Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

“Ул беркайчан да зарланмады...”

“Авангард” газетасы журналистлары офицер Геннадий Командовның әнисе Татьяна Викторовна белән очрашты.

Ул улының балачакта нинди булуы һәм ни өчен хәрби һөнәрен сайлавы турында сөйләде. 

– Гена балачактан спортны яратучан малай булды, мәктәптә “Форпост” отрядына җитәкчелек итте. Бер минут та тик тормый иде, бик актив булды, миңа хәтта укытучылар да аңа ничек тә булса йогынты ясарга кушалар иде. Без аны кадет мәктәп-интернатына бирергә ниятләдек. Аның әтисе, минем ирем вафат булгач, барысы да үзгәрде. Гена ул чакта 8нче сыйныфта укый иде. Ул ничектер бик тиз олыгаеп һәм җитдиләнеп китте. Мин ике бала белән ялгыз калдым, кадет мәктәп-интернатына укырга керү турында инде бернинди сүз дә булмады.  

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, гаилә киңәшмәсендә улым хәрби училищега укырга керәчәк дип хәл ителде. Физик күрсәткечләре – яхшы, мәктәптән бирелгән характеристикасы туры килә иде. 

Имтиханнар тапшырган көнне яхшы хәтерлим. Мин Гена белән Казанга киттем. Малайларны бинага керттеләр, ә без, әниләр, аларны урамда көтеп калдык. Конкурс буенча үтә алмаганнар – чыктылар. Ә минеке юк та юк, мин инде борчыла башладым. Аңа яздым, шалтыраттым – җавап бирмәде. Шул чакта миңа бер ана: “Сез нәрсәгә шулкадәр борчыласыз? Укырга керергә документларны биш уку йортына тапшырырга була иде бит. Әгәр монда керә алмасагыз, башкасына керерсез”, – диде. Һәм шул вакытта мине курку хисе биләп алды, чөнки без документларны бары тик Казан танк училищесына гына тапшырган идек. Аннары, Гена укырга кергәч кенә, мин аңа ул укырга керә алмас дип хәтта уйлап та карамавыбыз турында әйттем. Шуңа күрә  документларны бары тик бер генә уку йортында тапшырдык та инде.  

Теоретик имтиханны биргәч, алар физик әзерлек буенча зачетлар тапшырдылар. Алардан соң Гена миңа: “Йөгергәндә тыным кысылуын сиздем. Үтә алмам ахыры, дип уйлап куйдым. Ләкин кирегә юл юк, алга барырга кирәк”, – дип әйткән иде.   

Хәрби училищега ул 2014 елда үз көче белән керде. Ә алар чыгарылышы 85нче, ­юбилей елы иде. Гена укуы авыр дип беркайчан да әйтмәде.

Ул гомумән беркайчан да зарланмады.   

Хәрби училищены тәмамлагач, билге­ләнеш буенча Наро-Фоминскига эләкте. Ул яңа хезмәт урынына инде хатыны Юля белән китте. Биредә ул өлкән лейтенант дигән ­чираттагы исемне алды.    

Махсус хәрби операциядә ул башлангач ук  катнаша башлады. Сирәк шалтыратыштык, кагыйдә буларак, барлык ир-егетләр дә уртак бер номердан шалтырата иде. Аз сөйләште, исән-сау, барысы да яхшы, дип кенә әйтә иде. Гена ярты елдан кайтты, ул контузияләнгән иде. Дәвалангач, янәдән махсус хәрби операциягә китте. 

Аннары яраланды. “Әни, мин яраландым”, – дип видеоэлемтә аркылы шалтыратуын хәтерлим. Минем кулдан телефоным төшеп киткән иде. Ә ул мине тынычландырып, барысы да әйбәт, иң мөһиме – исән-сау бит, диде. Аны Боткин хастаханәсенә илткәннәр. Аягы яраланган, 8 кыйпылчык эләккән булган.  Бер кыйпылчыктан алган ярасы аның төзәлеп тә бетмәде. Өйдә бер ай торды, йокламады да диярлек. Көне буе телефонда булды, барысын да белешеп торды. Гел үзләренекеләр янына ашыкты. “Мин монда утырам, ә алар һәлак булалар. Миңа егетләр янына барырга кирәк”, – диде.  

Китәр алдыннан мин хәтта аның белән саубуллаша да алмадым, ул якшәмбе көнне кич белән китте. Киленем миңа “китте” дип бер сүз язды.  Бары тик бер айдан соң гына шалтыратты, фотосын җибәрде. “Әни, барысы да яхшы”, – дип әйтте. 

Аннары югалды. Атна ярымлап элемтәгә чыкмады. Ялларда Юляга шалтыраттым – ул телефонны өзде. Мин шул чагында нәрсәдер булганлыгын сиздем. Аңа СМС-хәбәр яздым. “Әни, ул кичә һәлак булган, сиңа ничек язарга да белмәдем”, – дигән җавап килде. Ярый әле янымда күршем бар иде, ә Юля бит үзе генә. Башта һәлак булган диделәр, ә бәлкем ул түгелдер дә әле диделәр. Көттек, яхшы хәбәргә өметләндек. Генаның һәлак булуы дәлилләнгәч, киленем аңын югалтып егылды. Ә ул 4 айлык йөкле иде.    

Юля ул махсус хәрби операциягә китәр алдыннан аның кире кайтмаячагын сизенүе турында сөйләде. Соңгы тапкыр барамдыр, мөгаен, дип әйткән.  Бервакыт Юля белән зират яныннан үтеп барганда, аңа: “Әгәр һәлак булсам, мине авылда җирләгез”, – дигән.  

Аны һәлак булганнан соң 10 көн узгач, 21 гыйнварда кайтардылар, ә 23е көнне минем 50 яшьлек юбилеем буласы иде. Юбилеема мин улымны җирләдем...

Оныгым Дарья Гена вафатыннан соң туды. Ул бик тә әтисенә охшаган. Мине читкә этәрмәгәне өчен Юляга рәхмәт. Әгәр Дашаны карап торырга кирәк булса, хәзер дә кайчак­ларда шалтырата. Мин шатланып ризалашам. Хәзер аңа 1 яшь тә 4 ай. Аллаһка рәхмәт, улымның дәвамчысы калды, – дип сөйләде Татьяна Викторовна. 

Улының үлеменнән соң аңа төш кергән: Гена хәрби киемнән, кулына хәрби сумкасын тоткан килеш туган йортындагы чоланнан чыгып бара икән. Әнисенең кайда җыендың, хушлашырга кирәк бит диюенә. “Әни, тукта әле, борчылма, мин бит әле кайтам”, – дип җавап биргән. Кем белә бит, бәлкем әнисенең төше чынга ашар, бәлкем оныгының тууы да ул кайтканны аңлатадыр. Чөнки Дарья  әтисенә бик тә охшаган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев