Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

“Арабызда нык дуслык булыр иде”

Мин үземнең бабам Пигилов Александр Семеновичны беркайчан да күргәнем булмады. Ул мин туганчы 13 ел элек вафат булган. Бабаем Саша 1926 елның 11 мартында Зеленовка авылында күп балалы Наталья һәм Семен Пигиловлар гаиләсендә туа. Аларның 13 сабые якты дөнь­яга аваз сала, ләкин барысы да исән калмый. 1938 елда башлангыч мәктәптә 4нче сыйныфны тәмамлый, аннары Чинчуринодагы җи­де еллык мәктәптә укый.

Александр һәм аның гаи­ләсе сугыш турындагы хә­бәрне радио аша һәм колхоз җитәкчесенең 1941 елның 22 июнендә фашист Германия­се һөҗүм итмәү хакындагы килешүне бозып, игълан итмичә сугыш башлавын, безнең илгә бәреп керүе турында сөйләвеннән ишетеп белә. Сугышның нәрсә икәнлеген, аның булачагын хәтта беркем дә күз алдына китерми һәм беркайчан да уйламый. Сугыш башлангач Александрның олырак дуслары һәм абыйлары фронтка китә, авылда бары тик малайлар, кызлар һәм хатыннар гына кала. Авылдагы барлык авыр эш: җир сөрү, иген чәчү, бөртекле һәм башка культураларны урып-җыю алар җилкәсенә төшә. Хатын-кызлар һәм балалар таң сызылганнан алып кояш баеганчыга кадәр баш күтәрми хезмәт куя. Моның белән алар Бөек Ватан сугышында җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертә. Җиңүгә ихластан ышанган әлеге эшчәннәргә дан. Фашистларның вәхшиләрчә сугышын туктатуны якынайту өчен, һәркем, чын йөрәктән, бертуктамый, булдыра алганча ярдәм иткән: махсус киемнәр теккән, бияләйләр, оекбашлар һәм башка әйберләр бәйләгән.
Александрга 1943 елда 17 яшь  тула. Һәм ноябрьнең 4нче числосында, бәйрәм алды көнендә, аларны, егетләрне, армиягә чакыралар. Снайпер мәктәбендә ярты ел укыгач, кече сержант исемендә фронтка җибәрелә, анда килеп җитүгә бүлек командиры итеп билгеләнә. Ул минем бүгенге яшем белән чагыштырганда нибары биш яшькә олырак булган!
Бабай сугыш юллары аша Брянск урманнарын, Латвия һәм Литваны үтә.
Бабаем Александр сугышкан бүлеккә Шауляй шәһәреннән ерак түгел станциядә вагоннарга гаскәрләрне һәм урланган милекне төя­гән немецларның юлын ничек тә булса өзәргә кирәк дигән боерык бирелә. Әлеге боерыкны үтәр өчен бабайның отделениесе биш Т-34 танкына урнаша. Һәм аларга тиз күнекмәләр, урау юллар аркылы сиздерми генә станциягә керергә насыйп итә. Бу иртәнге сәгать 4тә була. Александр һәм 5 сугышчы утырган алдан баручы танк  беренче залп белән паровозны юкка чыгара, калган сугышчылар вагоннарга ут ача. Тыныч кына йоклаган һәм безнең гаскәрләрне көтмәгән немец солдатлары биредә кинәт куркуга төшәләр дә инде. Кем ничек эләкте шулай коралсыз урманга йөгерә башлый. Шулай да, блиндажларда һәм яшерен урыннарда утырган немецлар безнең солдатларга ут ача. Берничә кеше һәлак була, яралана. Безнең солдатлар станцияне кулга төшереп, фашистларны куып бара һәм шунда бабаем Александр яралана. Ул егылса да, үз-үзен кулда тота. Немецның кайдан атуын күрә – фашист блиндажда утырган һәм безнекеләргә арткы яктан аткан була. Фашист, исән калмавын аңлап, күрәсең, йөгерә башлый, ләкин Александр аңа таба үзенең снайпер винтовкасын төби, немец моны күреп, кире яңадан яшеренә. Тиздән өстәмә көч килеп җитә. Александр взвод командирына блиндаж урынын күрсәтә, һәм ул шунда ук блиндажга гранаталар ыргыта. Барлык яралыларны, шул исәптән минем бабайны да, килеп алалар, беренче ярдәм күрсәтәләр, өйдә калдыралар, ә үзләре дошманны куып китәләр. Шулай итеп бабаем Александрның фронт тормышы 1944 елның 8 октяб­рендә тәмамлана.
Әлеге сугыш өчен бабай III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә, ләкин бу хакта ул соңрак белә. Бүләк аңа 1948 елда өендә чакта кулына килеп керә. Ул әле тагын I  дәрәҗә Ватан сугышы ордены, шулай ук медальләр белән бүләкләнә.
Аның сугышчан биографиясе гаиләдә кадерләп саклана.
Бабай Александр фронттан инвалид булып кайтып, озак еллар хезмәт куя. Пенсия­гә кадәр бухгалтер булып эшли. “Хезмәт ветераны” исеме ала. 
Минем бабай игелекле, киң күңелле кеше булган, балаларын һәм оныкларын бик яраткан. Каты яралануына карамастан, ул авыртуга беркайчан да зарланмаган. Ә аның яралары сызлаган, аеруча да төннәрен һәм һава торышы начар булганда.
Әгәр без бер-беребезне белсәк, ул чакта безнең арада нык дуслык булыр иде дип уйлыйм. Мин аны яратам һәм шундый каһарман бабаем булу белән горурланам. Безгә, малайларга, сугыш вакытында һәлак булган үзебезнең туганнарны белергә, хөрмәтләргә һәм искә алырга кирәк.
Данил Самойлов, 
Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы, 
“Минем гаилә батыры” 
бәйгесе катнашучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев