“Әни, мине көт, танкист булып кайтачакмын!”
Махсус хәрби операциядә катнашкан Альберт Сатдыйков белән хушлашкан көнгә бер елдан азрак вакыт узды/
Автордан:
Һәлак булган егетләрнең әти-әниләренә алар турында сөйләүне үтенеп мөрәҗәгать итү һәрвакытта да авыр, бу төзәлеп җитмәгән ярага кагылган кебек. Шулай да, улларын югалту кайгысын кичергән әниләр күпчелек очракта очрашуга ризалаша. Бу алар өчен йөрәк әрнүләрен уртаклашырга тагын бер мөмкинлек.
Альберт Сатдыйковның бүлмәсендә барысы да аның үзе яшәгән чактагы кебек: карават, өстәл, спорттагы һәм балык тотудагы казанышлары өчен грамоталар. Яңасында – дивардагы киштәдә – солдатның хәрби фуражкасы, аның фотосурәтләре, Батырлык ордены һәм дембель альбомы.
– Альберт идеаль түгел иде әлбәттә, холкы бар, үзсүзле иде. Олы абыйсының үлеме аңа бик нык тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Аларның яшь аермасы җиде ел. Адель вафат булганда, Альбертка ун яшь иде. Шул чакта ул гаиләбездә үзен олы итеп хис иткәндәдер, дип уйлыйм. Аның һәрчак ярдәмче буласы, бәйрәмнәр үткәрәсе, бүләкләр бирәсе килде. Без әлеге йортка күченгәч, мичне икәүләп сүттек, ул вакытта әле дүртенче сыйныфны гына тәмамлаган иде. Кечкенә булса да, ир-атларча кирпеч ташыды. Мин аны, олы улымны җирләгәннән соң, кайда да булса җибәрергә бик тә курыктым. Альберт әбисенә китте, ә ул аңа малайлар белән балыкка йөрергә рөхсәт иткән. Буага. Ул балык тотарга бик яратты, – дип сөйли солдатның әнисе Татьяна Сатдыйкова.
Альберт Тәтештәге 1 нче урта мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең физкультура бүлегенә укырга кергән.
– Ул хайваннарны бик яраткач, ветеринар булыр дип уйладым. Алар аның һәрчак булды. Хәтта Украинада да. Пехотадан ул көчек алган һәм аны өйрәткән, ашаткан. Танчик дип исем кушкан. Ветеринарга укыр өчен Тәтештән китәргә кирәк иде, минем аны җибәрәсем килмәде. Ул ачуланды, әлбәттә. Әмма аннары җайлашты, укуы да аңа ошый башлады, – дип дәвам итә Татьяна Станиславовна. – Көллиятне тәмамлаганнан соң ук ул армиягә китте. Танк гаскәрләренә эләкте. Казаннан Уссурийскига аны абыйсы Рома белән энесе Леонид озатты, мин барып җитә алмадым. Алар минем өчен видео яздырганнар иде, Альберт анда: “Әни, мине көт, танкист булып кайтачакмын!” – дигән.
Аның телефонында улының бик күп фотосурәтләре, видеоязмалары һәм үз тавышы белән сөйләп җибәргән хәбәрләре саклана. Хәрби кием кигән шат күңелле егетнең җитди тавышын ишеткәндә, әнисенә әйткән җылы сүзләрен тыңлаганда аны күз яшьләрсез генә карау мөмкин түгел.
Альберт махсус хәрби операциягә 27 июньдә, йөртүче таныклыгы алгач, киткән. Бу хакта якыннарының берсе дә озак вакытлар бер нәрсә дә белмәгән. Әнисенә өйрәнүләрдә булам, шуңа күрә элемтәгә чыга алмаячакмын дигән. Һәм теләсә нинди шалтыратуларга, хәтта таныш булмаган номерларга да җавап бирергә кушкан, әгәр мөмкинлек булса, һичшиксез элемтәгә чыгачакмын, дип вәгъдә иткән.
– Махсус хәрби операциядә чакта ул беренче тапкыр 19 июльдә, аларны хәрби хәрәкәтләр зонасыннан чыгаргач һәм Кырымда өч көн ял биргән вакытта шалтыратты. Элемтә начар иде. Ә июль азагында ул Батырлык ордены бирүләре хакында әйтте. Махсус хәрби операциядә ул бөтен нәрсәне ашарга, һәм хәтта учакта коймак та пешерергә өйрәнде. “Әни, пешерү – бу миңа синнән күчкән”, диде. Элек ул иртә торырга, караватын рәтләп куярга яратмаса да, хезмәт иткәндә инде боларның барысына да өйрәнде, һәм хәрби хезмәт – аның күңеленә хуш килүен аңлавын да язды. Узган елны ул үзенең туган көнен билгеләп үтүебезне сорады. Мин ризалашмадым. Ләкин Альберт барыбер туганнарымны чакыруымны үтенде. Әгәр бергә җыелсагыз, бу минем өчен иң яхшы бүләк булачак, диде. Без шулай эшләдек тә. Шул көнне ул видеоэлемтә аркылы шалтыратты, без аның белән аралаша башладык, әмма аның хис-кичерешләре юк иде. Ул безгә моңсу күзләре белән карады. Элемтә өзелә, диде. Аның елыйсы килгәндер дип уйлыйм. Икенче көнне миңа шалтыратты һәм мин: “Улым, син яныбызда булмасаң да, мин сине арабызда итеп хис иттем”, – дидем, – дип искә төшерә Татьяна Станиславовна.
Альберт соңгы тапкыр 2022 елның 8 октябрендә элемтәгә чыккан. Әнисенә үз тавышы белән яздырып җибәргән хәбәрендә болай дип әйткән: “Кочакладым, күтәрдем, төшердем, киттем, сагындым инде”. Солдатлар төн кунарга калган кунакханә бинасына дошман ракетасы төшкән...
– Аның һәлак булуына соңга кадәр ышанмадыгызмы? – дип сорыйм.
– Ул бары тик элемтәгә генә чыга алмый, ләкин һичшиксез чыгачак дигән тойгылар белән яшим. Мин аны көтәм, кайчакта ишектәге “күз”гә барып карыйм. Кич белән, аның башка инде юк икәнлеген, мин аны башка күрә алмаячагымны уйлагач, тыным кысыла һәм кабыргаларым чатнап авырта. Безнең арада әни белән ул мәхәббәте генә түгел, ә дуслык та бар иде, без бербөтен кебек идек, – ди Татьяна Станиславовна, күз яшьләрен тыя алмыйча.
Альберт Сатдыйков үзе теләгәнчә, танкист булган. Иртәгә, шимбә көнне, аңа 22 яшь тулган булыр иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев