Тирә-якта снарядлар һәм миналар шартлаган
Советлар Союзы Герое Михаил Дряничкин Бөек Ватан сугышы фронтларында фидакарьләрчә сугышкан.
Ул Чинчурино авылында туа, аның балачагы һәм яшьлеге дә биредә уза. Булачак хатыны Надежда Федоровна белән бер сыйныфта укый һәм хәтта бер парта артында утыра.
Михаил Ефимович 1931 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм хәрби хезмәттән запаска чыгарыла. Тәтештә Осоавиахим рәисе, аннары “Ашлык әзерләү” конторасында җирле комитет рәисе булып эшли. 1935 елдан, команда курсларын тәмамлаганнан соң, Ерак Көнчыгышта старшина исемендә хезмәт итә. “Шундый очраклар булды, Михаил Ефимович үзенең кул астындагыларга өйләренә кайтып киткәндә яки отпуск вакытында өс һәм аяк киемнәрен бирә иде. Кешелекле булды”, – дип искә төшерде батырның олы кызы Валентина.
Ул совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк-Көнбатышта, икенче Балтыйк буенда, беренче Украина фронтында була. Эстония һәм Латвияне азат иткән 904нче укчы полкның укчы батальонына командалык итә. Аның башлап йөрүендә солдатлар 1945 елның гыйнварында Котовице (Польша) шәһәренә бәреп керәләр, икенче көнне алар Одер ярына чыгалар һәм елга аркылы кичәргә әзерләнә башлыйлар. Кышкы караңгы иртәдә елганы үтеп чыгалар, тирә-якта снарядлар һәм миналар шартлый. Ярга чыккач, рота окоп казып урнашырга да өлгерми, алар каршында дошман танклары һәм үзйөрешле орудиеләр күренә. Дошманның берсе артыннан икенчесе һөҗүм итә, солдатларның батырлыгы аркасында аларны кире борырга насыйп була, һәм батальон дошманны куып бара башлый. Башы нык яраланган капитан Михаил Дряничкин эвакуацияләнүне кире кага һәм ун сәгать дәвамында бәрелешкә җитәкчелек итә. Командирны бары тик төнлә белән генә медсанбатка озатып җибәрә алалар, ләкин табиблар аны коткарып кала алмыйлар.
Михаил Ефимович Җиңүгә кадәр бик аз гына яшәп өлгерми кала, аңа туган җиренә кайтырга язмаган була. Командирга Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелә. Ул Польшада, Гросс-Рауден торак пунктында җирләнә, соңрак Катовицага күчереп күмелә.
Гаиләсе турында
Хатыны Надежда Дряничкина сугыш елларында кызлары белән бергә Ерак Көнчыгыштан Новосибирск өлкәсенә эвакуацияләнә. 1949 елда Чинчуринога кайта, аннары, кечерәк йорт сатып алып, Тәтешкә күченә. Ул Тәтештәге район хастаханәсендә озак еллар санитарка булып эшли. 1940 елда туган дүртенче кызы Алла әтисен беркайчан да күрә алмый. Бу вакытта ул гаиләдән еракта – Монголиядә була, шуннан аны фронтка җибәрәләр.
Батырның кызы Нинель Гройсман фронттан килгән хатларны хәзергә кадәр саклый, аларның һәркайсында әтисе хатыныннан балалары турында сораша. Михаил Дряничкин 1943 елда, госпитальдә дәваланганнан соң (беренче яралану), отпуск ала. Ләкин Новосибирск өлкәсенә ярты юлны үткәндә аның вакыты чыга, һәм командирга фронтка китәргә туры килә. Һәлак булганчы ул шулай итеп туганнары белән очраша алмый кала. “Сугыштан соң әни әтинең хезмәттәшеннән хат алды, ул гомеренең соңгы минутларында солдат белән бергә була. Хат кулдан, матур итеп язылган. Шәфкать туташы әтинең авыр хәлдә икәнлеген, моның бик тә аянычлы булуын хәбәр итә”, – дип сөйли Нинель Михайловна.
Узган елны Михаил Дряничкинның оныгы беренче тапкыр бабасының кече ватанына кайткан. Ә менә туганнарына Советлар Союзы Героеның каберенә бару насыйп булмый.
“Бервакыт әнине Польшага чакырдылар. Әмма тынычсыз вакытлар – үзгәртеп кору чаклары иде, шулай итеп без бара алмадык”, – дип уртаклаша Нинель Гройсман.
Вакыт бара, сугыш кайтавазы да торган саен ераклаша, чит-ят җирләрдә ничаклы солдат җирләнүен хәзер санап бетерүе читен. Әмма Ватанның данлы уллары турындагы истәлек яши, тәтешлеләр дә тынычлык өчен батырларча көрәшкән якташларын хәтерлиләр.
Елена Калашникова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев