1 август 2014 яңалыклары
-
Тизлекне сакламыйча
Сишәмбе көнне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып, анда район юлларындагы хәлләр, аерым алганда булган юл-транспорт фаҗигасе тикшерелде.
-
Беренче санлы документ
ТР буенча Россия Федераль Миграция хезмәте идарәсенең Тәтеш районындагы территориаль пунктында ярты еллыкка йомгак ясадылар.
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан халыклары Милли ашлары көнен үткәрүдә актив катнашканы өчен Тәтеш Татарстан халыклары Милли ашлары көнен үткәрүдә актив катнашканы өчен Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Фазлыев Марат Галимҗан улы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. * * * Татарстан халыклары Милли ашлары көнен үткәрүдә актив катнашканнары өчен Тәтеш...
-
Соңгы яңалыклар “Тәтеш таңнары”ның 56-нчы саныннан
Район башлыгы Валерий Чершинцев ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән эшлекле очрашу үткәрде. Мәктәпләрне, спортзалларны һәм авыл хуҗалыгы техникумы бинасын ремонтлау мәсьәләләре тикшерелде. Илебез Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча йомгак ясалды. Безнең районнан армия сафларына 40 егет чакырылган, ТР хәрби комиссариаты йөкләмәсен тәтешлеләр 108,1 процентка үтәгәннәр. * *...
-
Атна вакыйгалары
Пәнҗешәмбе, 31 июль: Бер сыердан иң югары тәүлеклек уртача савым "Сафиуллов" КФХда - 20,3 килограмм. Иң түбәне "Родина" ҖЧҖда - 10,3. Җомга, 1 август: Район делегациясе Алабугада VII Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнаша. Шимбә, 2 август: Келәштә Авыл көне була.
-
Ашлык басуы тылсымы
Районда урып-җыю эшләре дәвам итә.