Алар тугызау була
Петр Иванов соңгы сулышына кадәр хәрби антына тугры кала.
Саки шәһәрен немец-фашистлары оккупантларыннан азат иткән көнне, шәһәрдән ерак түгел урнашкан Геройск (ул чакта Ашага-Джамин дип йөртелгән) авылында, тугыз кеше батырлыгы буларак билгеле, Бөек Ватан сугышы елларында фаҗигале һәм бер үк вакытта батырларча да булган Кырым тарихы барлыкка килә.
Кырым. 1944 елның апреле. 4нче Украина фронты гаскәрләре Перекопта дошман ныгытмаларын җимереп, кире чигенгән гитлерчыларны куып бара. Разведка дошман гаскәрләре урнашкан урынны ачыклар өчен, отрядларны алга җибәрә. Тугыз разведчиктан торган совет танкы экипажы отряды шуларның берсе була, алар арасында – Тәтеш районы Чолы авылында туган 35 яшьлек Петр Артемьевич Иванов та була.
13 апрель таңында десант танк бронясында разведканы Евпатория – Симферополь юлы буйлап озата. Аларга ике яшүсмер очрый һәм Ашага-Джамин авылындагы колхоз йорты-казармада фатирга урнашкан фашистлар яшәве, ә ишегалдында пушка торуы хакында сөйли. Танк пушка расчетларын атып, авыл буйлап йөри. Фашистлар куркуга калып, Ашага-Джаминга совет танклары бәреп керүе турында үзләренең командованиегә хәбәр җибәрә. Үз частьләрен ныгытырга барган немец гаскәрләре совет сугышчылары һөҗүм иткәнне көтеп туктап кала.
Ә бу вакытта авылда көчле бәрелеш кызып китә. Атып зыян китерелгән танк сафтан чыга. Кыю сугышчылар әйләнә-тирәне оборонага ала. Аларга таба бакчалардан артиллерия ата, ә авыл каршында ике биеклектән корал-пулемет уты алып барыла. Тигез булмаган бәрелеш берничә сәгатькә сузыла, Кызыл Армиячеләр дошманның сигез һөҗүменә бирешми. Сугыш кирәк-яраклары беткәч, алар кул сугышына күчә. Прикладлар, көрәк, йодрыклар эшкә җигелә... Алар тарафыннан унөч солдат һәм офицер юк ителә. Әмма көчләр кирәгеннән артык тигезсез була.
Тарихчылар исәпләп чыгаруынча, һәрбер батырга 30шар фашист туры килгән. Хәлсезләнгән, яраланган сугышчыларны әсирлеккә кулга төшерәләр. Төне буе сорау алалар, җәзалыйлар. Ерткыч палачлар үзләренә кирәкле мәгълүматны белер өчен, солдатларга штык белән кадый, тәннәрен кисә. Ләкин алар разведчиклардан, үзләренә карата булган рәнҗү сүзеннән тыш, берни дә ишетә алмый. Хәтта бәйләп куелган һәм кыйналган разведчиклар да каршылык күрсәтә. Беркем дә сатлыкҗан булмый.
Таңда әсирләрне атарга алып баралар, җирлектәге кешеләрне җыялар. Хәлсезләнгән разведчиклар соңгы тапкыр аякка басар өчен үзләрендә көч таба. Гитлерчылар аларга пулемет-автоматтан ут ача. Кыю батырлар һәлак була. Иң олыларына – 35шәр яшь, кечесенә нибары 19 була.
Тирә-юньдә барысы да тынгач, җирлектә яшәүчеләр тормышларын куркыныч астына куеп, сугыш булган урынга совет разведчикларын алырга һәм җирләргә килә. Сигез сугышчы чыгарыла, тугызынчысын күреп алганда акрын гына ыңгырашу тавышын ишетәләр. Ике аягы һәм кулы сынган, штыктан җиде һәм атудан ун җәрәхәт алган сугышчының сулышы өзелмәгән була әле. Атканнан соң бары тик дүрт көн узгач, ул аңына килә – бу Василий Ершов була. Совет сугышчылары авылга 14 апрельдә керә.
Кешеләр әлеге канкойгыч бәрелеш, Ватанга тугрылык саклаган сугышчыларның үлемсез батырлыгы турында сөйли. Һәлак булучыларны хөрмәтләп зиратка илтеп җирлиләр.
Барлык разведчикларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1960 елда сугышчыларның мәетләре авыл янындагы биек калкулыкка яңадан күчереп күмелә. 1991 елда Дан калкулыгында биш метр биеклектәге стелла торгызыла. Хәтер паркындагы постаментта урнаштырылган Мемориаль комплексны Т-34 танкы тулыландыра.
Ашага-Джамин авылы һәлак булучылар истәлеге хөрмәтенә Геройское дип үзгәртелә, Саки шәһәрендә – 9 Батыр дип исемләнгән урам, Симферопольдә обелиск бар.
Әгәр сезгә Кырымда булырга туры килсә, якташыбызның истәлегенә ихтирам күрсәтү өчен, Геройскоега барыгыз. Батырларга баш иегез, Чолыдан Петр Ивановка аны кече ватанында хәтерләүләрен тапшырыгыз.
Мәдинә Ибәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев