Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Әти фронттан хатлар язды

Иоково авылында яшәүче Раиса Матюшина авылдашлары – тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының хати­рәләрен “Авангард” газетасы редакциясе белән уртаклашты.

Раиса Спиридоновна зур эш башкарган, балачаклары һәм яшь­лекләре сугыш ачысын татыган кешеләрне исән вакытларында сораштырып калган. Ни аяныч, бүгенге көндә аларның күпче­леге инде исән түгел, ләкин тыл хезмәтчәннәренең һәм сугыш чоры балаларының хатирәләре безнең район газетасы бит­лә­рендә яңадан җанлана.

Ольга Ентураева: “Мин 1928 елның 28 маенда туганмын. Сугыш башланган көнне бик яхшы хәтерлим. 1941 елның 24 июнендә безнең өйгә хәрби комиссариаттан ике повестка алып килделәр: әтием Павел Филиппович Павловка һәм абыем Сергей Филипповичка. Шул ук кичне без аларны фронтка озаттык. Колхоз идарәсе янындагы мәйданга авылның бик күп кешесе җыелды, хатын-кызлар һәм балалар елаштылар. Трибуна куйдылар, анда авыл Советы рәисе Гурий Игнатьевич Антонов чыгыш ясады. Ул дулкынланып һәм ярсып сөйләде, һәркемне куркыныч һәм мәкерле дошман һөҗүм иткән Ватаныбызны сакларга чакырды. Ул: “Минем сүземне истә калдырыгыз, дошман никадәр көчле булмасын, без барыбер җиңәчәкбез! Җиңү безнең якта булачак!” – дип кычкырды. 

Мобилизацияләнгән кеше­ләрнең барысы да кыр буйлап җәяүләп Олы Тархан ягына киттеләр. Без елый-елый алар артыннан йөгердек. 
Әти фронттан хатлар язды. Сугышларның берсендә ул яраланган. Казан госпиталендә дәваланды. Әни ике тапкыр Казанга аның янына барды. Шул чакта ул әнигә ничек итеп могҗизалы рәвештә исән калуы турында сөйләгән: “Бер сугышта мин үз частемнән артта калдым, төнлә кыр буйлап шуышып бардым һәм печән эскертенә барып чыктым. Анда автоматлы яраланган немец офицеры ята иде. Ул миңа атар инде дип уйладым һәм эчтән генә туганнарым белән хушлаштым, ә ул атмады. Башы белән ишарәләп, миңа безнекеләр ягына таба шуышырга рөхсәт итте”.

Сугыш вакытында никадәр авыр булмасын, мәктәпләр эшләде. Безнең Иоково авылында башлангыч мәктәп бар иде, мин аны 1942 елда тәмамладым. Яхшы укыдым, шул сәбәпле ике мактау грамотасы алдым.

1942 елның көзендә минем хезмәт юлым башланды. Кызыл Йолдыз авылына бәрәңге казырга йөрдек. Бәрәңгене Кыяттагы спирт заводына җибәрә идек. Көннәр салкын иде, туңдык, бер-беребезгә сыенып җылынганны әле дә хәтерлим. Эш өчен безгә бер тәлинкә аш һәм 300 грамм икмәк бирәләр иде. Ашны мин үзем ашадым, ә икмәкне өйгә алып кайта идем, чөнки өйдә зур гаилә көтә иде. Әниебез авырлыклардан курыкмады һәм безне дә шуңа өйрәтте. Безнең хуҗалыкта сыер бар иде, ул гаиләбезнең төп туендыручысы булды. Ашарга яраклы үләннәр җыйдык, алар өчен хәтта Идел буена кадәр бара идек.

Барысына да авыр булды. Балалар ачлыктан шешенделәр, ләкин үлүчеләр аз булды. 

Сугыш тәмамланган көнне без кырда идек. Бригадир килеп сугыш бетүен игълан итте. Күптән көтелгән хәбәрдән шатлыгыбызның чиге булмады: еладык та, көлдек тә, кочаклаштык та.

Сугыш тәмугында исән калган­нар өйләренә кайта башлады, әсир­­лектә булганнар – соңрак ­кайттылар.

Әтинең абыйсы, Матвей, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышында әтинең абыйлары – Алексей белән Сергей сугышты. Алексей кайткач вафат булды.

Сергей сугышта Германиягә кадәр барып җиткән, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булган, Бөек Җиңүгә җиде көн кала Берлинда һәлак булган. Әтием Павел Филиппович Павлов 1943 елның 18 июлендә һәлак булган, Орлов өлкәсендә җирләнгән.

Иремнең әтисе, Василий Алексеевич Ентураев, 1942 елның декаб­рендә Сталинград янында һәлак булган. Иремнең абыйсы Александр Васильевич Ентураев та фронтовик булган, исән-сау кайткан.

Гаиләбезнең сугыш тарихы моның белән генә тәмамланмый әле. Улым Николай Маркелович Ентураев 1985 елның 1 февраленнән 1987 елның 7 февраленә кадәр Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашты, югары бүләккә – “Сугышчан хезмәтләр өчен” медаленә лаек булды. Кызым Людмиланың улы, оныгым, Чечня сугышында ­катнашты.

Халкыбыз моңа ничек түзгән, сугыш елларында ничек чыдап калган? Күрәсең, Аллаһ үзе безгә ярдәм иткәндер. Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Таң атканчы Кызыл Йолдызга өшегән бәрәңге җыярга бара идек, өстебездә юка кием, аякта чабата, аяклар чылана, туңа идек. 

Сугыштан соң Богдашкино мәктәбе укытучылары безне укырга чакырдылар (анда җидееллык иде). Ләкин мин укуымны дәвам итә алмадым, өскә кияргә дә, аяк киемем дә юк иде, гаилә ишле – эшләргә кирәк ­булды.

1955 елда яхшы егет Маркел Ентураевка кияүгә чыктым. Кияүдә килеш аны өч ел армиядән көттем. Каенанам белән кырык ел бергә яшәдек, фәкыйрь яшәсәк тә, тату һәм тыныч гомер иттек.

Балаларым үз гаиләләре бе­лән җитешлектә, дус булып һәм бердәмлектә яшиләр. Мин бер­нәр­сәгә де мохтаҗ түгел. Бала­ларымның һәм оныкларым­ның яратуы минем гомеремне озайта. Бу сугыш күпме кайгы һәм хәсрәт китерде. Без исән чакта – ул сугышны онытырлык түгел...”

Үзегезнең героегыз – Бөек Ватан сугышында яки МХОда катнашучы, тыл хезмәтчәне турында сөйләгез. Мәгълүматны sunduchok­forum@yandex.ru электрон почтасына, 89600412228 номеры буенча “Телеграм” яки Мах мессенджерларына җибәрегез. 
Белешмә өчен телефоннар: 2-54-95, 2-53-80.

фотоны Раиса Матюшина тәкъдим итте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев