать туклануы мондый хезмәткәрләр белән республикада һәрчак беренче урында булды. Мин үзем “Татар халык ашлары” бәйгесендә беренче урынны яуладым һәм бөтендөнья аш пешерүчеләр конкурсында катнаштым. Тәҗрибә уртаклашу буенча Бакуда, Литвада булырга туры килде. Мин татар милли ризыкларын әзерләдем, ә алар үзләренең милли ризыкларының рецептлары белән уртаклаштылар.
1982 елда миңа “Аш-су остасы” дигән мактаулы исем бирделәр, шуннан соң мин яшь поварлар һәм кондитерлар республика конкурсының жюри әгъзасы булдым.
Язмада сүз барган Белоруссия поварларының килүен яхшы хәтерлим. Аш-суны алар күбесенчә бәрәңге һәм дуңгыз итеннән пешерделәр. Белорусларның аш-су рецептлары җыентыгын әлегә кадәр саклыйм, миңа аны килгән кунаклар бүләк иткән иде. Мин, үз чиратымда, аларга китап кибетеннән татар ашлары рецептлары җыентыгы сатып алган идем. Алар тәкъдим иткән ризыкларны без соңыннан ресторанда да әзерләдек.
Делегация составында бер ир-ат бар иде. Ул аккордеонда уйнады. Белоруслар киткәндә без аларны озата бардык, ә ул әлеге музыка уен коралында уйнады. Без рус, татар, белорус җырларын җырлаган һәм биегән идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев