Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Анда бер секунд тынлык та булмаган

Николай Зотов Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып соңгысына кадәр Ватан азатлыгы өчен алдынгы сафта идакарьләрчә көрәшкән.

 

Зотов Николай Иванович – Дан орденының тулы кавалеры, 48нче гвардия полкының пушка расчеты командиры, өлкән сержант. Совет армиясе сафларына 1939 елда Байкал кавалерия дивизиясенә чакырыла. Фронтта сугышның беренче көненнән алып: бәрелешләр белән Көнбатыш Украина, Польша, Румыния, Венгрияне үтә һәм Германиягә кадәр барып җитә. Ул Ровно, Дубно, Луцк шәһәрләрен алганда аның частен Советлар Союзы маршалы Семен Буденный озатуын сөйләгән. Яу бик каты була, күпләр ял да итмичә, тәүлек әйләнәсе бара. Николай Иванович күрсәткән ныклыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены ала. Рава-Русская шәһәрен алуда атнадан артык сугышкан өчен ул II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Немецлар шәһәргә өстәмә частьләр күчереп, аны бирмәс өчен бар көчләренә тырышалар. 
Бүләкләү кәгазеннән: “30.03.1944 ел. Иптәш Зотов, һөҗүм иткән дошман пехотасына һәм танкларына туры төзәп ут ачып, чиктән тыш чыдамлык, батыр­лык һәм каһарманлык күрсәтте, 70 солдат һәм офицерны, 2 бронетранспортерны, 2 автомашинаны, бер танкны һәм сугыш кирәк-яраклары белән 5 арбаны юк итте, шунлыктан дошманның барлык һөҗүме кире кайтарылды”. 
Николай Зотов хезмәт иткән полк Раву-Русскаяга беренче булып бәреп керә.
Якташыбыз Дебрецен опе­рациясе барышында ае­руча да аерылып тора. Ул 1944 елның октябрендә Добоз (Венгрия) шәһәре янындагы сугышларда расчеты белән бергә сугыш кирәк-яраклары төягән 2 машинаны юк итә, олауны җимерә, икенче көнне башка расчетлар белән бергә Сегхало шәһәре янында танк һөҗүмен кире кайтара, бу шәһәрне яулап алуга йогынты ясый. 
7 октябрьдә Каба шәһәре янында дошманның обороналарын өзгән вакытта каршы һөҗүм ясап, шәхси коралыннан атып 10нан артык солдатны яралый, 8-9 октябрьдә Дебрецен өчен бәрелешләрдә орудиедән атып “Фердинанд” үзйөреш­ле орудиене, бронемашинаны, бронетранспортерны яндыра.
1945 елның мартында гвардиянең өлкән сержанты Зотов Николай Иванович I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 
Ул Дан орденының тулы кавалеры була.
Чехословакияне азат итү өчен сугышларда катнаша. Нове Замки (Словакия) шәһәре янында барган бәрелешләрдә дошман уты астында взводны сугыш кирәк-яраклары белән берөзлексез тәэмин итә. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 
“Минем расчет сафтан чыгарылды, ә мин контузия алдым, шулай да яу кырыннан китмәдем, ә берүзем орудиедән ут ачтым, өстәмә көч килеп җиткәнче, немецның 2 танкын юк итәргә өлгердем...”, – дип язган автобиографиясендә Зотов. 
1945 елның апрелендә Ланж­гот (Чехия) шәһәре янында барган сугышта аны каты яралыйлар. Җиңү көнен госпитальдә каршылый.
Гвардия старшинасы Зотов 1945 елның декабрендә демобилизацияләнә һәм Тәтешкә кайта. 
1950 елга кадәр районның баш зоотехнигы булып эшли, аннары токымлы атлар үрчетү буенча дәүләт питомнигы директоры, “Кызыл Вал” колхозы рәисе, Куйбышев районы (хәзерге Спас) “Пичкасский” совхозының Коминтерновск бүлегендә баш зоотехник була. “Татария АССРның атказанган зоо­технигы” исеме бирелә. 
1980 елда Николай Иванович Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.
Мәдинә Ибәтуллина, 
фото Зотовларның 
гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев