Биш диңгездә булган
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.
Тәтешле Кара диңгез флотында хезмәт итә Кирилл Зайцев үзенең хыялын чынга ашырган һәм чын хәрби булган.
– Минем исем атам Виталий Сивелькин Севастопольдә диңгез флотында хезмәт итте. Ул миңа фотографияләр җибәрде, хезмәте турында сөйләде. Ә аннары ничектер ул миңа тельняшка бүләк итте, аны киеп карагач, миндә диңгезне күрү, флотка бару теләге тагын да көчәеп китте. Армиягә барыр вакыт җиткәч, хәрби комиссариатта мине диңгез флотына җибәрүләрен үтендем. Минем үтенечне канәгатьләндерделәр, һәм 2012 елның ноябрендә Севастопольгә командировкага җибәрделәр. Башта өч ай өйрәнүләр булды. Барысы да яхшы булыр дип уйлаган идем, ләкин йөзү составына, ягъни судно экипажы составына, мин сәламәтлегем буенча үтә алмадым. Нурланыш, химик һәм биологик саклау гаскәрләрендә шофер вазифасында хезмәт иттем, – дип сөйли Кирилл.
Армия хезмәтен үтәгәч, егет үз хыялыннан баш тартмаган һәм исем атасының киңәше буенча Россия Кораллы көчләрендә контракт хезмәтендә калырга булган.
– Медкомиссия уздым һәм, ни гаҗәп, хезмәттә йөзү составына яраклы булып чыктым. Армия мине чыныктырган, сәламәтләндергән һәм һөнәремдә зур этәргечкә әверелгән булып чыга. Хезмәт урынына бардым, контракт төзедем, мине “Суздаль” кече көймәләргә каршы корабленә комендор-оператор вазифасына билгеләделәр. Мин артиллерия җайланмасы белән идарә иттем. Өч ел хезмәт иткәннән соң, 2016 елда, хәрби корабта Сириягә походка киттем. Безнең бурыч портларны саклау һәм судноларны яклау иде. Без портка нинди суднолар кергәнен һәм кайсылары чыкканын күзәтеп тордык. Кайвакытларда аларны озата бардык. Гомумән алганда, ышанып тапшырылган территориядә суднолар йөрешенең иминлеген контрольдә тоттык. Без теләсә нинди хәлгә әзер идек. Бәхеткә, бер тапкыр да хәрби чуалышларга кадәр барып җитмәде. Шулай итеп, Сириягә өч походка баруымда биш диңгездә – Кара, Эгей, Мәрмәр, Урта диңгез, Азовта булдым, Төркия, грек утраулары, Босфор бугазы аша үттек, – дип санап китә өлкән матрос.
Кирилл Зайцев, һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен, “радиотехник” белгечлеге буенча Нахимов һәм Кызыл Йолдыз орденлы Кара диңгез училищесын тәмамлый.
Диңгезче хәзерге вакытта диверсиягә каршы катерда гидроакустик вазифасында хезмәт итә.
– Минем часть Донецк Халык Республикасында Мариупольдә исәпләнә, ә без Севастопольдә оператив буйсынуда торабыз. Катер диверсиягә каршы булганга күрә, безнең бурыч – су асты диверсиясе чараларын күзәтү һәм алар белән көрәшү. Хәзерге вакытта Кара диңгез суларында экипажсыз катерлар йөри. Бу аппаратлар төрле зурлыкта була, алар автоном рәвештә эшли, разведка һәм күзәтү алып бара, мәгълүматлар тапшыра. Табылган һәм юк ителгән шундый катер өчен миңа “Батырлык өчен” медале тапшырдылар. Мисал өчен, дошман хәрби-диңгез көчләре водолазлары да шулай ук үзләрендә куркынычлылык йөртә. Акустик станция ярдәмендә мин аларны ачыклыйм, катер командирына хәбәр итәм, ул йә аларга калкып чыгарга кисәтү бирергә, йә диверсантларны юк итәргә дигән карар кабул итә. Безнең катерның экипажы зур түгел – барлыгы сигез кеше. Без инде 2017 елдан бирле бергә, коллектив бердәм, безнең үзара аңлашу бар, – дип белдерә Кирилл.
Ул үзен һөнәри эшчәнлектә дә, гаилә тормышында да таба алуыннан канәгать. Өендә аны яраткан хатыны Анастасия, ул шулай ук тәтешле, һәм Севастопольдә дөньяга аваз салган улы Арсений көтә.
– Күңелем өйгә, әти-әни янына тартыла, әлбәттә. Мине яратуларын һәм һәрвакытта көтеп торуларын беләм. Шактый озак вакытлардан соң узган елны миңа беренче тапкыр Тәтештә Хәрби-диңгез флоты бәйрәмен билгеләп үтү насыйп итте. Бу бик күңелле булды. Шунысы сөендерә, флотта хезмәт итүчеләр арасында өлкән буын да, яшьләр дә бар иде. Һәм барысы да хезмәттә үткәргән вакытларын җылылык белән искә алды, – дип билгеләп үтте Кирилл Зайцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев