Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

«Җиңү безнең якта булачак!»

Махсус хәрби операциядә катнашучы тәтешлеләр турында мәкаләләр бастыруыбызны дәвам итәбез.

Бу юлы безнең редакциядә взвод командиры Денис Митин булды һәм ул үзенең хезмәте турында сөйләде:

— Мине мобилизация буенча 2022 елның октябрендә чакырдылар. Повестка килгәч, тормышымның ни дәрәҗәдә үзгәрәчәген әле аңлап та бетермәдем. Телевизордан Украинадагы хәлләр турында тапшырулар карадым, аның гражданнары өчен борчылдым, кайчандыр без тугандаш халыклар идек бит. Ул вакытта болар барысы да еракта кебек тоелды, ләкин шулай да Украинадагы хәлләр Россиядә яшәүче барлык гаиләләргә дә ниндидер дәрәҗәдә кагылачак дип уйладым. Минем бар да яхшы иде: гаиләм, кечкенә улым, лаеклы хезмәт хакы. Һәм нәкъ тә менә мобилизация алдыннан хатыным белән тагын бер балабыз булачагын белдек. Аның тууын августта көттем, ләкин беренче тапкыр мин аны гыйнвар аенда гына күрдем.

Сүз уңаеннан, мин кайчандыр дүрт ел эшләгән хәрби комиссариатка чакыру буенча килгәч, мине гомуми нигездә кабул иттеләр, шулай ук медицина тикшерүе үттем, барлык кирәкле документларны рәсмиләштердем.

Казанга килгәч, безне, Тәтеш районыннан мобилизацияләнүчеләрне, башта "Казан Экспо«га урнаштырдылар, аннары полигонга җибәрделәр. Анда без кыр шартларында ай ярым палаткаларда яшәдек, хәрби өйрәнүләр уздык, һәм бу, чыннан да, булачак хезмәттә бик ярдәм итте. Минем югары белемем бар иде, һәм бүлгәндә миңа взвод командиры вазифасын тәкъдим иттеләр. Башта җиңел булмады, чөнки шәхси состав белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе ул вакытта юк иде әле.

Тәртип сакладык

Казаннан безне Таганрогка алып киттеләр, анда ике атна чамасы булдык, аннары Мариуполь янына җибәрделәр. Һәм ике көннән — 2023 елның 1 гыйнварында — без хәрби позицияләргә чыктык. 

Минем карамакта 30 кеше иде, барысы да төрле яшьтә, күпләр хәрби хезмәтләрен искә төшерделәр, бу без булган шартлардан бик нык аерылып тора иде. Кайберәүләр өчен мин авторитетлы командир булдым, кемнеңдер дусты, кайберәүләр оешмаганлыклары аркасында боерыкларны үтәргә теләмәделәр, ләкин вакытлар үтү белән барысы да күнекте, без чын сугышчан төркемгә әверелдек. Кызганычка каршы, минем взводта тәтешлеләр юк иде, әмма шул ук вакытта безнең полк татарстанлылардан гына торды. 

Донецк Халык Республикасындагы комендант батальонында без Волноваха районында контроль-үткәрү пунктында басып тордык. Керү һәм чыгу вакытында хәрбиләрнең документларын тикшердек. Кайвакыт безгә гади гражданнар да үз машиналарында кергәләделәр. Безгә ничек килеп эләктегез дигән сорауга, навигатор юлны күрсәтте дип җавап бирәләр иде. Гәрчә бездә алар өчен юл ябык, ә бары тик хәрби техника гына керә ала. Машиналарны куып киткән очракларны ачыклаган вакытлар да булды. Гомумән алганда, без эчке тәртипне сакладык.

Җәй эссе һәм тузанлы булып истә калды. Ташландык авыл, су, яктылык, элемтә юк, җимерелгән кәрәзле элемтә каланчасы, электр үткәргечләре өчен баганалар, су белән тәэмин итү торбаларының калдыклары күренеп торды.

Җирле кешеләр аз иде, нигездә өлкән буын кешеләре. Аларның барысы да рус телендә сөйләшә. Безнең белән әңгәмә вакытында алар: «Хәзерге Украина безгә кирәк түгел. Без барысы белән дә тынычлыкта, татулыкта яшәдек, әмма ул хәлләр кемнәрнедер канәгатьләндермәде һәм барысын җимереп аттылар», — дигән фикерләрен әйттеләр. Безне җирле кешеләр агуларга яки башка явызлыклар эшләргә мөмкиннәр, дип кисәттеләр, ләкин бу кешеләр ачык йөзле һәм игелекле булып чыктылар. Алар безгә ярдәм итте, ә без — аларга. Безгә бик күп азык-төлек китерделәр, күбесенчә консервлар, ярмалар, һәм без ашарга өлгермәгән бөтен нәрсәне җирле халыкка кире бирдек.

Һөҗүмне кабул итәргә әзер

Бер елдан соң безнең батальонны тараттылар. Мине икенче батальонга җибәрделәр, хәзер без кырда, блиндажларда яшибез. Икенче оборона линиясендә безнең бурыч — дошманны алга җибәрмәс өчен контрольдә тоту. Мин яңа коллективка эләктем, андагыларның күбесе Спас районыннан. 

Кайвакыт диверсион төркемнәр вак һөҗүмнәр ясый, дошман гына түгел, ә безнең күрше җирле бүлекчәләр дә. Шуңа күрә болай гына йөрергә ярамый, бигрәк тә төнлә, пуля да эләгергә мөмкин. Әгәр без кешене дәшсәк, ә ул җавап бирмәсә, без ут ача алабыз. Диверсия-разведка төркемнәренең безгә килеп җитмәве яхшы, әмма башка сугышчылар әйтүенчә, мондый очраклар да булгалаган. Диверсантларның бурычы — фронтта көчсез урын табып, шунда көчләрне, техниканы туплау һәм һөҗүм ясау. Бу җәйдә алар моны Урожайный һәм Работинода эшләргә тырыштылар, бездән ерак түгел иде, барысы да ишетелеп торды һәм без һөҗүм итәргә әзер идек.

Безнең ротаның командиры менә дигән, запастагы офицер. Ул өлкән лейтенант буларак чакырылган, хәзер капитан дәрәҗәсендә. Белемле, үз эшенең остасы, Казан артиллерия училищесында укыган. Махсус операция башлангач, ул повестка килгәнен көткән, ләкин җибәрмәгәннәр, шуннан соң ул военкоматка үзе бара һәм аны үз теләге белән мобилизациялиләр. 

Безгә бурычлар куялар, без аларны үтибез, беренче елдагы кебек кыен түгел, кешеләр белән ничек аралашырга, бурычларны оператив рәвештә хәл итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк икәнне яхшы беләм. 

Көнкүрешне үзебез булдырабыз

Без минималь җиһазландырылган блиндажларга килдек, аннары кайбер нәрсәләрне үзебез эшләдек, бездә барысы да чиста, пөхтә. Һәр бүлмәдә буржуйка тора, дошман төтенен күрмәсен өчен, аларны төнлә ягабыз. 

Азык-төлек саклана торган урыннарга кимерүчеләр керергә тырыша. Аларны юк итү өчен без агу салабыз, мәчеләр тотабыз. Үз вакытында кемдер бер-ике мәче алып килгән иде, алар бер ел эчендә шундый күп үрчеделәр: Петька, Васька, хәтта Мародер да бар, шундый хәйләкәр, ашарга сорап кына торалар. Без, әлбәттә, аларны ашатабыз, бигрәк тә кыш көннәрендә, ә алардан өй җылысы бөркелә.

Азык әзерләү өчен газ баллоннары кулланабыз. Спас районыннан гуманитар ярдәм сыйфатында килгән уазикта кибет булган торак пунктларга барабыз, яңа икмәк, бәрәңге, суган сатып алабыз. Әгәр берәр тәмле әйбер ашыйсы килсә, анысын да калдырмыйбыз. Акча безгә вакытында түләнә, гаиләгә дә, миңа да җитәрлек.

Безнең мунча да бар, үзебез төзедек. Егетләрнең күбесе авыл җиреннән, кулларыннан килмәгән эш юк. Зур чокыр казыдык, тышладык, мич ясадык, төтен чыгару юлы эшләдек. Җир астында мунча бик тиз җылына, сәгать — сәгать ярым эчендә мунча кап-кайнар була. Һәр шимбә көне без коралларны чистартабыз, тәртип урнаштырабыз, киемнәрне юабыз, нәкъ тә шул көнне мунча керәбез, киемнәрне алмаштырабыз. Алар җитәрлек, хәтта артыгы белән, аны безгә Тәтештән җибәргәндә үк бирделәр.

Блиндажда 5 — 6 кеше яши. Китерелгән азык-төлекне бүлешәбез, һәркем үзенә аерым пешерә. Бездә тәүлек буе хәрби кизү тору бар, шуңа күрә сугышчыларның ашау вакыты хезмәт итүгә бәйле рәвештә оештырылган. 

Коры ашлар ярдәм итә

Кыр шартларында гуманитар ярдәм тормышны җиңеләйтә. Аны тәэмин итү взводы ала, безгә окоп шәмнәре, коры ашлар бирәләр, алар безне бик коткара. Кайчакта ашарга әзерләү өчен вакыт җитми, ә монда су кайнатасың, аңа коры катнашма саласың һәм кайнар төшке аш әзер. Борщ, кәбестә ашлары безгә бик ошады. Маринадланган эшләнмәләр — солянкалар да җибәрәләр, без аларны бәрәңге пешергәндә өстибез, һәм беренче ашамлык килеп чыга. Безнең турында уйлаган ватандашларыбызга без бик рәхмәтле...

Шәхси посылкаларны төгәл алабыз. Алар безгә Мәскәү бүлү үзәге аша килә, билгеле саннар җыелмасы бар, алар посылканың махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен булуын беләләр, аннары полкка җибәрәләр, тәэмин итү взводы батальоннарга китерә, һәм чылбыр буенча алар безгә килеп җитә. Әлбәттә, күчтәнәчләр белән сугышчан иптәшләр арасында да уртаклашабыз, шуңа күрә туганнарның һәм дусларның кайгыртуын һәркайсыбыз сизә.

Хәрби дисциплина мөһим

Безнең коллективта сугышчылар барысы да бердәм, үзара ярдәмләшү югары дәрәҗәдә. Әрләшеп яту өчен вакыты да, урыны да түгел икәнен барыбыз да аңлый. Гаиләдәге кебек, нәрсә дә булса канәгатьләндермәсә, уртага салып сөйләшәбез, һәркем үз фикерен белдерергә хокуклы, низагка кадәр җиткерергә кирәкми. Бу, әлбәттә, командир биргән боерыкларга кагылмый, һәркем үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәргә тиеш, аларга ваемсыз карау синең һәм иптәшләреңнең тормышын куркыныч астына куя.

Махсус хәрби операция зонасында һичшиксез сугышчыларның куркынычсызлыгы, гомерен саклап калу турында уйларга кирәк, мина кырлары бик күп, кая барырга ярый һәм кая барырга ярамаганын да белергә кирәк, болай гына йөреп булмый, бу яктан дисциплина мөһим. Бик сак булу зарур, разведчиклар, ягъни дроннар, бик күп оча. Җәй башында шундый бер хәл булды: йөк машинасыннан бүрәнәләр бушатканда, разведчик солдатларны күреп ала һәм өчесен шартлата.

Кассеталы сугыш кораллары бик куркыныч, аларның яралау радиусы югары. Өстәвенә, вак кыйпылчыклы яралар вакытында кан агуны туктату шактый кыен. 

Шуны да билгеләп үтә алам, хәрби хәрәкәт шартларында курку кими, ләкин бу хис бик алдаучан, куркыныч булганда һәрвакыт уяу булырга кирәк.

Хезмәттә якыннарыбыз белән элемтәдә торабыз

Бездә кәрәзле элемтә бар, ләкин сигналны тоту өчен базадан берничә километр арырак барырга кирәк, һәм сөйләшә алу-алмавың билгеле түгел. Телефоннан миңа икенче улым туганлыгын хәбәр иткәч, мин шатлыгымны хезмәттәшләрем белән уртаклаштым, мине барысы да котладылар, күңелле булды. Өлкән улыбызга биш яшь, ә кечесенә — биш ай. Туганнар, хатыным мине бик хуплый, хатыныма җиңел түгеллеген дә аңлыйм. Хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, балалар үстерә, өлкәнен укытырга, сәләтләрен үстерергә кирәк. Беренче сыйныфка барганын сизми дә калам инде. Гаиләм, ватандашларым тыныч тормыш белән яшәсен өчен бар көчемне куеп хезмәт итәм.

Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклыйбыз

Донецк юнәлеше дошман өчен бик авыр бирелә, дошман үз гамәлләрен контрольдә тота алмый һәм еш кына актив оборонага күчә. Дошман, тере көчне дә, техниканы да кызганмыйча, һөҗүм итәргә тырышты. Төрле калибрлы снарядларны фейерверклар кебек көн-төн җибәрделәр. Ләкин ул эшләре барып чыкмады.

Сугышчан рух — тормышыбызның мөһим бер өлеше. Без ахырга кадәр каршы торачакбыз һәм кирегә юл юк. Җиңү безнең якта булачак.
Минем хәзер бөтен Татарстан буенча хезмәттәш дусларым күп. Барысы да беткәч, өйгә кайткач, мин аларның һәркайсына кунакка йөриячәкмен, һәм алар мине кочак җәеп һәм ачык күңел белән каршы алачакларын зур ышаныч белән әйтә алам. Мин дә аларны яхшы кунак итәчәкмен.

Мин балачакта үз бабамның — Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Петрович Митинның фотосурәтләрен һәм бүләкләрен карый идем. Аның геройларча үткәне үз ролен уйнагандыр, дип уйлыйм. Ул бөтен сугышны кичергән. Аның медальләре күп, һәм минем дә аңа ошыйсым килде, Ватанны якларга кирәк булса, мин дә барам, һәм батырлыкларым өчен мине дә бүләкләячәкләр, дип уйлый идем. Ул вакытта әле мин бала чакның беркатлы хыялы чынбарлыкка әвереләчәген аңламаганмын — хәзер менә мин үз Ватаным мәнфәгатьләрен яклыйм, «Хәрби батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен» медальләре белән бүләкләндем. 

Сүз уңаеннан, бүләкләр тапшыру шәхси составка көч бирә, минем взводта барысы да диярлек икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре алды, шулай ук «Сугышчан батырлыклары өчен» медальләре дә бар, мин алар белән горурланам, минем иптәшләрем үз хезмәтләрен намус белән һәм тырышып үтиләр.

Фотоларны Денис Митин тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев