Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Зур Әтрәчтә яшәүче сугыш вакытларының авырлыкларын күргән буын сөйләде

Сугыш бетте. Исәннәр кайтты. Ләкин безнең хәбәрсез югалган әти кайтмады.

(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). Зур Әтрәчтә яшәүче Шәяхмәтова Ләүхидә Шәйхелмәрдән кызы сугыш вакытларының ааырлыкларын күргән буын.

"Ул 1942 елның 20 маенда Актаныш районы Чуракай ( Ялан) авылында туган, - ди авыл китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина мөхтәрәм педагогия ветераны хакында сөйләп. - Әтисе-Шәяхмәтов Шәйхелмәрдән шушы Ялан авылында туып үскән, ә әнисе Башкортстанның Кызыл бүләк авылында туып- үскән һәм Чуракайга килен булып төшкән.
Апасына 6 яшь, абыйсына 3 яшь, ә мин әле тумаган да чагында сугыш башланган.
Сугыш башлангач, әтисен Пермь ягына урман кисәргә җибәргәннәр.
Әйткәнемчә, 1942 елның 20 маенда алар гаидәсендә кыз бала дөньяга аваз сала. Ләкин әтисе кызын бер таркыр да күрми кала.1942 елның апрель аенда аларны сугышка җибәрәләр.
Ләүхидә апа туып, ике ай үтүгә әтисенең билгесез югалуы турында хәбәр килә. Шулай итеп әнисе Бибинур 32 яшендә өч бала белән тол кала.
"Сугыш чоры баласы"- дигәч, елыйсы килә. Әниләр кичергән, без балаларның башыннан үткән авырлыкларны күз алдыма китерәм. Колхознын бөтен эше шушы хатын -кыз җилкәсендә иде бит. Без бала-чаганы өлкәнрәкләр карады.
Без бар әйберне ашадык. Абый балык сөзә иде, чи килеш тә, пешереп тә, балык ашадык. Ашарга яраклы нинди үлән бар, шуларны ашап тукландык.
Басуларны атлы каравылчы саклый иде. Тотса үтергәнче чыбыркы белән суктыра. Төнлә кача поса басудан кабалап башак, бәрәнге ( нәни кулларыбыз белән җир казып) алып кайта алсак безне бәхет баса иде.
Апа белән абый өйгә ягыр өчен әрем җыялар. Утын юк, ашарга юк. Ничек үлмәдек икән без дип хәзер дә уйлыйм.
Сугыш бетте. Исәннәр кайтты. Ләкин безнең хәбәрсез югалган әти кайтмады.
Авылга солдатлар кайткан саен сорыйм икән:" әни, әти шундый буламыни?"
Яшәү дәвам итә. Мин дә тырышып- тырмашып үсеп җитеп башлангыч сыйныфка укырга кердем. Авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, 8 км ераклыктагы авылда 10 сыйныфны тәмамладым. Интернатта торып укыдым.
1961 елны 7 имтихан тапшырып Алабуга дәүләт институтына укырга кердем. Юллама буенча Тәтеш районы Зур Әтрәч авылына эләктем. Шушы авылда тормышка чыктым. Көндез мәктәптә, кич мәктәптә( комсомоллар укытабыз, кичке мәктәпләр эшли иде), авылларга концерт
театрлар белән йөрибез.
Бер- бер артлы балалар туды. Тормыш алып барырга кирәк иде. Эштән дә калмаска, балалар да үстерергә, ир белән кайнананы да көйләргә. Ирем Әүхәт колхоз эшеннән бушамады. Шулай омер үтте. Мәктәп эшендә 36 ел эшләп лаеклы ялга чыктым. Мактаулы исемем бар.
Хәзер дә тик тлрырга яратмыйм. Авылда оешкан "Кызыл миләш" төркеменең актив әгъзасы мин. Биергә яратам. Әле дә сәхнәдән төшкәнем юк. Китапханәдә үткән чараларда, укучылар белән очрашуларда теләп катнашам. Чөнки мин кешеләрне яратам. Балалар белән эшләргә дә яратам. Шуна күрә чакырган җиргә барам.
Өйдә ялгыз калган чакта кул эшләре белән шөгелләнәм.
Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә җир шарының төрле почмагыннан котлаулар, шалтыратулар килә.
Димәк яшәвем, эшләвем юкка гына булмаган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев